Борис Егоров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Борис Егоров latin yazuında])
Борис Егоров
Туган 20 июнь 1917(1917-06-20)
Болгар, Татарстан АССР
Үлгән 29 октябрь 1995(1995-10-29) (78 яшь)
Мәскәү, Россия


Борис Григорьевич Егоров (1917 елның 20 июне, Спас, Казан губернасы1995 елның 29 октябре, Мәскәү) — совет хуҗалык, дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1966).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Борис Егоров 1917 елда Казан губернасының Спас шәһәрендә (хәзер Татарстан Республикасының Болгар шәһәре) туган[1].

1938 елдан — хуҗалык, иҗтимагый һәм сәяси эшчәнлек алып бара. 1938—1990 елларда — Харьков һәм Сталинград завод конструкторлык бюролары инженер-конструкторы, җыю цехы мастеры, баш конструктор бүлегендә әйдәп баручы конструктор, ОКБ-1 башлыгы, Барнаул шәһәрендәге «Трансмаш» заводының баш конструкторы, Үзәк конструкторлык бюросы конструкторы.

ССРБ Югары Советы Президиумының 1966 елның 9 июлендәге Указы белән Борис Егоровка Ленин ордены һәм «Урак һәм Чүкеч» алтын медале тапшырылып, Социалистик Хезмәт Каһарманы исеме бирелә.

Коллектив составында газогенератор буксир катерын уйлап тапкан һәм серияле җитештерүгә керткән өчен 1952 елгы Сталин премиясенә лаек була.

1995 елда Мәскәүдә вафат була.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Егоров Борис Григорьевич 2022 елның 6 гыйнвар көнендә архивланган. spasskiy.tatarstan.ru

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]