Бозлык

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бозлык latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Бозлык (рус. Ледник, ингл. Glacier) — күбесенчә атмосфера явым-төшемнәреннән барлыкка килгән хәрәкәт итүче боз массасы (тупланмасы). Җирдә бозлыкларның гомуми мәйданы 16, 1 млн² (коры җир мәйданының 11 % ы), гомуми күләме 30 млн км³.

Перито-Морено бозлыгы. Патагония. Аргентина

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Килиманҗаро 3D күренеше

Бозлыклар Җир өстенең төрле урыннарында, төрле кыйтгаларында — Америка, Аурупа, Африка (Килиманҗаро), Азия, Океания, Арктика, Антарктидада очрый. Бозлыкта ел дәвамында, эрүгә яки парга әйләнүгә караганда, каты утырмалар күбрәк җыела.

Бозлык өлешләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бозлыклар 2 өлештән тора:

  • Туену өлкәсе
  • Абляция өлкәсе

Туену өлкәсе кар тупланып, аннан фирн[1], һәм боз хасил булу белән тасвирлана.

Абляция өлкәсе (яки боз кимү өлкәсе) эрү һәм парга әйләнү процесслары өстенлек итү белән тасвирлана.

Бозлыкның әлеге ике өлешен туену чиге аерып тора. Туену чигендә бозның кереме һәм чыгымы ел дәвамында тигез була.

Төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бозлыклар бер-берсеннән формалары һәм күләмнәре, туену шартлары һәм топографик урыннары белән аерылалар. Үлчәмнәре км² өлешләреннән берничә млн км² га кадәр була. Бозлыкларны ике типка бүләләр:

  • Тау бозлыгы
  • Каплама бозлык

Тау бозлыгы — шуышып төшүчән бозлык. Каплама бозлык — шуышып җәелүчән бозлык.

Тау бозлыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әлеге тип бозлыклары рельефның тискәре формаларын били, чокыр бозлыклары, асылма бозлыклар, үзән бозлыклары барлыкка китерә. Мондый тип бозлыкларында боз авырлык көче тәэсирендә авышлыклар буйлап аска таба хәрәкәт итә. Тау бозлыгының максималь хәрәкәт тизлеге — елга берничә йөз м.

Тау бозлыгыннан каплама бозлыкка күчмә тип булып челтәрсыман бозлану тора.

Каплама бозлык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әлеге тип бозлыклар берничә млн км² га җәелеп, таралып, таулы рельефны да капларга сәләтле. Мондый бозлыкларның өске өлеше кабарынкы формада була. Каплама бозлыкларда боз үзәктән як-якка таба шуышып хәрәкәт ясый.

Йөзмә шельф бозлыклары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Йөзмә шельф бозлыклары Җир өстендәге боз катламының дәвамы булып тора, өлешчә диңгез төбенә таяналар. Әлеге тип бозлыклары күбесенчә Антарктидада таралыш алган.

Бозлыклар мәйданы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кыйтгалар Бозлыклар мәйданы, km²
Антарктида 13 497 500
Арктика (Гренландия белән) 2 171 369
Азия (Кавказ белән) 131 342
Төньяк Америка (Канада архипелагы) 61 558
Көньяк Америка 25 000
Аурупа (Исландия белән) 20 445
Океания (Яңа Гвинея һәм Яңа Зеландия) 1 015
Африка 22
Барысы: 16 308 251
Перито-Морено бозлыгы. Санта-Крус, Аргентина
Перито-Морено бозлыгы. Санта-Крус, Аргентина

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Фирн — озак еллар ятып, прессланган һәм бозга әйләнеп баручы кар