Борай районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Борай районы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Борай районы
Flag of Buraevsky rayon.svg
Байрак
Coat of Arms of Buraevo rayon (Bashkortostan).png
Илтамга
Башкала Борай
Халык исәбе 22 146 (2017, халык санын бәяләү, даими яшәүче халык) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 20 аугыс 1930
Җәгърафия
АТБ Башкортстан
Мәйдан 1,820 дүрткел километр
Координатлар 55.8425°N 55.4056°E Edit this on Wikidata


Борай районы (рус. Бураевский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәгеБорай авылы. 78 торак урыны 13 авыл советына бүленгән. Башкортстанның төньяк-көнбатыш өлешендє Агыйдел һәм Тере Танып елгалары бассейнында Бөре һәм Яңавыл шәһәрләре арасында урнашкан. Район биләмәләре Бөре, Дүртөйле, Калтасы, Яңавыл, Тәтешле, Балтач, Мишкә районнары белєн чикләшә.
Район 180 мең һектар мәйданны били, аның 128 мең һектары — авыл хуҗалыгы җирләре, 40 мең һектарында урман үсә.

Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1864-66 елларда хәзерге район биләмәләрендә Борай, Каенлык, Кызылъяр, Кизгәнбаш волостьлары оештырыла. Алар 1919-1930 елларда Бөре кантонына керә. 1930 елның 20 августында Борай районы төзелә.

1773-75 еллардагы крестьяннар сугышы Борай җирен урап үтмәгән. 1774 елның 18 сентябрендә Тимошкино авылы янында Салават Юлаев үзенең 3000 кешелек гаскәре белән подполковник Рылеевның яхшы коралланган карательләр отрядына каршы алышка чыга ћәм Балтач районы ягына чигенергә мәҗбүр була. 1918 елның мартында Борай волостен крестьяннар кораллы восстаниесе чолгап ала. Аларны Дүртөйледән Сәхипзадә Мәкъсүтов ћәм Борайдан Шәрәфетдин Хәмитов сәүдәгәрләр җитәкли. Бу икәү Борай волосте халкын большевикларга каршы көрәшкә чакыра. Март урталарында баш күтәрүчеләр ил үзәгенә җибәрергә әзерләнгән ярты миллион пот икмәкне кулга төшерә. 27 мартка каршы төндә Өфәдән килгән Кызыл Армия отряды Борайны чолгап ала ћәм Совет властен тергезә.[1]

БҮБК Президумының 1930 ел, 20 август карары нигезендә, кантон-волостьлар системасы бетерелеп, районнар төзелде. Башкортостанда барлыкка килгән 48 район арасында Борай районы да оештырылды. 1963-66 елларда Балтач районы белән берләштерелгән.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район җиреннән Тере Танып елгасы һәм аның кушылдыклары агып яталар. Мәйданның 17% урманнар алып тора.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Районда демографик хәлнең кискенләшүе зур борчылу тудыра. 2008 елда 278 бала туды, 504 кеше үлде. Табигый кимү 226 кеше тәшкил итә. 176 никах теркәлеп, 61е таркалган. Аерылышулар барлык никахларның 34 процентын тәшкил итә.

2002 елгы Рәсәй сан алуы буенча районда 28 320 кеше яши. Халыкның уртача тыгызлыгы 1км² 16 кеше. Узган вакыт эчендә халык саны 2300 кешегә кимеде.

Милли состав:

Ел башкортлар татарлар арлар чирмешләр
1939[2] 48,4% 35,1% 4,2% 1,5%
1970[3] 62,1% 26,1%
1979[3] 73 % 16 %
1989[3] 39.5% 59,8%
2002[4] 81,4% 9,5% 5,2%
2010 69.5% 21.8% 4.3% 1.8%

Туган тел буенча халык (2010): татар теле — 84,7%, башкорт теле — 6,4%, ар теле — 4,2% урыс теле — 2,5%, чирмеш теле — 1,7%.[5]

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1939[6][7]1959[8][7]1970[9][7]1979[10][7]1989[11][7]2002[12][7]2010[13]2017[14]1 гый 2018[15]1 гый 2019[16]
58 11747 76147 89639 20429 72828 32025 15422 14621 89221 380

Район җирендә туган танылган кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Советлар берлеге каһарманнары

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүген районда 448 кече эшкуарлык субъекты бар, шулар арасында 313-шәхси эшкуарлар, 62-КФХ, 73 кече предприятие. Аларның 14 процент җитештерү һәм авыл хуҗалыгы эшчәнлеге, 9 процент көнкүреш һәм коммуналь хезмәтләр, 77 процент сәүдә һәм җәмәгать туклануы өлкәсендә эшли. Кече эшкуарлык субъектлары тарафыннан 418 млн. сумлык продукция җитештерелде һәм хезмәтләр күрсәтелде.

Авыл хуҗалыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүген авыл хуҗалыгы производствосында 11 авыл хуҗалыгы кооперативы, өч җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 20 крестьян (фермер) хуҗалыгы һәм шәхси хуҗалык эшли.2008 ел уңышы өчен 67 мең чәчүлек җирләрнең 38 меңнән артыгы чәчелде. Ашлыкның тулай җыемы 100 мең тоннадан артып китте.

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район аша ӨфәЯңавыл автомобиль юлы уза.

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тирән, ныклы белемнәргә ия булган гражданнарны тәрбияләү мәгариф өлкәсен камилләштерүдән башка мөмкин булмый. Бу өлкә 43 белем бирү учреждениесен берләштерә, аларда 3074 укучы белем ала, 683 бала мәктәпкәчә учреждениеләргә йөри. 600дән артык укучы өстәмә белем бирү учреждениеләрендә шөгыльләнә. Шабай балалар йортында ятим яки караучысыз калган балалар тәрбияләнә. Мәктәпләрдә 678 педагог эшли, 4 иң яхшы укытучы РФ Президентының 100 мең күләмендәге премиясен алды.«Мәгариф» милли проекты мәктәпләрдә белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатын күтәрергә булышлык итте: «Мәктәп автобусы» программасы буенча ике яңа автобус кайтты, тугыз кабинетка җиһазлар, компьютер комлектлары һәм мультимедия техникасы алынды. Барлык мәктәпләрдә дә, республиканың дәүләт теле буларак, башкорт теле укытыла. 26 башкорт теле кабинеты оештырылды. Район халкы тоташы белән диярлек татарлар һәм татар телен белүче арлар, чирмешләр булуга карамастан, татар телен балаларның бары 30% чамасы өйрәнә (предмет буларак).

Педагоглар составы яңарыш таләп итә. Үткән ел педагогик уку йортларын тәмамлаган 56 яшь белгечнең районда бары 11ен генә эшкә урнаштыра алдык. Шул ук вакытта район мәктәпләрендә яшь буенча 36 пенсиядәге укытучы эшли.[17]

Бүген Борай районыннан 530 егет һәм кыз югары уку йортында укый. Шуларның 134е – педагог, 90ы авыл хуҗалыгы һөнәрен, 40ы медицина белгечлеген, үзләштерә. Кызганычка каршы, үткән ел югары уку йортын тәмамлаган 97 студентны 18ләбе генә Борай районына кайтты.[18]

Балигъ булмаганнар эшен карау һәм аларның хокукларын яклау комиссиясендә профилактик исәпкә төрле хокук бозулар өчен 32 үсмер куелды (2007 елда–28 үсмер). Моннан тыш, комиссиядә 26 уңышсыз гаиләдән 32 ата-ана да профилактик исәптә тора.Ныклы тенденция белән укучылар саны кыскару җитди борчылу тудыра. Шуңа бәйле рәвештә, үткән ел (2008) без 37 класс–комплектны һәм 110 штат берәмлеген кыскартырга мәҗбүр булдык. Быел кушманак, Яңа Җәлдәк, Иске Бикмәт, Йомакай, Алтаю һ.б. кайбер авыллардагы аз комплектлы мәктәпләрнең яшәү мәсьәләсен карарга туры киләчәк.

Матбугат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Борай район газетасы «Алга» татарча чыгарыла.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Кызыл таң. 2012 ел. № 200. 20 октяб.
  2. demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_39_ra.php?reg=2090
  3. 3,0 3,1 3,2 Давлетшина З.М. Татарское население Башкортостана: этнодемографическое исследование. Өфә: Гилем,2001. ISBN 5-7501-0235-1
  4. Население Башкортостана: XIX—XXI века: статистический сборник/ Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Башкортостан.- Өфә:Китап, 2008.- 448 с.:ил.
  5. [http://std.gmcrosstata.ru/webapi/jsf/login.xhtml?invalidSession=true&reason=Session+not+established. 2010 ел җанисәп алу базасы]
  6. ССҖБ җанисәбе (1939)
  7. 7,0 7,1 7,2 7,3 7,4 7,5 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.
  8. ССҖБ җанисәбе (1959)
  9. ССҖБ җанисәбе (1970)
  10. ССҖБ җанисәбе (1979)
  11. ССҖБ җанисәбе (1989)
  12. Бөтенрусия җанисәбе (2002)
  13. Бөтенрусия халык санын алу, 2010
  14. http://web.archive.org/web/20170731141731/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2017/bul_dr/mun_obr2017.rar
  15. 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.
  16. Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019.
  17. Муниципаль район Борай районы хакимияте башлыгы Б.Ш.Нурисламовның муниципаль район Борай районы Советының отчет утырышында чыгышы
  18. Кайтыгыз туган якка!

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]