Борис Герасимович

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Борис Герасимович latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Борис Герасимович
Туган 19 (31) март 1889
Кирмәнчек, Палтау губернасы, Россия империясе
Үлгән 30 ноябрь 1937(1937-11-30) (48 яшь)
Санкт-Петербург, РСФСР, СССР
Күмү урыны Левашовское мемориальное кладбище[d]
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union (1923-1955).svg СССР
Әлма-матер Харьков милли университеты[d]
Һөнәре астрофизик, йолдызбелгеч
Эш бирүче Харьков милли университеты[d]
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d]

Commons-logo.svg Борис Герасимович Викиҗыентыкта

Борис Петрович Герасимович (1889 елның 19 (31) марты, Кременчуг, Полтава губернасы, Россия империясе1937 елның 30 ноябре, Ленинград, ССРБ) — совет астрономы, илнең теоретик астрофизикасына нигез салучыларның берсе.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1899 елда Борис Герасимович Полтава классик гимназиясенә укырга керә, 1906 елда укуы туктатыла: революцион дулкыннарда катнашу өчен аны гимназиянең соңгы классыннан куалар (башка уку йортларына керү хокукыннан башка). Әмма 1909 елда имтиханнарны экстерн тапшыра һәм 1910 елда Харьков университеты физика-математика факультеты була.

Икенче курста Герасимович «Рус астрономия җәмгыяте хәбәрләре»ндә (1912) һәм «Bulletin Astronomique» (1914) француз фәнни журналында басылып чыккан «Ут аберрациясе һәм чагыштырма теория» тикшеренү эше өчен А. Ф. Павловский исемендәге премиягә лаек була.

1914 елда университет курсын тәмамлаганнан соң, ул университетта профессор дәрәҗәсенә әзерләнү өчен калдырыла.

1916 елда А. А. Белопольский һәм С. К. Костинский җитәкчелегендә Пулково обсерваториясендә стажировка үтә.

1917 елдан — Харьков университетының приват-доценты, 1922 елдан — әлеге университет профессоры.

Харьков югары уку йортларында укыта: 1922 елдан 1925 елга кадәр Харьков технологик институты профессоры була, Харьков геодезия институтында профессорлар кафедрасын били, 1929 елдан башлап Харьков Халык мәгарифе институтында теоретик механика кафедрасын җитәкли.

1924—1935 елларда Дания, Франция, АКШта чит ил фәнни командировкаларында була. 1927—1929 елларда Гарвард обсерваториясе директоры Х. Шепли чакыруы буенча АКШта эшли[1].

1931 елдан — Пулково обсерваториясенең астрофизика бүлеге мөдире, ә 1933 елдан 1937 елга кадәр аның директоры.

1934 елның декабрендә аңа диссертация яклаусыз физика-математика фәннәре докторы дәрәҗәсе бирелә.

Пулково астрономнарының контрреволюцион төркемен оештыруда гаепләнү буенча («Пулково эше») 1937 елның 28 июнендә кулга алына һәм 1937 елның 30 ноябрендә атып үтерелә[2].

ССРБ Югары судының 1957 елның 23 мартындагы 4н-025898/56 номерлы Хәрби коллегиясе билгеләмәсе белән Борис Герасимовичка карата 1937 елның 30 ноябрендәге ССРБ Югары Судының Хәрби коллегиясе карары гамәлдән чыгарыла һәм аның турында эш җинаять составы булмау сәбәпле туктатыла.

Фәнни эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Борис Герасимовичның төп хезмәтләре йолдызларның стационар булмавы, аларның эчке төзелеше һәм эволюциясе, йолдыз статистикасы, йолдызара мохит һәм планетарара томанлык физика, йолдыз атмосфералары төзелеше, теоретик астрономия, Кояш физикасы проблемаларына бәйле. 1927 елда В. Лейтен белән бергә Кояшның галактик яссылыктан ераклыгын билгели. Be-йолдызларны җентекләп өйрәнә. Кояшны өйрәнү белән шөгыльләнә, кояш тотылуы агымнарын күзәтү өчен берничә экспедициядә катнаша.

1970 елның 30 августында Кырым астрофизик обсерваториясендә Т. М. Смирнова ачкан ай кратеры һәм кече планета 2126 Герасимович исеме белән атала.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Невская Н. И. Забытые страницы истории Пулковской обсерватории (по материалам Санкт-Петербургского филиала Архива Российской Академии наук) / Репрессированная наука. Выпуск 2. — СПб.: Наука, 1994. — С.140—144.
  2. Справка КГБ СССР о судьбе пулковских астрономов / Официальные данные о судьбе пулковских астрономов // На рубежах познания Вселенной (Историко-астрономические исследования, XXII). — М.: Наука, 1990. — С. 482—490.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Колчинский И.Г., Корсунь А.А., Родригес М.Г. Астрономы: Биографический справочник. — 2-е изд., перераб. и доп. — Киев: Наукова думка, 1986. — 512 с.
  • Еремеева А. И. Борис Петрович Герасимович (1889-1937). Жизнь. Деятельность. Судьба. — Дубна: Феникс+, 2020. — 752 с. — ISBN 978-5-9279-0222-4.