Борһанетдин бине Мөхәммәтшәриф

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Борһанетдин бине Мөхәммәтшәриф latin yazuında])
Борһанетдин бине Мөхәммәтшәриф
Туган 1767(1767)
РИ, Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Шыгай
Үлгән 1826(1826)
РИ, Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Шыгай
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
Һөнәре имам-хатыйп, мәдрәсә мөдәррисе
Җефет Мәһабә бинте Фазулла
Балалар уллары Мәүләви Җәләлетдин, Әхмәдиша, Шәрәфетдин,
кызлары Фатыйма, Гайшә, Хәдичә
Ата-ана
  • Мөхәммәтшәриф бине Сөләйман (әти)
  • Рәбига бинте Габдессәлам (әни)

Борһанетдин бине Мөхәммәтшәриф бине Сөләйман (1767 ел, РИ, Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Шыгай1826 ел, шунда ук) — Тайсуган авылы мәчете имамы һәм мәдрәсә мөдәррисе, соңрак XVIII гасыр ахырында — XIX гасырда Минзәлә өязендәге билгеле Шыгай мәдрәсәсе мөдәррисе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Тайсуган»

Зәй буенда таглары вар —
мисле кальга мәүзүнат,
Таг буенда баглары вар —
васфи делдә мәүзүнат.
Кем хосусан, Тайсуганның
әтрафында урманы —
Мисле байлар бостаныдыр,
сәрвиләр дик мәүзүнат.

Зәй буенда таулары бар —
кальгаләргә тиң.
Тау буенда бакчалар бар —
Шигырь теленә лаек.
Атап әйтсәк, Тайсуганның
Тирә-ягында урманы —
Гүя байлар бакчасы,
Кипарисларга тиң.
Гали Чокрый

1767 елда Минзәлә өязенең (хәзерге Татарстанның Сарман районы) Шыгай авылында мулла гаиләсендә туган. Әтисе Мөхәммәтшәриф бине Сөләйман Минзәлә өязендәге билгеле Шыгай мәдрәсәсендә (Габдессәлам бине Хәсән әл-Кариле мәдрәсәсе) укыган, Габдессәлам хәзрәтнең Рәбига исемле кызына өйләнгән. Габдессәлам хәзрәт (хәзерге Зәй районы) Мәлем авылындагы кызы һәм кияве янына күчеп киткәндә, имам-хатип һәм мөдәррислекне кияве Мөхәммәтшәрифкә калдыра.

Борһанетдин 1791 елның 4 декабрендә Диния нәзарәтеннән 17499нчы санлы шаһәдәтнамә алып, Тайсуган авылы мәчетенә имам һәм мәдрәсә мөдәррисе булып килә. Биредә Фазулла ахунның Мәһабә исемле кызына өйләнә. Әтисе Мөхәммәтшәриф хәзрәт вафат булгач, Шыгай авылына кайта, имам һәм мәдрәсә мөдәррисе булып эшләвен дәвам итә. 1826 елда вафат була. Хатыны Мәһабә абыстай иреннән соң 21 ел яши, 1847 елда дөнья куя.

Борһанетдин хәзрәтнең һәм Мәһабә абыстайның Мәүләви Җәләлетдин, Әхмәдиша, Шәрәфетдин исемле уллары, Фатыйма, Гайшә, Хәдичә исемле кызлары була.

Мәүләви Җәләлетдин бине Борһанетдин (18171868) ахун дәрәҗәсенә ирешә. Аның турында Ризаэтдин Фәхретдин (18591936), Мөхәммәтсәлим Өметбаев (18411907), Морад Рәмзи (18551934) кебек галимнәрнең әсәрләрендә хәбәрләр бар.

Мәүләви Җәләлетдинның Мәрфуга исемле кызы (1831-1915) — шагыйрь, дин эшлеклесе Гали Чокрыйның (Мөхәммәтгали Габдессалих улы Көеков, 18261889) хатыны. Алар әледән-әле Тайсуган авылында кунакта булганнар. Гали Чокрыйның Тайсуган авылына багышланган шигырьләре бар.

Мәүләви Җәләлетдинның Гарифә исемле кызы — Бигеш авылыннан Солтанбәк Сагындык улына кияүгә чыга. Тарихчы, публицист Булат Фәйзрахман улы Солтанбәков (1928) һәм җәмәгать эшлеклесе - сәясәтче Фәйзрахман Фәйзелхак улы Солтанбәков (18921940)[1] — шул нәселне дәвам итүчеләр.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Дамир Гарифуллин. Мәшһүр исеме Тайсуган. Әлмәт: «Татнефть» АҖ басмаханәсе, 2001.
  2. Сарман районы энциклопедиясе (төзүче-мөхәррире Дамир Гарифуллин). 1нче китап. Чаллы: «Идел-йорт», 2000, 30нчы бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: Татар энциклопедиясе иституты, 1997, 221нче бит