Борынгы татар үлчәү берәмлекләре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Борынгы татар үлчәү берәмлекләре latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Борынгы татар үлчәү берәмлекләре – борынгы Болгар заманнарыннан татар халкы арасында озынлыкны, ераклыкны, авырлыкны үлчәү өчен кулланылышта булган, бүген дә тарихи әһәмиятен югалтмаган терминнар (сүзлекчә). Мәсәлән, түтәрәм – нәрсәнең дә булса чиреге (1/4), мисалга, бер түтәрәм ипи - бер бөтен икмәкнең чиреге. Болардан башка чиләк, капчык, пөдәүкә (подаука), коштабак һ.б. лар белән үлчәү дә кулланылган.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәхмүт Галиев, А. Тимергалин. Русча-татарча физика терминнары сүзлеге. 3 нче кушымча. Казан, 1981.

Озынлык һәм ераклыкны
үлчәү берәмлекләре
Нәрсәне аңлаткан Башка үлчәү берәмлегенә тәңгәллеге
Чакрым Кеше тавышын ишетеп була торган ара, (каз. ҡышҡырым) 1 км чамасы
Күз күреме Тигез урында күреп була торган ара 3-4 чакрым
Өрмәк Эт өргән тавышны ишетеп була торган ара 2-3 чакрым
Мөгрәмәк Сыер мөгрәвен ишетеп була торган ара ½ чакрым
Ук атымы Җәядән атылган укның очу ераклыгы 0,6 чакрым
Колач Кул җитәрлек җәем 1,7-1,8 м
Терсәк 75 см
Аршын 71 см чамасы
Адым 70 см чамасы
Табан 30,5 см чамасы
Тотам Кул яссуы, дүрт илле 7,5-8,5 см
Бер илле Бармак юанлыгы 1,5 см
Сөям Кече карыш – имән һәм баш бармаклар арасы 16 см
Карыш Имән һәм чәнчә бармаклар арасы 18 см
Авырлык үлчәү берәмлекләре Башка үлчәү берәмлегенә тәңгәллеге
Пот 16 кг
Батман 4 пот чамасы
Кадак (гөрәңкә) 409,5 г чамасы
Мыскал 1/96 кадак, 4,5 г чамасы