Борис Веденеев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Борис Веденеев latin yazuında])
Җенес ир-ат
Ватандашлык  Россия империясе
 СССР
Туу датасы 21 декабрь 1884 (2 гыйнвар 1885)
Туу урыны Тбилиси, Россия империясе[1]
Үлем датасы 25 сентябрь 1946(1946-09-25)[1] (61 яшь)
Үлем урыны Мәскәү, РСФСР, СССР[1]
Җирләнгән урыны Новодевичье зираты[d]
Кабер сурәте
Һөнәр төре галим, сәясәтче, энергетик
Эшчәнлек өлкәсе һидротехник[d]
Башкарган вазыйфа СССР Югары Советы депутаты[d]
Әлма-матер Питербург дәүләт элемтә юллары университеты[d] һәм Корпус инженеров путей сообщения[d]
Әгъзалык ССҖБ Фәннәр академиясе[d]
Бүләкләр
Сталин мөкәфәте Ленин ордены[2] I дәрәҗә Ватан сугышы ордены «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакәр хезмәте өчен» медале Хезмәт Кызыл Байрак ордены

Борис Евгеньевич Веденеев (21 декабрь 1884 (2 гыйнвар 1885), Тифлис, — 1946 елның 29 сентябре, Мәскәү) — рус һәм совет галиме, энергетик һәм гидротехник. Беренче дәрәҗәдәге Сталин премиясе лауреаты (1943). Башлыча ГЭС төзелешен икътисадый нигезләү теориясе буенча белгеч.[3]

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Борис Евгеньевич Веденеев 1884 елның 22 декабрендә Тифлиста туган. Петербург тимер юл инженерлары институтын 1909 елда тәмамлый. XX гасыр башында Мурманск һәм Ерак Көнчыгышта порт корылмаларын проектлау эше белән шөгыльләнә.

Днепрда гидростанцияне проектлауда катнаша. 1917 елгы Бөек Октябрь инкыйлабынан соң ГОЭЛРО планын эшләүдә зур өлеш кертё.

Днепр ГЭСы, Волховской ГЭСы[4] һәм Кондопожск ГЭСларын төзүдә җитәкчеләренең берсе булып эшли.

ССРБ Фәннәр академиясе академигы(1932) дигән фәнни исем бирелә. 1937 елдан Карелия АССРыннан ССРБ Югары Шурасы депутаты 1-2 чакыру депутаты булып сайлана.

Веденеев Борис Евгеньевич 1946 елның 25 сентябрендә вафат була. Мәскәүдә Новодевичье зиратында җирләнгән.

Бүләкләре һәм премияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1943 елда Фән һәм техника өлкәсендә күпьеллык күренекле эшләре өчен Беренче дәрәҗәдәге Сталин премиясе бирелә.

Өч Ленин ордены (шул исәптән 01.01.1945)

I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (10.06.1945)

Ике Кызыл Байрак Хезмәт ордены

башка медальләр

Академик Веденеев Сталин премиясен ССБР Оборона фондына тапшыра.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Б. Е. Веденеев 1921-1926 елларда яшәгән Җимерелгән Волховодагы йорт.

1946 елда Б. Е. Веденеев исеме Ленинградта Бөтенсоюз гидротехника фәнни-тикшеренү институтына (хәзер «Б. Е. Веденеев исемендәге ВНИИГ» АҖ) бирелде.

Борис Веденеев хөрмәтенә Санкт-Петербург, Петергоф, Пермь, Заволжье, Волхов һәм Башкортстандагы Нуриман районының Павловка авылында урамнар аталды.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Григорьев С. В. Биографический словарь. Естествознание и техника в Карелии. — Петрозаводск: Карелия, 1973. — С. 253. — 269 с. — 1000 экз.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]