Эчтәлеккә күчү

Борынгы төрки әдәби тел

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Борынгы төрки әдәби тел latin yazuında])
Борынгы төрки әдәби тел
Дәүләт  Монголия[1]
Төрки каһанлыгы
Көнбатыш төрки каһанлыгы
Көнчыгыш Төрки каһанлыгы
Икенче Көнчыгыш Төрки каһанлыгы[d]
 Кыргыз Совет Социалистик Җөмһүрияте
 Төркия
 Үзбәкстан
 Таҗик Совет Социалистик Республикасы
Монгол империясе
 Грузия ССР
Азәрбайҗан Совет Социалистик Республикасы
 Үзбәкстан ССР
Тел типологиясе SOV[d] һәм агглютинатив тел
Язу Orxon əlifbası
Гамәлдән чыгу датасы VIII гасыр
Викимедиа проектларында тел коды otk[2]
Талас елгасы янында табылган төрки руннар белән таш.

Борынгы төрки әдәби тел яки Орхон-Енисей теле (бор.төрки ‏𐱅𐰇𐰼𐰜⁚𐰌𐰃𐱅𐰏‎ — түрүк битиг) - борынгы төрки руналар һәйкәләрендә сакланган борынгы төрки халкы теле.

1893 елда Вилһелм Томсен төрки руннарын беренче тапкыр белеп алган.

Язу теле буларак борынгы төрки сөйләм теленең алга үсеше булган, борынгы төрки әлифбасы кулланылган. 1893 елның 25 ноябрендә Дания тел белгече Вилһелм Томсен борынгы төрки руналарын укып төшенгән, шуның өчен TÜRKSOY Төрки мәдәният халыкара оешмасы Төрки язулар торгызу халыкара көне бу датада бәйрәм итә. 1894 елда Россия төрки телләр белгече В.В. Радлов төрки руналарны укый алган.

Борынгы төрки язу һәйкәлләре Орхон елгасы буйларында (Икенче Төрки каһанлык) һәм Енисей үрге агымында (Кыргыз каһанлыгы) табылганга күрә фәнни әдәбиятта Орхон-Енисей теле дип атала.

732-734 елда Икенче Төрки Каһанлыкның сәяси, гаскәр башлыгы Көлтегингә багышланган таш һәйкәлдә борынгы төрки телендәге язуда Татарлар беренче тапкыр телгә алына.

Татарлар беренче тапкыр тарихта нәкъ борынгы төрки әлифбада язылган Көлтигенгә багышланган таш баганада телгә алына, әлеге стела Орхон елгасы буенда 732-734 елда Икенче Төрки Каһанлыкның сәяси, гаскәр башлыгы Көлтиген хакына төзелгән, анда төрки руник язуда 500 елларда барган вакыйгалар турында сүз бара һәм татарлар көчле, куәтле "отуз татар" 𐱇𐰕:𐱃𐱃𐰺 дигән берләшмәсе буларак тасвирланган:

"Кояш  чыгу ягыннан Бөк даласы халкы, табгачлар, тибетчылар, аварлар, Рим, кыргызлар, өч-курыканнар, отуз татарлар, кытай халкы килгәннәр..."
  • Талас елгасы буенда табылган (Кыргызстан, аргу кабиләсе)
  • Енисей елгасы буенда табылган (Көньяк Себер, Кыргыз каһанлыгы)
  • Орхон елгасы буенда табылган (Көнчыгыш Төрки Каһанлык, Монголия)
  • Алтайда табылган (Көнбатыш Төрки Каһанлык, Үзәк Азия)
  • Орхон елгасы буенда табылган (Уйгыр каһанлыгы, Монголия)
  • Турфанда табылган (Уйгыр дәүләте, Көнчыгыш Төрекстан)
  • Лена елгасы буенда, Байкал янында табылган (курыканнар кабиләсе).

Борынгы төрки язу һәйкәлләре күбесенчә Россиядә, Казакъстанда, Кыргызстанда, Кытайда, Монголиядә табылган, нәкъ бу җирләр Төрки каһанлыкларга туры килә.

Борынгы төрки руник әлифба

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Борынгы төрки әлифба
Орхон руннарыЕнисей руннарыӘйтелешеКирилча хәрефЛатинча хәрефБердәм Төрки руннары
𐰀𐰁а / әа / әa /ä𐰀
𐰂әәä𐰂
𐰃и / ы / еы / еı / e𐰃
𐰄ииi𐰄
𐰅е / ээ / еe𐰅
𐰆𐰆о / уо / уo / u𐰆
𐰇𐰈ө / үө / үö / ü𐰇
𐰉𐰊абб (каты сузыклар белән)b𐰉
𐰋𐰌әбб (нечкә сузыклар белән)b𐰋
𐰑𐰒адд (каты сузыклар белән)d𐰑
𐰓𐰓әдд (нечкә сузыклар белән)d𐰓
𐰍𐰎агъг, гъ (каты сузыклар белән)ğ𐰍
𐰏𐰐әгг (нечкә сузыклар белән)g𐰏
𐰲𐰳эччç𐰲
𐰱ичч (нечкә сузыклар белән)ç𐰱
𐰖𐰗айй / җ / ж (каты сузыклар белән)y / c / j𐰖
𐰘𐰙әйй / җ / ж (нечкә сузыклар белән)y / c / j𐰘
𐰣𐰣анн (каты сузыклар белән)n𐰣
𐰤𐰥әнн (нечкә сузыклар белән)n𐰤
𐰺𐰻арр (каты сузыклар белән)r𐰺
𐰼𐰼әрр (нечкә сузыклар белән)r𐰼
𐰽𐰽асс (каты сузыклар белән)s𐰽
𐰾𐰾әсс (нечкә сузыклар белән)s𐰾
𐱃𐱄атт (каты сузыклар белән)t𐱃
𐱅𐱆әтт (нечкә сузыклар белән)t𐱅
𐰞𐰟алл (каты сузыклар белән)l𐰞
𐰠𐰠әлл (нечкә сузыклар белән)l𐰠
𐰴𐰵акъкъ (каты сузыклар белән)q𐰴
𐰚𐰛әкк (нечкә сузыклар белән)k𐰚
𐰿𐱀ашаш, ша𐰿
𐱁𐱂эшшş𐱁
𐰢𐰢эммm𐰢
𐰭𐰬аңң (каты сузыклар белән)ñ𐰭
𐰮әңң (нечкә сузыклар белән)ñ𐰮
𐰯𐰯эппp𐰯
𐰔𐰕эззz𐰕
𐰪𐰫эньнь, ниen, ni𐰪
𐰸𐰹ок, укок, ук, ку, коoq, uq, qu, qo𐰸
𐰜𐰝өк, үкөк, үк, кө, күök, ük, kö, kü𐰝
𐰶𐰷ык, кыык, кы, къıq, qı, q𐰶
𐰨𐰩энчнч, ншnç, nş𐰩
𐰦𐰧антнт, ндnt, nd𐰦
𐰡𐰡элтлт, лдlt, ld𐰡
𐱈𐱈артрт, рдrt, rd𐱈
𐱇𐱇от, утот, ут, то, туot, ut, to, tu𐱇
𐰗ай, яйай, йайay, yay𐰗
𐰙әй, йәйәй, йәйäy, yäy𐰙
Гадәттә аерым сүзләр ике ноктага охшаган махсус билге : белән аерыла, хәрефләр уңнан сулга языла.
  1. Беренче иҗектә а, э - 𐰁, 𐰀, 𐰂 сузыклары язылмый, ы, и, о, у, ө, ү - 𐰆, 𐰇, 𐰈, 𐰃, 𐰅 сузыклары языла.
  2. Соңгы иҗектән бүтән икенче һәм киләсе иҗектә сузыклар язылмый.
  3. Соңгы ачык иҗектә сузык языла.
Чагыштыру
"Туган тел"
Габдулла Тукай
𐱃𐰆𐰍𐰣:𐱅𐰠
𐰍𐰉𐰑𐰞𐰞𐰁:𐱃𐰸𐰗
И туган тел, и матур тел,
әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем
син туган тел аркылы.

𐰃:𐱇𐰍𐰣:𐱅𐰃𐰞:𐰃:𐰢𐱇𐰺:𐱅𐰃𐰞
𐱅𐰚𐰢:𐰤𐰚𐰢𐰤𐰭:𐱅𐰃𐰠𐰃
𐰓𐰇𐰪𐰖𐰑𐰀:𐰜𐰯:𐰤𐰼𐰾𐰀:𐰋𐰃𐰡𐰢
𐰾𐰃𐰤:𐱇𐰍𐰣:𐱅𐰃𐰞:𐰺𐰶𐰞𐰃

Юникодта 5,2 юрамасыннан башлап, U+10C00—U+10C4F код өлкәсе кертелә.

Борынгы төрки руннары белән Quivira шрифты
Борынгы төрки әлифба Юникодта
0123456789ABCDEF
U+10C0x 𐰀 𐰁 𐰂 𐰃 𐰄 𐰅 𐰆 𐰇 𐰈 𐰉 𐰊 𐰋 𐰌 𐰍 𐰎 𐰏
U+10C1x 𐰐 𐰑 𐰒 𐰓 𐰔 𐰕 𐰖 𐰗 𐰘 𐰙 𐰚 𐰛 𐰜 𐰝 𐰞 𐰟
U+10C2x 𐰠 𐰡 𐰢 𐰣 𐰤 𐰥 𐰦 𐰧 𐰨 𐰩 𐰪 𐰫 𐰬 𐰭 𐰮 𐰯
U+10C3x 𐰰 𐰱 𐰲 𐰳 𐰴 𐰵 𐰶 𐰷 𐰸 𐰹 𐰺 𐰻 𐰼 𐰽 𐰾 𐰿
U+10C4x 𐱀 𐱁 𐱂 𐱃 𐱄 𐱅 𐱆 𐱇 𐱈
Искәрмәләр
1. Unicode 13.0 юрамасында
2. Соры өлкәләр билгеләнмәгән код урынына туры килә

Windows 8 версиясеннән борынгы төрки руннар Segoe UI Symbol шрифтына өстәлгән, Windows 10 версиясендә борынгы тарихи язулар Segoe UI Historic шрифтында күчерелгән.

Андроид нигезедәге әсбапларда төрки руннар өчен берничә махсус кушымталар һәм шрифтлар ясалган.

Борынгы төрки язу төрки халыкларның мәдәни әсәрләрендә очрый: кинода, китапларда, һәйкәлләрдә.

Казакъстанда Атырау шәһәрендә Мисырдагы мәмелүк солтаны Бейбарс һәйкәлендә борынгы орхон төрки әлифбасында язылган.

Азәрбайҗан һәм Казакъстан Милли банклары борынгы төрки әлифбада язулар белән акча чыгара.

Wikimedia Incubator проектында 2006 елдан бирле орхон-енисей телендәге бүлек булды, ләкин ул ябылды.

Хәзер күп төрки илләрнең галимнәре һәм энтузиастлары, аеруча Казакъстанда, Татарстанда борынгы төрки әлифбаны кулланырга тырыша, хәттә кайбер татар китаплары борынгы төрки руннарына күчерелгән.

Ләкин борынгы төрки әлифбада бүгенге төрки телләрнең кайбер хәрефләре җитми: һ, х, ф, җ, чөнки бу авазлар фарсы теленнән алынган, әлбәттә, көнбатыш телләрдән килгән ц авазы да юк, әммә ул тс дифтонгы белән билгеләнеп була. Бердәм төрки әлифба төзү нияте белән һаман борынгы төрки әлифба турында искә төшерә, ләкин техник сәбәпләргә күрә күбесенчә латин әлифбасы файдасына карыйлар.

  • Аврутина А. С. Древнетюркские рунические памятники: Система письма и фонологическая реконструкция. — М.: URSS, 2011. — (136). — ISBN 978-5-354-01703-4.
  • Ахатов Г. Х. Некоторые следы языка орхоно-енисейских памятников в диалекте западносибирских татар // Материалы Всесоюзного совещания по общим вопросам диалектологии и истории языка. Тезисы докладов и сообщений. — М., 1975. — С. 35—36.
  • Батманов И. А., Арагачи З. Б., Бабушкин Г. Ф. Современная и древняя енисеика. — Фрунзе, 1962. — 252 с.