Бой Джордж

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бой Джордж latin yazuında])
Бой Джордж
Туган телдә исем ингл. Boy George
Туган 14 июнь 1961(1961-06-14)[1][1][2] (62 яшь)
Элтем[d], Metropolitan Borough of Woolwich[d], Лондонское графство[d], Англия, Бөекбритания
Ватандашлыгы  Бөекбритания
Һөнәре автор-башкаручы, диҗей, фотограф, музыка продюсеры, җырчы, композитор, модельер, студийный музыкант

 Бой Джордж Викиҗыентыкта

Бой Джордж

Бой Джордж (туганда исеме George Alan O'Dowd; 1961 елның 14 июне) – җырчы, композитор, DJ һәм мода дизайнеры. Ул Culture Club поп төркеменең төп җырчысы. Төркемнең даны пигында, 1980-ынчы еллар дәвамында, алар "Karma Chameleon", "Do You Really Want to Hurt Me" һәм "Time (Clock of the Heart)" кебек дөньякүләм популяр җырлар яздырганнар. Джордж үзенең җанлы тавышы һәм андрогин кыяфәте өчен мәгълүм. Ул 1970-енче еллар соңыннан иртә 1980-ынчы еллар башына кадәр пәйда булган Инглиз Яңа Романтика хәрәкәтендә катнашкан. Бой Джордж Джордж Алан О’Дауд дип Англиядә, Кентта Барнхёрст Хастаханәсендә туган булган (биш баланың икенчесе) һәм Улвичта үскән. Әтисе Дҗерри О’Дауд Ирландия чыгышлы төзүче һәм әнисе Дублиннан. Гаилә хәле авыр булган. Аның музыкасы еш зәңгәр күзле соул булып төркемләнә, аңа еш ритм һәм блюз һәм регги йогынты ясый. Ул 1989-1992 еллар чорында  Jesus Loves You-ның җитәкче җырчысы булган. Аның 1990-ынчы һәм 2000-енче эра соло музыкасына Дэвид Боуи һәм Игги Поп кебек гламур рок йогынты ясаган. Соңрак вакытта ул әзрәк музыка язмалар чыгарган һәм вакытын җыр язу, DJ-лык, китаплар язу, киемнәр дизайны арасында бүлгән. 2015 елда, Бой Джордж Британия Музыкасына Аеруча Хезмәтләр өчен Британия Җырчылар, Композиторлар һәм Авторларыннан Айвор Новелло Бүләген кабул иткән.[3]

Дине һәм карашлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бой Джордж 1990-ынчы елдан бирле Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте тарафдары булып тора. Музыкаль журналда интервьюда ул һәр көнне 16 әйләнеш Харе Кришна мантра кабатлый, ит, балык, йомырка ашамый һәм интоксикацияләр кулланмый дип әйтелгән булган. 1992 елда Һиндстанга кылып, ул Кришнага дан җырлый торган Bow Down Mister җырын чыгара. Халыкара Кришна Аңы Җәмгыятендә булуы белән илһамланып, ул Һиндстанда дини сәфәр кылу вакытта җыр язган.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ел Бүләкләре Эше Төркем Нәтиҗә
1993 MTV Video Music Awards "The Crying Game" Фильмнан иң яхшы видео Билгеләнү
1994 Grammy Awards Иң яхшы ир кеше популяр вокал башкаруы Билгеләнү
1999 "When Will You Learn" Иң яхшы бию язмасы Билгеләнү
2004 Tony Awards Taboo Иң яхшы оригиналь нәтиҗә Билгеләнү
Drama Desk Awards Аеруча мәшһүр музыка Билгеләнү
Аеруча мәшһүр шигырьләр Билгеләнү
2005 Lunas del Auditorio Himself Espectaculo Alternativo Билгеләнү
2010 Antville Music Video Awards "Somebody to Love Me" (ft. Mark Ronson) Иң яхшы сәнгать директоры Билгеләнү
2011 Popjustice £20 Music Prize Иң яхшы Британия Поп синглы Билгеләнү
UK Music Video Awards Иң яхшы поп видео (Берләшкән Корольлек) Билгеләнү
D&AD Awards Music Video Агач карандаш
2015 Ivor Novello Awards Himself Британия музыкасына аеруча кертеме өчен Җиңү
2016 International Dance Music Awards "Just Another Guy" (ft. Vanilla Ace & Katerina Themis) Иң яхшы Инди дэнс трэкы Билгеләнү

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]