Борис Нимвицкий

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Борис Нимвицкий latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Борис Нимвицкий
Туган 8 декабрь 1885(1885-12-08)
Раквере, Везенберг өязе[d], Эстләндия губернасы, Русия
Үлгән 24 декабрь 1970(1970-12-24) (85 яшь)
Мәскәү, ССҖБ
Күмү урыны Новодевичи зираты[d]
Ватандашлыгы Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic.svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Һөнәре сәясәтче, фирка эшлеклесе
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Бүләк һәм мөкәфәтләре Ленин ордены

Борис Нимвицкий (рус. Борис Николаевич Нимвицкий, 8 декабрь 1885(18851208), Везенберг, Эстляндия губернасы, Рәсәй империясе — 24 декабрь 1970 (1969?[1]), Мәскәү, ССРБ) — сәвит дәүләт-партия эшлеклесе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дворян гаиләсендә туган. 1903 елдан РСДЭФ әгъзасы. Өфе, Казан, Петроградта инкыйлаби хәрәкәттә катнашкан. 1907-14 елларда эмиграциядә. Февраль инкыйлабыннан соң Колпино, Петроград эшче һәм салдат депутатлары шуралары, РСДЭ(б)Фнең Петроград кәмитите әгъзасы, Колпино инкыйлаби кәмитите рәисе. Оештыру җыелышының бәлшәвикләр фракциясе әгъзасы. 1918 елдан башлап Өфе губерна ХХШы рәисе урынбасары, Өфе губерна инкыйлаби кәмитите рәисе. 1919 елның гыйнвар-февралендә Башкорт хөкүмәте һәм Башкорт корпусының сәвит хакимияте ягына чыгуы турында сөйләшүләрдә катнаша. 1920-21 елларда РК(б)Фнең Өфе губерна кәмитите сәркәтибе, 1923 елда РК(б)Фнең Башкортстан өлкә кәмитите сәркәтибе. 1923-33 елларда игенчелек халык кәмисәриятендә, ХХШда, РСФСР эшче-керәстиян инспекциясендә эшли. 1933 елдан пинсәдә, Мәскәү югары уку йортларында укытучы булып эшли.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]