Борис Вилькицкий

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Борис Вилькицкий
Boris Andreyevich Vilkitsky.jpg
Туган телдә исем рус. Борис Андреевич Вилькицкий
Туган 3 апрель 1885(1885-04-03)
Пулково, Санкт-Петербург губернасы, Русия империясе
Үлгән 6 март 1961(1961-03-06) (75 яшь)
Брүссел, Бельгия
Күмү урыны Смоленск праваслау зираты[d]
Ватандашлыгы Русия империясе
Һөнәре һидрограф, геодезист, Төньякны өйрәнүче
Бүләк һәм мөкәфәтләре
II дәрәҗә Изге Анна ордены
Commons-logo.svg Борис Вилькицкий Викиҗыентыкта

Борис Андрей улы Вилькицкий (рус. Борис Андреевич Вилькицкий, 22 март (3 апрель) 1885, Пулково, — 6 март 1961, Брүссел) — урыс диңгез офицеры, һидрограф, геодезист, Арктиканы тикшерүче.

Кыккач биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һидрограф-геодезист Андрей Вилькицкий гаиләсендә туган. 1908 елда Петербургта Диңгез акдемиясен тәмамлый. 1904 — 05 елгы Рус-япон сугышында катнашкан. 1913 — 15 елларда — Төньяк диңгез юлын үзләштерү максаты өчен булдырылган Төньяк Боз океаны һидрографик экспедициясенең башлыгы. 1913 елда экспедиция Төньяк Җирне, Вилькицкий, Страрокадомский һәм Кече Таймыр утрауларны ача. 1914 — 15 елларда экспедиция Архангельскидан Владивостокка кадәр йөзгән, Жохов утравын ачкан һәм Төньяк Җирнең көньяк ярынтасвирлап чыккан. 1918 елда Вилькицкий беренче совет һидрографик экспедициясенең башлыгы итеп билгеләнә, әмма Архангельскида ул бөтен суднолары белән интервентлар тарфыннан алына.

1920 елда Англиягә эмиграциягә китә. 1923—24 елларда ССРБ тышкы сәүдә оешмаларның чакыруы буенча Кара диңгезендәге товар алмашу экспедицияләрендә катнашкан.

Шуннан соң озак еллар дәвамында Бельгия Конгосында һидрограф булып эшләгән. Брүсселгә кайткач, хисапчы һәм урыс теле укытучысы булып эшләгән. 1961 елда вафат булган. 1996 елда Вилькицкий мәете Санкт-Петербургта яңадан күмелә.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]