Боливиядә ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Боливиядә ислам latin yazuında])
Боливиядә ислам
Дәүләт  Боливия
Бу мәкалә Ислам турында

Боливиядә ислам (исп. El Islam en Bolivia, гарәп. الإسلام في بوليفيا‎) ― азчылык дине. Ил халкының (11 млн 428 мең кеше, 2019 елга) 0,017 % ы (2 мең кеше) – мөселманнар. 2008 ел башында El Nuevo Dia көндәлек газетасы: «илдәге мөселман халкының гомуми саны 1000 кеше, алар күбесенчә Санта-Крус һәм Ла-Паста яши», дип белдергән. 2014 елда Боливиядә 2 мең мөселман яшәгән [1].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Боливиядә Ислам XX гасыр ахырында Якын Көнчыгыш илләреннән (Фәлистыйн, Иран, Сирия һәм Ливан) килгән мөһаҗир-мөселманнар белән бергә тарала башлаган. Боливия шәһәрләрендә (Сукре, Санта-Крус, Кочабамба, Ла-Пас) яшәүче мөселман халкы, нигездә, Бангладеш, Пакистан, Фәлистыйн, Сирия һәм Ливаннан килгән мөһаҗирләрдән тора [2].

Боливия, Конституциясе буенча, дөньяви дәүләт булып тора, дәүләт дин иреген һәм хөкүмәтнең диннән бәйсезлеген гарантияли. 2010 елда халыкның 92 % ы – христианнар (78 % ы – католиклар, 19 % ы – протестантлар, шулай ук православие динендәгеләр бар); 3 % ы – дингә табынмаучылар, 2,2 % ы – Бәһаиләр, 0,1 % ы – калган диннәрнең барысы да.

Боливия ислам оешмалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илдәге мөселман оешмалары Санта-Крус, Сукре һәм Кочабамбада Боливия Ислам үзәген (Centro Islámico Boliviano, CIB), шулай ук Сукредагы Мөселман төркемен (Muslim Group) һ. б. оешмаларны үз эченә ала.

  • Санта-Крус-де-ла-Сьерра шәһәрендә Боливия ислам үзәге (CIB) 1986 елның августында Фәләстыйннан 1974 елда башка мөһаҗирләр белән килгән имам Мәхмүд Әмир Әбушарар (Mahmud Amer Abusharar, 2011 елның 14 маенда вафат) тарафыннан оештырыла. Боливия ислам үзәге (CIB) Боливия тышкы эшләр һәм диннәр министрлыгында 1989 елның май аенда теркәлгән. Боливия ислам үзәге (CIB) Согуд Гарәбстанында урнашкан оешмалар, шул исәптән Латин Америкасы буенча ислам оешмасы һәм Бөтендөнья мөселман лигасы(ингл.) белән элемтәдә тора. 1994 елдан бирле CIB Әр-Риядта урнашкан Бөтендөнья мөселман яшьләре ассамблеясенең (WAMY) Боливия мөселман яшьләре оешмасын төзү буенча Боливия штабы булып тора [3]. Хәзерге вакытта CIB бүлекчәләре Сукре, Кочабамба һәм Ла-Паста (Ла-Пас Боливия Ислам җәмгыяте ассоциациясе, Associacion de la comunidad islamica de Bolivia La Paz [4]) булдырылган. Боливия ислам үзәге җәмәгатьчелеге, нигездә, мөһаҗирләрдән тора. Халыкара дәрәҗәдә CIB Латин Америкасы өчен Ислам оешмасының филиалы булып тормый.
  • Сукреда Боливия мөселман мәдәни ассоциациясе (Asociacion Cultural Boliviana Musulmana, ACBM) урнашкан, оешма белән Фәез Рәҗәб Хедир Каннан (Fayez Rajab Khedeer Kannan, Фәләстыйннан килгән табиб) җитәкчелек итә. 1998 елның февралендә Сукре шәһәр Советы Лос-Либертадорес районында белем бирү үзәге һәм клиника төзү өчен ACBM оешмасына 5 акр җир бүлеп биргән. Төзелешне Бөтендөнья ислам лигасы эгидасы астында, нигездә, Җиддәдә(ингл.) (Согуд Гарәбстаны) урнашкан Ислам үсеш банкы(ингл.) финанслаган.
  • 2007 елның августында Ла-Паста Боливия Ислам мәдәнияте фондына (Fundacion Cultural Islamica Boliviana - FCIB) нигез салынган, җитәкчесе – 1996 елда ислам кабул иткән, Аргентина һәм Иранда белем алган Роберто "Йосыф" Чамби Калле (Roberto "Yusuf" Chambi Calle). Фонд башлангыч чорда 20 кешедән (мөһаҗирләр һәм исламны яңа кабул иткән боливиялеләр) торган төркемнән гыйбарәт булган.
  • 2006 елның мартында 13 кешедән торган Боливиянең шигый ислам җәмгыяте (Comunidad Islámica Chií de Bolivia) оеша, президенты – 1973 елда туган психолог Томми Нельсон Салгейру Криалес (Tommy Nelson Salgueiro Criales) яки Хөсәен Салгейру (Husayn Salgueiro). Салгейру Ла-Паста узучы протест акцияләрендә актив катнаша һәм Израильнең Фәлистыйн җирләрендәге сәясәтен ачыктан-ачык тәнкыйтьли.

Мәчетләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы рәсемнәр
Санта-Крус мәчете фотосурәте.
Тышкы рәсемнәр
Җәбел Ән-Нур мәчетенә керү юлы фотосурәте.

1992 елда Боливиядә беренче мәчет төзелеше буенча комиссия раслана һәм беренче мәчет 1994 елның сентябрендә Санта-Крус шәһәрендә төзелә. Анда җомга намазларына 50 мөселман йөри.

2004 елда Ла-Паста беренче рәсми сөнни мәчете – Җәбел Ән-Нур мәчете (Mezquita Yebel An Nur) ачыла. Моңа кадәр ислам башкалада шактый сирәк күренеш булган һәм мөселман җәмгыяте гыйбадәт кылу өчен үз йортларында гына очрашкан берничә мөселманнан торган. Җәбел Ән-Нур мәчете Санта-Крустагы сөнни Боливия ислам үзәге белән тыгыз элемтәдә тора, үзен-үзе финанслый, шул ук вакытта Ла-Пас Боливия Ислам җәмгыяте ассоциациясе каршындагы Әс-Салам мәчетенә (Mezquita As-Salam) сөнни һәм шигый мөселманнар да йөри.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Bolivian Religion Stats(ингл.)
  2. [www.alarabiya.net Al-Arabiyah, 6 February 2006]
  3. [www.centroislamicoboliviano.org]
  4. 1279 касимиро корралес – Google Карты