Борис Йосыпов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Борис Йосыпов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Викибирелмәләрдә элемент юк

Кенәз Борис Николаевич Йосыпов ( 1794 елның 9 июле1849 елның 25 октябре [1] ) - русия җир хуҗасы һәм хәйрияче, Йосыповлар гаиләсеннән гофмейстер. Кенәз Н. Б. Йосыповның бердәнбер улы һәм варисы. Иң бай утарлар имение хуҗасы һәм Ракитное милеген оештыручы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Борис Йосыпов Купидон образында, 1797

Кенәз Николай Борисович Йосыпов һәм кенәз Потёмкинның бертуганының кызы һәм варисы Татьяна Васильевна гаиләсендә туа. Суга чумдырылганда, Павел Петрович кабул итеп алучы була. Боренька, гаиләдә аталганча, бала чагында инде Мальта орденын ала һәм аңа Иерусалим Изге Яхъя орденының мирас командорлык хокукы күчә. Аның энесе сабый чакта үлә (якынча 1796 елда).

Башлангыч тәрбияне ул әти-әнисе йортында әнисе күзәтүе астында ала, соңыннан һәм берничә ел Санкт-Петербургта танылган, соңрак Одессадагы Ришелье лицее директоры булган, аббат Карл Николь җитәкчелегендәге модалы француз пансионында укый,[2] . Санкт-Петербург педагогик институтында имтихан тапшырганнан соң, 1815 елның августыннан кенәз Йосыпов Чит ил эшләре министрлыгында хезмәт итә башлый. 1817 елда аңасарай яны камергер исеме бирелә.

Хезмәте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чиксез һур байлык Йосыповны боендырыксыз итә; аңа икейөзлеләнү кирәкми; ул мөһим кешеләр белән даими бәхәскә керә[3]. граф Модест Андреевич Корф кенәз Йосыпов турында болай дип язган[4]:

« … Чәер һәм чикләнгән акылга ия кеше дигән репутацияле... фикерен һәм төшенчәләрне аңлатканда бик оялып тормый, югары җәмгыятьтә дә, гали җәнәпләре белән сөйләшкәндә дә үзенең фикерен ачык әйтә, һәм бу тәртип күп кешегә гафу ителмәс иде. »

1822нче елда граф Каподистриянең, Йосыповның турадан-тура начальнигының, отставкага китүе аның хезмәте кызыклыгын бер аз киметә төшә; тагы да эзләми-сорамый охшамаган кыз кодалап уңышсыз йөргәне өчен, әтисе белән бәхәскә керүе дә, барысы да Борис Николаевичны 1824нче елда ял сорарга мәҗбүр иткән.

Ул ел ярым Европа буйлап озайлы сәяхәт итә. Кайткач, ул Биләүдән Санкт-Петербургка үлгән патшабикә Елизавета Алексеевнаның гәүдәсен озатучы итеп билгеләнә. Озакламый Йосыпов тантаналар остасы дәрәҗәсенә күтәрелә (1826) һәм император Николай I таҗ комиссиясе әгъзасы итеп билгеләнә. 1829 елда Йосыпов 3нче дәрәҗә Изге Владимир ордены белән бүләкләнә, Финанс министрлыгында хезмәт итә. 1833 елда ул хакыйкый дәүләт киңәшчесе дәрәҗәсенә күтәрелә. 1837 елда, аның үтенече буенча, ул хезмәттән азат ителә, ләкин тиздән аңа кире кайта.

1839 елдан Йосыпов Питырбур тол хатыннар, Тәрбияләү йортының ятимнәре һәм тәрбияләнүчеләре белән идарә итеп, мактаулы хәстәләүчесе була. Шул ук елда Санкт-Петербург дворяннары аны дворяннар маршалы — Питырбурда үз вәкиле итеп сайладылар. Йосыппов берничә ел чиста хезмәттә тырышлык белән аерылып тору билгесе һәм Изге Анна ордены экспедицияләре белән идарә итә, Финанс министрлыгы карамагындагы мануфактура җитештерү советы әгъзасы һәм Карточкалар җыю экспедициясе идарәчесе була, уен кәртләрен җитештерүне һәм сатуы көйләү белән шөгыльләнә.

1840 елда ул сарай яны «гофмейстер вазифасы»на билгәләнә[5]. 1841 елдан ул Һөнәрчеләр турындагы комиссия әгъзасы .

Шәхси тормышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

A. Ж. Грo. Борис Йосыпов 15 яшендә.

1831 елның җәендә вабадан әтисе үлгәннән соң, Борис Николаевич зур мирас — 250 мең унлык җир, Россиянең төрле гөбөрнәләрендә 40 меңнән артык крестиян, һәм шул ук вакытта 2 миллион турында сум зур бурыч. Кенәз Йосыпов, яшь чагында күңел ачуга акча сарыф итүне яратучы, соңрак еллар дәвамында исәпсел кешегә әйләнә. Ул әтисе кебек үк аралашучан булмый, һәм барлык шөгыльләрне файдасыз акча тотыну һәм байларның әдәпсезлеге дип саный.

Питырбурда даими яшәгәчтен, Йосыпов әтисе яраткан Архангельское авылына беркайчан да килмәгән диярлек. Бурычларыннан котылу максатында, балык тоту өчен буаларын бирә, Мәскәү университетына ботаника бакчасын сата, һәм усадьбасындагы кыйммәтле коллекциясен Питырбурдагы Мойка сараена күчерә башлый, ә Архангельскоеның чәчәк аткан чорын исендә тоткан император Николай Павлович кенәзгә Архангельскоены җимермә ди.

Яхшы хуҗалык оештыручы Йосыпов үзенең крепостнойларына ирек бирә һәм башкаларга ңлашылмаган шушы адымы белән кыска вакыт эчендә әтисенең дә, үзенең дә бурычларын каплый. Моннан тыш, яшерен ростовщик була һәм, Донбасс заводларын һәм шахталарын сатып алып, гаилә хәлен унлата яхшырта. Кенәз Йосыповның унҗиде биләмәдә милеге бар, һәм алар аның җитәкчелеге астында чәчәк аттылар. Үз милегенә ул больницалар ачты, дарулар белән тәэмин итте, табибларны һәм фармацевтларны алар белән саклады. Курск өлкәсендә ваба авыруы таралган вакытта ул эпидемия булган Ракитное авылына килергә курыкмады; инфекциядән курыкмыйча, ул авылның һәркайсында йөрде. 1834-1835 елларда Россия белән булган коточкыч уңыш уңышсызлыгы вакытында, арыш гадәти бәядән сигез тапкырга күбрәк сатылганда, Йосыпов, хөкүмәт ташламаларын кулланмыйча, үз акчасына 70 000 кешене ашатты. Гөбөрнаторларның берсенә язган хатында кенәз болай дигән:

Зинаида Ивановна, хатыны
« Вы должны знать мои мысли, что все богатство свое я поставляю в благоденствии моих крестьян... прозорливый помещик тогда богат, когда крестьяне в хорошем состоянии и когда они благословляют жребий свой. »

Кенәз Йосыпов һәр таңын хезмәт һәм хуҗалык эшләренә багышлый, көндез дусларын һәм танышларын кабул итә, кичләрен театрда була. Гамәли кеше буларак, Борис Николаевич тормышында өй зиннәтләрен үзсенми, аның бу үзенчәлеген замандашларының күбесе билгеләп үтә. Югары катлам җәмгыяте аңардан еш кына көлә. Кенәз А. М. Мещерский Йосыповны үзенчәлекле характерлы һәм исәпсел кеше дип атый [6] .

Йосыпов биргән бию-күңел ачу кичәләре искиткеч була ди язучы В. А. Соллогуб.

Питырбурдагы иҗтимагый хәйрия учреждениеләренең Попечительләр Советына шәһәр хәйрия йортлары өчен 73 300 сум бүләк итә [7] .

Соңгы еллары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1845 елда кенәз Йосыпов гофмейстер дәрәҗәсенә лаек була. 1849 елның җәендә ул Питырбур сәнәгать эшләре күргәзмәсе баш директоры итеп билгеләнә. Күргәзмәне ачу вакыты кыска була, аңа күргәзмәгә урын әзерләү, аны урнаштыру һәм ачу өчен барлык заказлар турында кайгыртырга туры килә. Эшне тизләтергә теләп, Борис Николаевич көне буе эшчеләр төркеме арасында зур залларда йөрергә, аларга күргәзмәнең барлык өлешләре буенча боерыклар бирергә тура килә. Ваба чиреннән көсчезләнгән сәламәтлеге бу юлы дымлылыкка һәм салкынга түзә алмый. Авыру билгеләренә игътибар итмичә, Йосыпов күргәзмә ахырына кадәр эш белән идарә итүне туктатмый, һәм аның артык ашкынуы тиф бизгәгенә китерә.

Кенәз Йосыпов 1849 елның 25 октябрендә Питырбурда салкын тиюдән азып киткән подаградан үлә, аның гәүдәсе мәскәү янындагы Спасское-Котово авылына китерелә, һәм васыяты буенча әтисе янына Коткаручы чиркәвенә җирләнә. Аның каберендә үзе исән чакта язган сүзләре: «Монда рус дворяны, кенәз Борис, кенәз Николаев, Йосыпов улы ята», туган һәм үлем көне, һәм алар астында француз телендә аның яраткан сүзләре: «Хөрмәт барыннан да өстен».[8]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Прасковья Павловна (1812)
Зинаида Ивановна (1840нчы еллар)

Беренче хатыны[9] — кенәз кызы Прасковья Павловна Щербатова (06.07.1795—17.10.1820[10]), сенатор Щербатов Павел Петровичның кызы. Константин Яковлевич Булгаков 1820 елда Мәскәүгә абыйсына болай дип яза:

Өченче көн элгәре, кызганычка каршы, яшь Йосыпова, кенәз кызы Щербатова, Бореньканың хатыны, якты дөнья белән хушлашты. Бала тудырган чакта күп кан югатты... Барсы да аны ярата иде: бик җәл! Ашыгыч кыланганнар... Баланы тартып чыгарып маташканнар, нәрсәседер әллә өзелеп киткән, үзе тапса, бәлки, яхшырак булыр иде. Бу төрле хәбәр инде. Тик шунсы, яшь сылу хатын иртә китте.

А. Я. Булгаков җавап итеп: «Мескен Йосыпованың үлеме миңа ничек тәэсир итте! Кашыкка салып йотрлык сәләмәт, яшь, бай — берсе дә ярдәм итмәде! Мескен Йосыпова 4-5 тапкыр корсаклы булса да, бер тапкыр да тудыра алмады. Бәлки, акушерлар чыннан да гаепле булганнардыр» [11] . Изге Исхак соборында җирләү хезмәтеннән соң, Йосыпова Мәскәү өязе Котово авылындагы Коткаручы чиркәвендә гаилә мәгарсендә җирләнде. Кызы:

  • Марфа Борисовна (15.18.1820 [12] 10.21.1820), 21 октябрьдә Изге Исхак соборында чукындырылды, граф А. И. Рибопьерның крестницасы. Ул Коткаручы чиркәвендә әнисе янында күмелә.

Икенче хатыны (1827 елдан) —Зинаида Ивановна Нарышкина (02.02.1809—16.10.1893) фрейлина, танылган матуркай, майор И. Д. Нарышкинның кызы, И. Н. Римский-Корсаковның һәм граф хатыны Э. П. Строганованың оныгы; граф де Шево белән икенче никахта. Балалары:

  • Николай Борисович (10.12.1827-1891), Йосыповлар гаиләсенең соңгы ир-ат вәкиле. Ул берничә хәйрия вазифасына ия була һәм мактаулы җәмәгать судьясы булып эшли. Ике туган сеңеле фрейлина Татьяна Александровна Рибопьерга өйләнгән (1828-1879); аларның кызы Зинаида граф Ф. Ф. Сумароков-Элстонга кияугә чыга.
  • Анастасия Борисовна (1829 елда бала туганда үлә).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. ЦГИА СПб. ф.19. оп.124. д.715. с. 427. Метрические книги Морского собора.
  2. Русские портреты 18-19 столетий. Т.5.Вып.4. № 216.
  3. О роде князей Юсуповых, собрание жизниописаний их. Ч.1.-СПб, 1867.
  4. М. А. Корф. Записки.— М.: Захаров, 2003. — 720 с.
  5. Князь Борис Никол. Юсупов // В должн. гофмейстера // Придворный штат // Месяцослов и общий штат Российской империи на 1841 год. Часть 1. — Калып:Указание места в библиоссылке: Типография при Императорской Академии наук, 1841. — С. 3.
  6. Воспоминания князя А. В. Мещерского.-М.,1901.-С.137.
  7. Ордин К. Приложения // Попечительский совет заведений общественного призрения в С.-Петербурге. Очерк деятельности за пятьдесят лет 1828—1878. — Калып:Указание места в библиоссылке: Типография второго отделения Собственной Его Императорского Величества канцелярии, 1878. — С. 56. — 595 с.
  8. Храм Спаса Нерукотворного
  9. ЦГИА СПб. ф.19. оп.111. д.177. с. 97. Метрические книги Исаакиевского собора.
  10. ЦГИА СПб. ф.19. оп.111. д.198. с. 35. Метрические книги Исаакиевского собора.
  11. Братья Булгаковы. Переписка. В З-х Т. — М.: Захаров, 2010
  12. ЦГИА СПб. ф.19. оп.111. д.198. с. 16. Метрические книги Исаакиевского собора.