Боз озату йоласы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Боз озату йоласы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Йола[[( рус.обряд)]] Халыкның яшәешенә борынгыдан кереп урнашкан тормыш-көнкүреш тәртипләрен яки дини кануннарны үтәүгә бәйләнешле эш-хәл, гореф-гадәт.

Боз кузгалу күренеше

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарлар яшәгән авылларда елга-инешләрдә боз кузгалган көн үзенә бер төрле бәйрәмгә әйләнә торган булган. Хәтта елга ике-өч чакрым ераклыкта булса да, һәр татар авылында яшь җилбәзәк, киенеп-ясанып, боз киткәнне яки ташуны карарга барган. Моны төрле җирдә төрлечә атаганнар.

Алабуга өязенең Турай, Песәй, Татар Сарсазы авылларында боз кузгалган көннәрне бала-чага һәм яшьләр катнашында төрле йолалар үткәрелгән, шул исәптән яшьләр Кама суын карарга барганнар.Егетләр һәм кызлар аннан савытка салып боз кисәкләре алып кайтканнар һәм авыл халкын шуның белән "сыйлаганнар".Бу йола саваплы эш дип саналган.

Бисермәннәрдә боз озату[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Боз кузгалу һәм ташу китү белән бәйле шушындый ук бәйрәм бисермәннәрдә дә булган. Н.В.Никольский аны бисермәннәрнең үз бәйрәме дип, христиан календаренә бәйле түгел дип саный.

Бисермән бәйрәменә карап фикер йөрткәндә, татарларда бу гореф-гадәтнең төбендә су көчләренә, су стихиясенә ялвару кебек йола яткан дип фараз итәргә мөмкин. Ләкин йоланың тәүге мәгънәсе күптән югалган, онытылган инде. XIX йөз азакларында ул яшьләрнең күңел ачу гадәтенә әйләнгән. Шунысын да әйтеп китик, Мамадыш өязенең Колышчы авылында керәшеннәр арасында Ф.Баязитова боз озату көе дигән җыр язып калдырган.[1]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нәүрүз

май чабу

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Рәүфә Уразмән татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре.Казан: татар.кит.нәшр.,1992.-96 бит

Хезмәт калыплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калып: Боз озату йоласы