Борылмалы мәчет (Доха)
| Мәчет | |
| Ил | Катар |
| шәһәр | Доха |
| Дин | Ислам |
| Кайсы дини агымга карый | сөнни |
| Төп даталар: 2008 ( төзелеш тәмамланган)
| |
| Халәте | гамәлдә |
Борылмалы мәчет, шулай ук Фәнар мәчете, Катар ислам мәдәнияте үзәге (гарәп. المركز ;الثقافي الإسلامي القطري) — Катар башкаласы Доха шәһәрендә урнашкан мәчет. Мәчет танылган Ислам галиме һәм Катар суд системасына нигез салучы шәех Габдулла бин Зәед әл-Мәхмүд хөрмәтенә аталган. Үзәктә шулай ук китапханә урнашкан. Мәчет популяр туристик урын булып тора[1].
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Мәчет 2008 елда Катар премьер-министры шәех Хәмәд бин Җәсим әс-Сани катнашында ачылган. Мәчет Катар мәчетләрен төзү традицияләрен саклап төзелгән, шуңа күрә хәзерге заман ислам архитектурасының матур үрнәге булып тора.
Архитектурасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Мәчетнең иң күренекле үзенчәлеге — манарасының дизайны (борылмалы булуы). 2009 елга кадәр Фәнар мәчете Катарда иң зур мәчет булган. 2009 елда аны бу параметр буенча Мөхәммәд ибн Габделваһһаб мәчете узып китә[2]. Фәнар мәчете Катарда иң биек мәчет булып кала бирә.
Cылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ Mohammed Hassan Al-Kuwari, Maryam Khulaifi, Jamila Abdulla Ahmed & Sawsan Al-Haddad (2013). "دليـل المؤسسات الثقافية في قطر (Directory of Cultural Institutions in Qatar) (PDF). Ministry of Culture, Arts and Heritage. p. 29.(гар.)
- ↑ Imam Muhammad ibn Abdul Wahhab Mosque in Doha - Qatar 2020 елның 22 сентябрь көнендә архивланган.(ингл.)