Бозаяз районы
Ил | |
---|---|
Статус | |
Җөмһүрият | |
Административ үзәк | |
Нигезләү датасы | |
Юкка чыгару датасы | |
Халык саны (1939) |
39 957 кеше |
Бозаяз районы (рус. Бузовьязовский район, баш. Боҙаяҙ районы) — Башкортстан АССР составындагы административ-территориаль берәмлек. 1935—1956 елларда гамәлдә торган.
Җәгърафик урнашу
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Район АССРның үзәк өлешендә урнашкан; төньякта Уфа районы белән, көнчыгышта — Кырмыскалы районы белән, көньякта — Авыргазы районы белән, көнбатышта Дәүләкән вә Чишмә районнары белән чиктәш булган.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бозаяз районы 1935 елның 31 гыйнварында булдырылган.
1952—1953 елларда Башкортстан АССРның Уфа өлкәсенә кергән булган.
1956 елның 4 июлендә район бетерелә, җирләре Авыргазы һәм Кырмыскалы районнары составына кертелгәннәр.
Матбугат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]«Коммунизм юлы» – Бозаяз районында атнага 3 тапкыр татарча нәшер ителгән иҗтимагый - сәяси басма. 1936 елның мартыннан 1956 елның мартына кадәр «Сталин юлыннан» исеме белән, 1956 елның мартыннан июленә кадәр «Коммунизм юлы» исеме белән нәшер ителә. КПССның Бозаяз районы комитеты органы булган.[1]
Административ бүленеш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Район 17 авыл шурасына бүленгән (1940):
- Атҗитәр
- Александровка
- Андреевка
- Бекет
- Болотино
- Бозаяз
- Ибрай
- Илтирәк
- Исмәгыйль
- Ишле
- Куҗак
- Корманай
- Муса
- Никольск
- Подлуб
- Суык Чишмә
- Өршәк
Халык
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1939 елда Бозаяз районы халкы 39 957 кеше тәшкил иткән, шул исәптә «махсус контингент» — 852 кеше.[2] Милли составында татарлар өстенлек иткәннәр — 21 366 кеше (53,5%), руслар — 12 330 кеше (30,9%), украиннар — 2 017 кеше (5,0%), башкортлар — 1 704 кеше (4,3%), мордва — 1 356 (3,4%), чуашлар — 1 070 кеше (2,7%).[3]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Башкортостан (энциклопедия), archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2014-09-01
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_pop_39_2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_39_ra.php?reg=2088