Болгариядә ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Болгариядә ислам latin yazuında])
София шәһәрендәге җәмигъ мәчете — Баня Баши

Болгариядә ислам (болг. Ислям в България) — Болгария территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Болгария халкының (6 948 мең кеше) 13,40 % ы (861 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Хәзерге Болгария Республикасы территориясендә Ислам — тарафдарлары саны һәм әһәмияте буенча икенче урындагы дин. Болгария мөселманнары ил территориясендә инде алты йөз елдан артык яши. Барлык мөселманнар диярлек Болгария гражданнары булып тора. Болгария — Европа Берлеге илләре арасында ил халкы эчендә автохтон мөселман халкы өлеше иң зур булган ил.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Туховишты мәчете
Болгария картасында мөселманнар яшәгән урыннар (фирәзә төсендә). 2011
Болгариянең баш мөфтие офисы

XIV гасырдан XIX гасырның урталарына кадәр ислам, славян халкының күпчелеге хәтта Госманлы империясенең чәчәк аткан вакытында да православие динен тотуын дәвам итсә дә, Болгариядә ил тормышында һәм мәдәниятендә әйдәп баручы урынны алып торган. Җирле болгарларның, греклар һәм чегәннәрнең шактый өлеше төрле сәбәпләр (салым авырлыгыннан арыну, карьера үсеше перспективалары) аркасында ислам диненә күчкән һәм вакытлар узу белән мәдәният һәм тел өлкәсендә бирегә күчеп килгән төрки халыклар белән якынайган. Мөселманнарның күпчелеге, гайдуклар(ингл.) һөҗүменнән саклану мөмкинлеге зуррак булган шәһәрләрдә яшәгән.

XVIII гасыр азагыннан алып, авыл җирлегендә болгар халкының үсеш темплары тизләнү демографик балансны илдә азчылык булып барган христиан халкы файдасына үзгәртә башлаган.

1908 елда Болгария Госманлы империясеннән тулы бәйсезлек алгач, мөселманнарның илдән күпләп эмиграциясе башлана. Балкан мөселманнары (төрекләр, албаннар, бошняклар, чегәннәр, помаклар(ингл.), грек-мөселманнар һ. б.) Төркиягә күчеп китә.

1950-еллардан башлап, этник болгарларда бала туу санының кискен кимүе шартларында, илдә мөселманнар саны артуга таба барган. Әмма аңа 1989 елда башланган болгарлаштыру(ингл.) кампаниясе комачаулык итә. Ислам дине тарафдары булган төрекләр, гагаузлар, румыннар һәм аромуннар, Кырым татарлары, чиркәсләр һәм греклар болгарлаштыруга, киңрәк планда славянлаштыруга дучар ителгән. 19841989 елларда илдә яшәгән барлык төрекләр һәм мөселман помаклар үз исемнәрен мөселман булмаган исемгә алыштырырга мәҗбүр булган. Мәсәлән, авыр атлетика буенча өч тапкыр Олимпия чемпионы, җиде тапкыр дөнья чемпионы Наим Сөләйманоглу[калыпны мәкаләдән алып куярга] исемен Наум Шаламановка үзгәрткән булган. 1989 елның июненнән сентябрь аена кадәр Болгариядән 340 — 360 мең Болгария мөселманы (этник чистарту сәясәте алып барылу сәбәпле) Төркиягә күчеп китә [2].

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Болгариядә 1887 елда 676 215, 1893 елда 643 258, 1900 елда 643 300, 1910 елда 602 078, 1920 елда 690 734, 1926 елда 789 296, 1934 елда 821 298, 1946 елда 938 418, 1992 елда 1 100 295, 2001 елда 966 978 мөселман яшәгән.

Болгарлаштыру кампаниясе вакытында сизелерлек басым булуына карамастан, мөселманнар Болгариянең иң зур дини азчылыгы булып кала: 2001 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, илдә 966 978 мөселман яшәгән (ил халкының 12,2 % ы, шуның эченнән төрекләр 9,4 %, мөселман помаклар 2 % тан кимрәк (131 531 кеше) һәм башкалар).

Болгариядә мөселманнарның укмашып яши торган җирләре илнең төньяк-көнчыгышында һәм көньяк-көнчыгышында, Төркия белән чиккә якын урыннарда урнашкан.

2011 елда (2011 елгы халык санын алу вакытында дин турындагы сорауга җавап бирү мәҗбүри булмаган) рәсми мәгълүматлар буенча: сөнни мөселманнар 546 мең, шигыйлар 27 мең, башкалар 3 мең[3].

Оешма[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәсми рәвештә Болгар мөселман җәмгыяте «Мөселман дини тәгълиматы» (болг. Мюсюлманско изповедание) дип атала. Болгариянең хәзерге Баш мөфтие — Мостафа хаҗи, ул 2016 елда вазифасына яңадан сайланган.

Мәчет[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчет җәй көне

Ил башкаласы София шәһәрендә мөселманнар хәзер аз, әмма 1 мәчет эшли (Баня Баши мәчете, 1576 елда төзелгән). Илнең мөселманнар күп сакланган көньяк-көнчыгышында мәчетләр саны күбрәк. Баня Баши мәчетеСофия шәһәрендә бердәнбер эшләүче мәчет, Европаның борынгы мәчетләреннән берсе. Корбан гаетенә 1 200 гә кадәр мөселманны кабул итә ала. архитектор Синан (14891588) тарафыннан төзелгән. Соңгы елларда мәчетне ремонтлау эшләре төрек һәм гарәп вакыфлары ярдәмендә башкарыла[4].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]