Бозон

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бозон latin yazuında])
⚙️  Квант механикасы

Билгесезлек принцибы

Математик нигезләр
Шулай ук карагыз: Портал:Физика
Стандарт модельнең элементар кисәкчекләре: матдәнең өч буыны (кварклар - шәмәхә төсе, лептоннар - яшел), калибрлау бозоннары (кызыл) һәм Һиггс бозоны (сары)

Бозон (tat.lat. Bozon]) - бөтен спинлы кисәкчек. Истилах Поль Дирак тарафыннан тәкъдим ителгән.

Бозоннар Бозе — Эйнштейн бүленешенә буйсыналар, фермионнар Ферми — Дирак бүленеше белән тасвирланалар.

Бозе — Эйнштейн бүленеше буенча бер квант халәтендә чиксез зур бертигез кисәкчекләр булуы мөмкин.

Элементар бозоннар - калибрлау кырларының квантлары, алар ярдәмендә элементар фермионнар (лептоннар, кварклар) тәэсир итешәләр (Стандарт модель).

Калибрлау бозоннары:

Җитмәсә, элементар бозоннарга электр-зәгыйфь теориядә массалар килеп чыгуы өчен җаваплы Һиггс бозоны һәм әлегә табылмаган фаразланган гравитон (гравитацион тәэсир итешү) карыйлар.

W± бозоннарыннан башка барлык элементар бозоннар - коргысыз.

Калибрлау бозоннары (фотон, глюон, W± һәм Z бозоннары) - бер спинлы, Һиггс бозоны - нуль спинлы, гравитон спины 2-гә тигез.

Җыелма бозоннары - берничә кварктан торган бозоннар - мезоннар дип йөртелә.

Мезоннар һәрбер бозоннар кебек бөтен спинлы (0, 1, 2, 3, …). Нуклоннар (протон, нейтрон) җөп саныннан торган атом-төшләре - тагы бозоннар мисалы.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Богуш А. А. Введение в калибровочную полевую теорию электрослабых взаимодействий. — 2-e изд. — УРСС, 2003. — ISBN 5-354-00436-5
  • А. И. Вайнштейн, В. И. Захаров, М. А. Шифман. Хиггсовские частицы // УФН. — 1980. — Т. 131. — № 8.
  • Ансельм А. А., Уральцев Н. Г., Хозе В. А. «Хиггсовские частицы». УФН том 145, 185—223 (1985).
  • G.S. Guralnik, C.R. Hagen and T.W.B. Kibble (1968). "Broken Symmetries and the Goldstone Theorem". In R.L. Cool and R.E. Marshak. Advances in Physics, Vol. 2. Interscience Publishers. pp. 567–708. ISBN 978-0470170571.
  • P. Higgs (1964). "Broken Symmetries, Massless Particles and Gauge Fields". Physics Letters 12 (2): 132. Bibcode:1964PhL....12..132H. doi:10.1016/0031-9163(64)91136-9.
  • Y. Nambu and G. Jona-Lasinio (1961). "Dynamical Model of Elementary Particles Based on an Analogy with Superconductivity". Physical Review 122: 345–358. Bibcode:1961PhRv..122..345N. doi:10.1103/PhysRev.122.345.
  • P.W. Anderson (1963). "Plasmons, Gauge Invariance, and Mass". Physical Review 130: 439. Bibcode:1963PhRv..130..439A. doi:10.1103/PhysRev.130.439.
  • A. Klein and B.W. Lee (1964). "Does Spontaneous Breakdown of Symmetry Imply Zero-Mass Particles?". Physical Review Letters 12 (10): 266. Bibcode:1964PhRvL..12..266K. doi:10.1103/PhysRevLett.12.266.
  • W. Gilbert (1964). "Broken Symmetries and Massless Particles". Physical Review Letters 12 (25): 713. Bibcode:1964PhRvL..12..713G. doi:10.1103/PhysRevLett.12.713.