Борай волосте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Борай волосте latin yazuında])
(Борай вулысы битеннән юнәлтелде)
Борай волосте
вулыс
Ил Россия империясе, Россия Совет Федератив Социалистик Республикасы, ССРБ
Төбәк Уфа губернасы, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Җөмһүрияте
Адм. берәмлек Бөре өязе, Бөре кантоны
Юкка чыгарылган 1930
Башкала Борай
Халык саны 16 244 кеше  (1920)

Борай вулысы (بۇراﻱ ۋولىٰسىٰ) — Уфа губернасының Бөре өязенә һәм БАССРның Бөре кантонына кергән административ берәмлек.

Ваныш-Алпавыт, Нөркә, Пономаревка, Калмык һәм Кызганбаш вулыслары белән чиктәш булган (1890).

Халык саны — 13 379 кеше (1890),[1] 16 244 кеше (1920).[2] Милләтләр: татарлар[3] – 68,5%, башкортлар – 23,9%, арлар – 6,7%.[2] (1920). Торак пунктлар саны — 14 (1890),[1] 15 (1920),[2] 67 (1926).[4]

1920 елның февралендә төзелгән «ТССР турында нигезләмә»нең проекты буенча Борай вулысы, өязнең күпчелек территориясе кебек үк, Татарстан составына керергә тиеш була.[5] 1920-елларның уртасында башка вулыслар исәбенә зурайтыла. Башкортстанның башка вулыслары кебек үк, 1930 елда бетерелә, территориясе Борай һәм Калтасы районнарына кушыла.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 http://elib.shpl.ru/ru/nodes/11487-45-ufimskaya-guberniya-1890-statistika-rossiyskoy-imperii-16-vyp-20#page/8/mode/inspect/zoom/6
  2. 2,0 2,1 2,2 http://mrodnov.ru/fr/0/public/Birsk-1920.pdf
  3. татарлар, мишәрләр, мишәр-татарлар, типтәрләр, мөселман-типтәрләр, татар-типтәрләр, һ.б.
  4. http://elib.uraic.ru/bitstream/123456789/12430/1/0016931.pdf
  5. Файзуллин С. A. Административно-территориальное устройство Татарской АССР в 1920-1930-е гг.: формирование и развитие. — Казань: Татарсстан китап нәшрияты, 2015. — Б. 195. — 214 б. — ISBN 978-5-298-03020-5.