Борис Шульга

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Борис Шульга latin yazuında])
Борис Шульга
Туган 23 гыйнвар 1926(1926-01-23)
Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР
Үлгән 18 октябрь 2002(2002-10-18) (76 яшь)
Ижау, Россия
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Самар дәүләт техника университеты[d]
Һөнәре университет профессоры
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр нәмзәте[d]

Борис Шульга (23 гыйнвар 1926 ел — 18 октябрь 2002 ел, Ижевск, Удмурт Республикасы) — ССРБ һәм Россиянең украин чыгышлы галиме (инженер-механик), җәмәгать эшлеклесе. Удмурт дәүләт университетының беренче ректоры (1972-1986), Удмурт АССР-ның атказанган фән эшлеклесе, Россия югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре, Ижевск шәһәренең мактаулы гражданы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шульга Борис Николаевич 1926 елның 23 гыйнварында Украина ССРның Чернигов округы Ичня авылында туа. Бөек Ватан сугышына кадәр Киевта яши. 1941 елның июлендә гаиләсе белән бергә Удмурт АССР Воткинск каласына эвакуацияләнә, ә соңрак шул ук елда Куйбышевка күчеп килә[1].

1943 елда урта кичке мәктәпне экстерн белән тәмамлый, шуннан соң Куйбышев авиация институтына укырга керә. Аны 1949 елда «самолетлар төзү» белгечлеге буенча тәмамлап, «инженер-механик» квалификациясе ала һәм И. В. Сталин исемендәге Куйбышев авиация заводында инженер-конструктор булып эшли башлый.

1952-1955 елларда Куйбышев индустриаль институтында «материаллар каршылыгы» кафедрасында аспирантурада укый[1].

1956 елның августында Югары һәм урта махсус белем бирү министрлыгы тарафыннан Ижевск механика институтына юнәлтелә, анда «материаллар каршылыгы» кафедрасында элек ассистент сыйфатында эшли, ә соңрак — олуг укытучы, 1958-1964 елларда институтның кичке факультет деканы була. 1961 елда «Исследование характера разрушения пластичных металлов в условиях концентрации напряжений при растяжении» темасына кандидатлык диссертациясе яклый. 1964 елның августыннан 1972 елның февраленә кадәр институның уку эшләре буенча проректоры була[2].

1972 елда Удмурт дәүләт педагогия институты «Удмурт дәүләт университеты» итеп үзгәртелә, һәм Борис Николаевич Шульга аның ректоры итеп тәгаенләнә. Бу вазифада 1986 елга кадәр эшли, бер үк вакытта Удмурт АССРның югары уку йортлары ректорлары советы җитәкли. 1986 елдан УДУнда гомуми техник дисциплиналар кафедрасы мөдире була. 1995 елда аңа профессор исеме бирелә[1].

19962002 елларда УДУ-ның Аксакаллар советы рәисе, 2000-2002 елларда Шульга психология-педагогия факультетының һөнәри технологияләр укыту-методик үзәгенең директоры була.

Гыйльми тикшеренү эшләре нәтиҗәсе аның 35 басмасына күренә; 3 авторлык танытмасына ия.

Борис Николаевич гыйльми эшләреннән тыш җәмәгать эшчәнлеге белән актив шөгыльләнә: УАССР Югары Советы депутаты (1975), хезмәтчәннәрнең Ижевск шәһәр Советы депутаты (1969, 1971), Ижевск шәһәр Советы халык депутаты (1980, 1985) итеп сайлана[3].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • ике «Хөрмәт Билгесе» ордены — (1971, 1981)
  • Халыклар Дуслыгы ордены (1986)
  • «Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан» медале (1970)
  • Удмурт АССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы (1986)
  • Удмурт АССР-ның атказанган фән эшлеклесе (1992)
  • Россия югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре
  • Ижевск шәһәренең мактаулы гражданы

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2003 елда УГУ-ның беренче ректоры хөрмәтенә университетның беренче корпусы стенасына мемориаль тактаташ куела[4].

Ректор
Элгәре:
{{{элгәре}}}
{{{исемлек}}}
{{{еллар}}}
Аннары:
{{{аннары}}}
Алдан килүче:

{{{предшественник}}}
{{{список}}}

{{{годы}}}
Һуңынан килеүсе:

'{{{преемник}}}
Ректор
Алдан килүче:







Бабин Михаил Павлович







(УДПИ директоры һәм ректоры)
Удмурт дәүләт университеты







19721986
Аннан соң килүче:







Журавлев Виталий Анатольевич

л

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]