Боливия гимны

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Боливия гимны latin yazuında])
Боливия гимны
Әсәр яки аның атамасы теле испан теле
Көйязар Leopoldo Benedetto Vincenti[d]
Текст авторы José Ignacio de Sanjinés[d]
Тональлек си-бемоль мажор[d]
 Боливия гимны Викиҗыентыкта

Боливия милли гимны (Himno Nacional de Bolivia, төп нөсхәдәге исеме — Ватанпәрвәрлек җыры (Canción Patriótica) — Боливия дәүләт гимны. Рәсми чараларда, дүрт куплеттан һәм кушымтадан торган әсәрнең җыйнак варианты буларак, беренче куплет башкарыла.

Гимнның тулы тексты һәм тәрҗемәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Himno Nacional de Bolivia Боливия милли гимны
1. Bolivianos: el hado propicio

coronó nuestros votos y anhelos.

Es ya libre, ya libre este suelo,

ya cesó su servil condición.

Al estruendo marcial que ayer fuera

y al clamor de la guerra horroroso,

siguen hoy, en contraste armonioso,

dulces himnos de paz y de unión.

Siguen hoy, en contraste armonioso,

dulces himnos de paz y de unión.

Боливарлар, хәерхаһлы тәкъдир

Безнең өмет-догаларга таҗ кылды:

Азат Ватаныбыз, ирекле җир,

Көрәшеп коллыктан котылды.

Үткән көннәр быргы тавышын,

Сугышның коточкыч даулашын

Алмаштырсын көннең татлы моңнары —

Тынычлык, бердәмлек гимннары,

Алмаштырсын көннең татлы моңнары —

Тынычлык, бердәмлек гимннары.

Chorus: Кушымтасы:
De la Patria, el alto nombre,

en glorioso esplendor conservemos.

Y en sus aras de nuevo juremos:

¡Morir antes que esclavos vivir!

¡Morir antes que esclavos vivir!

¡Morir antes que esclavos vivir!

Без исемен бөек тотканда,

Дан һаләсендә хозурланыр Ватан.

Ант итәбез Аллаһ йортында:

Үлем хәерлерәк коллыктан!

Үлем хәерлерәк коллыктан!

Үлем хәерлерәк коллыктан!

2. Loor eterno a los bravos guerreros,

cuyo heroico valor y firmeza,

conquistaron las glorias que empieza

hoy Bolivia feliz a gozar.

Que sus nombres, en mármol y en bronce,

a remotas edades transmitan,

y en sonoros cantares repitan:

¡Libertad, Libertad, Libertad!

Y en sonoros cantares repitan:

¡Libertad, Libertad, Libertad!

Мәңгелек дан батырларыбызга,

Каһарманнар кыюлыгы-дәһшәте

Ирек яулады Ватаныбызга,

Боливиягә — бәхет ләззәте.

Исемнәрен мәрмәр-бронзаларга

Уеп гасырларга озатыйк,

Һәм куәтле җырларда без кабатлыйк:

“Азатлык! Азатлык! Азатлык!”

Һәм куәтле җырларда без кабатлыйк:

“Азатлык! Азатлык! Азатлык!”

Chorus. Кушымтасы.
3. Aquí alzó la justicia su trono

que la vil opresión desconoce,

y en su timbre glorioso legose

Libertad, Libertad, Libertad.

Esta tierra inocente y hermosa

que ha debido a Bolívar su nombre

es la patria feliz donde el hombre

goza el bien de la dicha y la paz.

Es la patria feliz donde el hombre

goza el bien de la dicha y la paz.

Гадәләтлек илдә тәхет корды,

Явыз җәберләүне санга сукмады,

Аның данлы мөһерендә — шатлык:

“Азатлык! Азатлык! Азатлык!”

Бу керсез һәм гүзәл илебезгә

Боливарның исеме куелган.

Мәңгегә син бәхетле бул, әй Ватан,

Лаеклы язмышта хозурлан,

Мәңгегә син бәхетле бул, әй Ватан,

Лаеклы язмышта хозурлан.

Chorus. Кушымтасы.
4. Si extranjero poder alqún día

sojuzgar a Bolivia intentare,

al destino fatal se prepare

que amenaza a soberbio invasor.

Que los hijos del grande Bolívar

hayan mil y mil veces jurado:

morir antes que ver humillado

de la Patria el augusto pendón.

Morir antes que ver humillado

de la Patria el augusto pendón.

Чит-ят беркөн әгәр дә талпынса

Боливияне буйсындырырга,

Туры килер тәкәббер баскынга

Хурлыклы язмышын татырга:

Бөек Боливарның торыннары

Шәһит китүдән һич тайчынмас,

Ләкин Ватанының затлы байрагы

Кимсетелүенә юл куймас,

Ләкин Ватанының затлы байрагы

Кимсетелүенә юл куймас.

Chorus. Кушымтасы.

Гимнның тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Марш калыбындагы әсәрне юридик консультант, канун чыгаручы һәм шагыйрь Хосе Игнасио де Санхинес (José Ignacio de Sanjinés, 1786-1864) һәм тумыштан итальян милләтеннән булган көйязар Леопольдо Бенедетто Винсенти (Leopoldo Benedetto Vincenti, 1815-1914) иҗат иткән. Гимнны тәүге кат 1845 елның 18 ноябрендә Ла Пас шәһәрендәге Хөкүмәт сарае каршында туксанга якын музыканттан торган хәрби оркестр башкарган. Бу тантаналы вакыйганы испан колонизаторлары белән Ла Пас департаменты Ингави провинцияседәге бәрелешнең дүртенче еллыгына туры китергәннәр. Бу көнне илнең шул замандагы башкаласында берьюлы муниципаль театр да ачылган.

Әлбәттә, Боливиядә милли гимн булдыру теләге моңа кадәр дә куәтле булган. Ләкин испаннардан күчереп алынган җырларның һәм ара-тирә иҗат ителеп торган башка шигырь-көйләрнең берсен дә халык үз итмәгән, хакимият исә аларны бөтенләй санга сукмаган. Шул вакытта Боливиядә хәбәр тарала: күрше Чилигә Италиядән күренекле көйязар килгән, аның Боливияне дә күреп китәргә теләге бар икән. Шулай итеп, Леопольдо Бенедетто Винсенти Боливия җитәкчелеге игътибарына лаек була, итальянны чакыртып алалар һәм аңа гимн булдыру эшен ышанып тапшыралар. Винсенти (итальянча Винченти) дистәләгән шигырьне укып чыга, ләкин аларның берсен дә ошатмый. Бары тик Хосе Игнасио де Санхинес әсәре генә аны көй язарга рухландыра. Шуннан соң Винсенти берничә ел Боливиядә яши, халыкның һәм хакимиятнең яраткан зыялысы булып китә. Ләкин итальян кешесе барыбер үз Ватанына кире кайту теләгеннән ваз кичми һәм Рум шәһәрендә озын-озак гомер кичерә. Әйтергә кирәк, Боливиянең 9 автономияле һәм шактый мөстәкыйль департаментының һәркайсы үз гимнын һәм башка символларын булдырган. Ләкин хәзерге заманда “Ватанпәрвәрлек җыры” күпхалыклы, күптелле һәм күптөрле Боливия Күпмилләтле Дәүләтенең (Estado Plurinacional de Bolivia) һәм ил халкының иң мөһим берләштерүче терәк булып кала. Ул шулай ук аймара, кечуа һәм гуарани телләренә дә тәрҗемә ителгән.[1]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]