Болгар мәчете (Чабаксар)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Болгар мәчете (Чабаксар) latin yazuında])
Мәчет
Болгар
Ил Россия
шәһәр 428020
Россия байрагы / Чуашия байрагы Чуашстан, Чабаксар, Ленин районы, Федор Гладков ур., 18
Координатлары 56°6'43.2"N, 47°14'39.5"E (G) (O) (Я)
Дин Ислам
Мәхәллә Чабаксар мөхтәсибәте 
Кайсы дини агымга карый сөнни / хәнәфи
Бина төре мәчет
Нигезләнгән 2001
Төзелеш еллары 20012005 еллар
Төп даталар:
2001 (төзелеш башлану)
2005 (ачылу)
Халәте гамәлдә

Болгар мәчете (чуаш. Пăлхар мичĕт) – Чуашстанның башкаласы Чабаксар шәһәрендә урнашкан мөселман гыйбадәтханәсе (мәчет). Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Чабаксар мөхтәсибәтенә карый. Бер үк вакытта Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Чабаксардагы резиденциясе вазифасын да үти [1].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы рәсемнәр
Мәчет фотосурәтләре.

2002 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Чабаксарда һәм аңа буйсынган торак пунктларда татарларның саны 4932 (шәһәр халкының 1,1 % ы) [2], 2010 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Чабаксарда татарларның саны 4 475 булган (шәһәр халкының 1,03 % ы) [3].

Җирле татарлар, берләшеп, 1946 елда ук намаз укый башласа да, моны Чуашстан башкаласының аерым бер йортында гына эшли алганнар.

2001 елның 3 ноябрендә Чабаксарның Ленин районында, шәһәр читендә урнашкан Федор Гладков урамы, 18 нче йорт адресы буенча мәчеткә нигез ташы салынган.

2005 елның 14 сентябрендә мөфти Тәлгать Таҗетдин «Болгар» мәчетен ача [4].

2005 елда төзелгән мөселман гыйбадәтханәсе шәһәр тарихында беренче мәчет булып тора.

Мәчетнең исеме Идел буе Болгары башкаласы Болгар шәһәре хөрмәтенә аталган. Чабаксарда Аллаһ йорты шактый озак вакытлар төзелгән, төзелеш эшләре биш елдан артык дәвам иткән. Архитекторлар үзенчәлекле ислам дини корылмасы проектын тәкъдим иткән. Бина заманча стильдә төзелгән.

2015 елда Чабаксарның бердәнбер мәчете ун еллыгын билгеләп үткән[5].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]