Болын-Балыкчы авыл җирлеге

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Болын-Балыкчы авыл җирлеге latin yazuında])
Болын-Балыкчы авыл җирлеге
Дәүләт  Россия
Башкала Болын-Балыкчы[1]
Административ-территориаль берәмлек Апас районы
Халык саны 491 (1 гыйнвар 2018)[2]
Карта

Болын-Балыкчы авыл җирлеге — Россия Федерациясенең Татарстанның Апас районындагы муниципалитет.

Административ үзәге — Болын-Балыкчы авылы.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл җирлегенең статусы һәм чикләре «Апас муниципаль районы „муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында“ 2005 елның 31 гыйнварындагы 8-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән билгеләнгән»[3]

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
2010[4]2011[5]2012[6]2013[7]2014[8]2015[9]
522518511525525527

Географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Болын-Балыкчы авыл җирлеге Биеш, Зур Күккүз, Югары Ындырчы, Каратун, Чүри-Бураш һәм Шәмбалыкчы авыл җирлекләре белән чиктәш.

Болын-Балыкчы авыл җирлеге чиге Югары Ындырчы авыл җирлеге белән чиктәш җирдә Болын-Балыкчы, Югары Ындырчы һәм Шәмбалыкчы авыл җирлекләре чикләре тоташкан урында Себерче авылыннан 1,6 км көньяк-көнбатышта урнашкан 11 нче тоташу ноктасыннан алып авыл хуҗалыгы җирләре буйлап 750 м көнчыгышка таба, 1,5 км төньяк-көнчыгышка таба Бия елгасына кадәр уза, әлеге елга агымы буенча 950 м аска таба бара, аннары авыл хуҗалыгы җирләре буйлап, яр буе урман полосасын кисеп үтеп, 150 м көньяк-көнчыгышка таба, Олан — Каратун автомобиль юлына бүлеп бирелгән полосаны кисеп үтеп, 600 м төньяк-көнчыгышка таба, 100 м көньяк-көнчыгышка таба уза, 150 м төньяк-көнчыгышка таба урман полосасының төньяк-көнбатыш чиге буйлап Бия елгасына кадәр бара, әлеге елга агымы буенча 150 м аска таба уза, алга таба 50 м төньяк-көнчыгышка таба Горький тимер юлы буйлап бара, көньяк-көнчыгышка таба әлеге тимер юлга бүлеп бирелгән полоса буйлап 50 м, авыл хуҗалыгы җирләре буйлап 150 м, урман полосасының көньяк-көнбатыш чиге буйлап 450 м уза, аннары төньяк-көнчыгышка таба 950 м урман полосасының көньяк-көнчыгыш чиге буйлап, 350 м авыл хуҗалыгы җирләре буйлап, 150 м урман полосасының көньяк-көнчыгыш чиге буйлап, 50 авыл хуҗалыгы җирләре буйлап һәм 250 м төньякка таба, 150 м урман полосасының көнчыгыш чиге буйлап, авыл хуҗалыгы җирләре буйлап 300 м төньякка таба, Бия елгасын кисеп үтеп, 1,2 км көнбатышка таба уза, аннары төньяк-көнчыгышка таба авыл хуҗалыгы җирләре буйлап 150 м, «Идел буе урманчылыгы» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет учреждениесенең Чулпан участок урманчылыгындагы 70 нче урман кварталының көньяк-көнчыгыш чиге буйлап 300 м, авыл хуҗалыгы җирләре буйлап 1,2 км һәм 700 м көньяк-көнчыгышка таба Болын-Балыкчы, Югары Ындырчы һәм Зур Күккүз авыл җирлекләре чикләре тоташкан урында Үтәмеш авылыннан 1,6 км көнчыгышта урнашкан 10 нчы тоташу ноктасына кадәр бара.

Болын-Балыкчы авыл җирлеге чиге Зур Күккүз авыл җирлеге белән чиктәш җирдә 10 нчы тоташу ноктасыннан алып көньяк-көнбатышка таба, карьерны, ике тапкыр Бия елгасын һәм канауларны кисеп үтеп, авыл хуҗалыгы җирләре буйлап, сынык сызык ясап, 4,4 км, «Буа урманчылыгы» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет учреждениесенең Төбәк Черкене участок урманчылыгындагы 1 нче урман кварталының төньяк-көнбатыш чиге буйлап 1,1 км Зөя елгасына кадәр бара, әлеге елга буенча 20 м көньякка таба уза һәм аның агымы буенча 700 м өскә таба Болын-Балыкчы, Зур Күккүз һәм Чүри-Бураш авыл җирлекләре чикләре тоташкан урында Кормаш авылыннан 2,1 км көньяк-көнчыгышта Зөя елгасы акваториясендә урнашкан 9 нчы тоташу ноктасына кадәр бара.

Болын-Балыкчы авыл җирлеге чиге Чүри-Бураш авыл җирлеге белән чиктәш җирдә 9 нчы тоташу ноктасыннан алып Зөя елгасы агымы буенча 1,7 км өскә таба уза, алга таба көньякка әлеге елга буенча 30 м аның уң ярына кадәр, «Буа урманчылыгы» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет учреждениесенең Төбәк Черкене участок урманчылыгындагы 2 нче урман кварталының көнчыгыш чиге буйлап 450 м, 3 нче урман кварталының төньяк-көнбатыш чиге буйлап, сынык сызык ясап, 850 м төньяк-көнчыгышка таба бара, 3, 4, 5 нче урман кварталларының төньяк-көнчыгыш чиге буйлап, сынык сызык ясап, 1,8 км көньяк-көнчыгышка таба, 6 нчы урман кварталының көнчыгыш чиге буйлап 150 м көньяк-көнчыгышка таба уза, алга таба 300 м төньяк-көнчыгышка таба сазлык буенча, сынык сызык ясап, 350 м көньякка таба авыл хуҗалыгы җирләре буйлап бара, аннары 6 нчы урман кварталының көнчыгыш чиге буйлап 400 м көньяк-көнбатышка таба һәм көньяк чиге буйлап 800 м көнбатышка таба бара, алга таба 350 м көньяк-көнчыгышка таба урман массивы буйлап, сынык сызык ясап, 200 м көньякка таба авыл хуҗалыгы җирләре буйлап уза, аннары көньяк-көнбатышка таба 500 м сазлык буенча, 1,0 км авыл хуҗалыгы җирләре буйлап, 300 м сазлык буенча, 450 м авыл хуҗалыгы җирләре буйлап, 800 м Язек күле буенча, 500 м авыл хуҗалыгы җирләре буйлап Болын-Балыкчы, Чүри-Бураш, Биеш һәм Табар Черкене авыл җирлекләре чикләре тоташкан урында Биеш авылыннан 2,4 км көньяк-көнчыгышта урнашкан 18 нче тоташу ноктасына кадәр бара.

Болын-Балыкчы авыл җирлеге чиге Биеш авыл җирлеге белән чиктәш җирдә Болын-Балыкчы, Биеш һәм Каратун авыл җирлекләре чикләре тоташкан урында Биеш авылыннан 700 м төньяк-көнчыгышта урнашкан 17 нче тоташу ноктасыннан алып авыл хуҗалыгы җирләре буйлап 150 м көньяк-көнчыгышка таба «Казан — Ульяновск» — Апас — «Олан — Каратун» автомобиль юлына кадәр уза, аннары 2,0 км әлеге автомобиль юлы буйлап, Зөя елгасын кисеп үтеп, 18 нче тоташу ноктасына кадәр бара. Болын-Балыкчы авыл җирлеге чиге Каратун авыл җирлеге белән чиктәш җирдә 17 нче тоташу ноктасыннан алып 40 м төньяк-көнбатышка таба сәнәгать объектының төньяк-көнчыгыш чиге буйлап уза, алга таба авыл хуҗалыгы җирләре буйлап 100 м төньяк-көнчыгышка таба, 100 м төньяк-көнбатышка таба бара, аннары төньяк-көнчыгышка таба 300 м урман полосасының көньяк-көнчыгыш чиге буйлап, 300 м авыл хуҗалыгы җирләре буйлап уза, алга таба төньяк-көнбатышка 150 м агач-куак полосасының төньяк-көнчыгыш чиге буйлап, 200 м авыл хуҗалыгы җирләре буйлап һәм 650 м көньяк-көнчыгышка таба бара, аннары төньяк-көнбатышка таба 200 м урман полосасының көньяк-көнбатыш чиге буйлап, Свияжск — Кормаш автомобиль юлына бүлеп бирелгән полосаны кисеп үтеп, 100 м авыл хуҗалыгы җирләре буйлап, 200 м сазлык буенча, Горький тимер юлына бүлеп бирелгән полосаны һәм аның яр буе урман полосаларын кисеп үтеп, 1,7 км авыл хуҗалыгы җирләре буйлап Болын-Балыкчы, Каратун һәм Шәмбалыкчы авыл җирлекләре чикләре тоташкан урында Каратун тимер юл станциясе поселогыннан 900 м төньяк-көнчыгышта урнашкан 16 нчы тоташу ноктасына кадәр бара.

Болын-Балыкчы авыл җирлеге чиге Шәмбалыкчы авыл җирлеге белән чиктәш җирдә 16 нчы тоташу ноктасыннан алып авыл хуҗалыгы җирләре буйлап, сынык сызык ясап, Олан — Каратун автомобиль юлына бүлеп бирелгән полосаны кисеп үтеп, 250 м төньяк-көнбатышка таба, 2,0 км төньяк-көнчыгышка таба уза, аннары 1,4 км төньяк-көнбатышка таба урман полосасының төньяк-көнчыгыш чиге буйлап, 50 м төньякка таба авыл хуҗалыгы җирләре буйлап, 400 м төньяк-көнчыгышка таба урман полосасының көньяк-көнчыгыш чиге буйлап 11 нче тоташу ноктасына кадәр уза.

Күренекле кешеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. ОКТМО
  2. 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.
  3. Закон Республики Татарстан от 31 января 2005 года № 8-ЗРТ «Об установлении границ территорий и статусе муниципального образования „Апастовский муниципальный район“ и муниципальных образований в его составе»
  4. Численность и размещение населения республики Татарстан. Итоги всероссийской переписи населения 2010 года
  5. Оценка численности постоянного населения Республики Татарстан на 1 января 2011 года. әлеге чыганактан 2015-04-04 архивланды. 2015-04-04 тикшерелгән.
  6. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года. әлеге чыганактан 2014-05-31 архивланды. 2014-05-31 тикшерелгән.
  7. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. — М.: Федеральная служба государственной статистики Росстат, 2013. — 528 с. (Табл. 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов). әлеге чыганактан 2013-11-16 архивланды. 2013-11-16 тикшерелгән.
  8. Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2014 года. Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Татарстан. Казань, 2014. әлеге чыганактан 2014-04-12 архивланды. 2014-04-12 тикшерелгән.
  9. Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2015 года. әлеге чыганактан 2015-04-17 архивланды. 2015-04-17 тикшерелгән.