Бозланган тармаклар кебек ангиит

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бозланган тармаклар кебек ангиит latin yazuında])

«Бозланган тармаклар» кебек ангиитны гадәттә ике яклы үзенчәлекле күз төбе күренешен атыйлар, ул үзенчәлекле синдромнан (беренчел форма) яки күп инфекцияләргә иммун җавапның нәтиҗәсеннән гыйбарәт. «Бозланган тармаклар» кебек икенчел ангиит инфекцион ретинит, аеруча цитомегаловируслы, шулай ук гломерулонефрит һәм челтәркатлауның үзәк венасы томалану кебек халәтләр белән бәйле була ала. «Бозланган тармаклар» кебек беренчел ангиит сирәк очрый, күбесенчә балалар һәм яшьләрдә.

1. Аскискен ике яклы күрү начарлану, йөзеп йөрүче томанланулар һәм фотопсияләр белән билгеләнә.

2. Билгеләре

• Күрү үткенлеге гадәттә бик түбән.

• Артерияләр һәм веналар тирәли чыгылган ярымачык муфталар (рәс. 14.68а).

• Алгы увеит, витреит һәм челтәркатлау шешүе еш очрый.

• Сирәк күренешләргә папиллит, каты экссудатлар, ретиналь кан савулар һәм веналар томалану керә. (рәс. 14.68б).

3. Дәвалауны системалы һәм тамчыдагы кортикостероидлар белән үткәрәләр, тик төгәл дәвалау схемасы юк. Беренчел формада фараз уңай, ә икенчелдә шактый күрү начарлануы үсеш алырга мөмкин.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.