Борисоглебский күле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Борисоглебский күле latin yazuında])

Борисогле́бский күле́ - Көнбатыш Чулман алдындагы күл. Элеккеге су юлында сакланып калган күл. Казансу елгасының уң яры тугаенда, Борисоглебский һәм Голубое Озеро авыллары арасында урнашкан.

Су өслегенең мәйданы 3 га, су күләме 60 мең м³. Гомуми озынлыгы 750 м, уртача киңлеге 40 м, уртача тирәнлеге 2 м, иң тирән урыны 3,5 м. Дагасыман формада. Күл ике урында юл өемнәре белән бүленә. Тотрыклы рәвештә җир асты сулары белән туена; көньяк өлештән Казансу ягына су чыгымы якынча 0,3м³/с булган инеш агып чыга. Суы ачык яшел төстә, үтә күренмәле.

Күлнең фитопланктонын яшел, кремнийлы (диатом) һәм зәңгәрсу-яшел суүсемнәр билгели, югары төзелешле үсемлекләрдән гади курак, вак бака тәңкәсе, куе яшел мөгезьяфрак һәм Канада элодеясе өстенлек ала. Күлдә табан балык һәм кара балык бар. Хуҗалык-көнкүреш максатларында файдаланыла.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]