Борынгы төрки тел

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Борынгы төрки тел latin yazuında])

Борынгы төрки тел — заманча төрки телләрнең уртак элгәре, тарихи-чагыштырма ысул ярдәмендә торгызылган.

Борынгы төрки тел Ностратик гаиләлектәге борынгы алтай теленнән Алтай таулары итәгендә барлыкка килгән дип фараз ителә.

Төркиләр борынгы төрки руник язуны кулланганнар. Шулай итеп, Орхон-Енисей әдәби теле килеп чыккан.

Борынгы төрки телдән иң иртә (23 гасыр элек) огур телләре аерылганнар.

Иң борынгы төрки язу һәйкәлләре - VII гасырдагы Орхон әлифбасы. VII-XIII гасырлардагы борынгы төрки тел һәм аның диалектлары буенча иң тулы, объектив концепцияле һәм ышанычлы чыганак — “Древнетюркский словарь” (1969 елда урыс телендә дөнья күргән)[1]. Кызганычка каршы, Төркия галимнәре тарафыннан соңрак әлеге сүзлеккә һәм Мәхмүт Кашгарыйның “Дивану лөгатит-түрк” әсәренә нигезләнеп эшләнгән чыганакларда “юрганны үз өстенә тарту” кебек төгәлсезлек һәм гаделсезлек урын алган. Әйтик, Интернеттагы Türk Bitig сәхифәсендә [2] борынгы сүзләр 1920 нче елларда (Кәмаль Ататөрек заманында) булдырылган латинча төрек теле имласын кулланып бирелгән. Нәтиҗәдә борынгы телгә хас булган, ләкин хәзерге заман төрек телендә бөтенләй булмаган берничә сузык һәм тартык авазның язылышы һәм әйтелеше “төрекчәләштерелеп” тәкъдим ителгән һәм шул заманнардагы объектив чынбарлыкны чагылдырмый. Дистәләгән төрки халыкның телләре “үги бала” хәлендә калдырылган. Хәзерге заман татар телендә исә, гарәп-фарсы-уйгыр алынмаларында кулланылганнардан гайре, борынгы авазлар барысы да диярлек сакланып калган. Кыскасы, “Древнетюркский словарь” әлегә файдаланырга лаеклы бердәнбер чыганак булып тора.

Борынгы төрки телне тикшерү берничә мәсьәләне күтәргән: ротацизм (р-тел) яки зетацизм (з-тел) беренчел булуы хакында сораулар.

Иң борынгы төрки язу һәйкәлләре - төрки руник петроглифлар төрки телнең р-төрендәге һәм з-төрендәге диалектларын күрсәтә инде. Бүтән Алтай телләре: монгол һәм тунгус-мәнҗүр телләре тик р-төрендәге диалектларын күрсәтә (чуаш телендә кебек).

БЭК 4 меңьеллыкта (6 меңьеллык элек) Алтай борынгы теле борынгы төрки телгә һәм монгол телләренә таркалган. 23 гасыр элек борынгы төрки телдән р-төрендәге огур телләре (чуаш теле) аерылган. Шуңа күрә р-төрендәге телләрне (монгол телләре, чуаш телен) тикшерү нигезендә борынгы төрки телне торгызырга була.

“Борынгы төрки тел сүзлеге”ндә кулланылган латин-грек алфавиты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

“Борынгы төрки тел

сүзлеге”ндә

кулланылган

гадәти латин

хәрефләре

Гадәти латин

хәрефләренең

әлеге сүзлектә

фаразланган

укылышы

“Борынгы төрки тел

сүзлеге”ндә

кулланылган

өстәмә латин-грек

хәрефләре

Өстәмә латин

хәрефләрнең

әлеге сүзлектә

фаразланган

укылышы

Aa

Bb

Dd

Ff

Gg

Hh

Ii

Jj

Kk

Ll

Mm

Nn

Oo

Pp

Qq

Rr

Ss

Tt

Uu

Vv (Ww)

Zz

Аа

Бб

Дд

Фф

Нечкә Гг

Һһ

Ии

Йй

Нечкә Кк

Лл

Мм

Нн

ябык Оо

Пп

калын Кк

Рр

Сс

Тт

Уу

Ўў (ирен-ирен тартыгы)

Зз

Ää

Ï ï

Öö

Üü

Č č

Ŋŋ

Ž ž

Γγ

Ẹẹ

Šš

Ǯǯ

Δδ

Χχ

Ḥḥ

Ṭṭ

Ṣṣ

Ẓẓ

Әә

Ыы

Өө

Үү

Чч

Ңң

Жж

Гъ-гъ, гарәпчә غ

ябык Ээ

Шш

Җҗ

Ҙҙ, гарәпчә ذ

гарәпчә خ

гарәпчә ح

гарәпчә ط

гарәпчә ص

гарәпчә ظ

гарәпчә ع

“Борынгы төрки тел сүзлеге”ндәге сүзләрнең, гыйбарәләрнең һәм борынгы чыганаклардан алынган өземтәләрнең латинча язылышы һәм фараз кылынган укылышы белән Интернеттагы Халыкара әйтелешләр сәхифәсендә[3] танышырга мөмкин. 2021 елда гына башланган эш дәвам иттерелә, борынгы төрки тел базасы көн саен тулыландырылып килә.

Чагыштыру җәдвәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Саннар[4]

Сан Борынгы төрки телдә Татарча
1 *bir / бир бер
2 *ėki / еки ике
3 *üč / үч өч
4 *tȫrt/ төрт дүрт
5 *bēš/ беш биш
6 *altï/ алты алты
7 *yeti/ йети җиде
8 *sekiz / секиз сигез
9 *tokuz/ токуз тугыз
10 *on/ он ун
20 *yėgirmi/ егирми егерме
30 *otuz/ отуз утыз
40 *kïrk/ кырк кырык
50 *elig/ елиг илле
60 *altmïš/ алтмыш алтмыш
70 *yetmïš/ йетмыш җитмеш
80 *sekizon/ секизон сиксән
90 *tokuzon/ токузон туксан
100 *jür, *yüz/ җүр, йүз йөз

Алмашлыклар

Алмашлык Борынгы төрки телдә Татарча
мин *ban / бан мин
син *san / сан син
ул *o / о ул
без *bız/ быз без
сез *sız/ сыз сез
алар *ular/ улар алар

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. архив күчермәсе, archived from the original on 2021-04-19, retrieved 2021-02-18 
  2. архив күчермәсе, archived from the original on 2021-02-25, retrieved 2021-03-10 
  3. https://tt.forvo.com/languages-pronunciations/otk/
  4. Andras Rona-Tas, 'The Reconstruction of Proto-Turkic and the Genetic Question', in L. Johanson, The Turkic Languages, Routledge Language Family Descriptions, Routledge (1998), ISBN 0-415-08200-5, pp. 67–80.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]