Босния һәм Герцеговина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Босния һәм Герцеговина latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Flag of Bosnia and Herzegovina.svg
Байрак
Coat of arms of Bosnia and Herzegovina.svg
Илтамга
Europe-Bosnia and Herzegovina.svg
Рәсми телләр бошнак теле[d], хорват теле һәм серб теле[d]
• Ил башлыгы
Младен Иванич[d], Драган Чович[d] һәм Бәкер Гыйззәтбәкович[d]
• Хөкүмәт башлыгы
Звиздич, Денис[d]
Канун чыгаручы орган Босна-Һерсеговина парламин мәҗлесе[d]
Мәйдан
• Барлыгы
51 197±1 дүрткел киламитер
Халык саны
• Бәя
3 531 159 кеше кеше (2013)[1]
ТМП (САМП) (бәя)
• Барлыгы
41 349 562 291,45±0,0100021362305 халыкара дуллыр[2]
• Кеше башына
4249,33±0,0100000000002 АКШ дуллыры[3]
ТМП (номинал) (бәя)
• Барлыгы
18 168 579 578,195 АКШ дуллыры[4]
Акча берәмлеге конвертламалы марка[d]
Нинди як хәрәкәте уң[d]
Шалтрату коды +387
Интернет домены .ba
Балигъ булу яше 18 яшь

Бо́сния һәм Герцегови́на (Босна һәм Һерцеговина, босн. һәм хорв. Bosna i Hercegovina, BiH, серб. Босна и Херцеговина, БиХ) – Балкан ярымутравының үзәгендә урнашкан дәүләт.

Халык саны — 3,53 млн кеше (2013). Территориясе: 51 200 км². Төньяктан, көнбатыштан һәм көньяктан Хорватия белән, көнчыгыштан Сербия белән көньяк-көнчыгыштан Каратау белән чикләнгән. Көньяк-көнбатышта Әдрән диңгезенә чыгыш бар. Дәүләт телләре босна теле, хорват теле һәм серб теле. Башкаласы — Сараево.

Идарә итү формасы — парламент җөмһүрияте. 1992 елдан БМО әгъзасы. 2016 елның февраль аенда Аурупа берлегенә керү гаризасын җибәрә.

Төп тышкы икътисади хезмәттәшләр - Аурупа берлеге дәүләтләре. Акча берәмлеге — алмаштырыла торган (конвертацияләнә торган) марка.

Босний дәүләте X—XI гасырларда барлыкка килә. Беренче патшалар католиклар булганнар. 1463 елда Госман дәүләте Боснияне яулап ала. Халыкның шактый зур өлеше Исламны кабул итә.

Исемнең этимологиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Босна елгасы

Босния хакында беренче яхшы сакланган искәртмә «Империя белән идарә итү» исемле хезмәттә ясалган[5] (948 һәм 952 еллар арасында Константин VII тарафыннан язылган сәяси-географик белешмәлек). Анда «кечкенә җир» (юнан телендә χωρίον) "Босона" (Βοσώνα) дип атала. Бу исем гидроним (Босна елгасыннан нигез ала). Антон Майер фикеренчә, Босна исеме юнан телендәге «Bass-an-as» тамырыннан килә ала, мәгънәсе «агым су» дигәнне аңлата («bos» яки «bogh»).

Һерцеговина исеме (алман телендәге «duke» сүзеннән («hерцогның җире» булып чыга)[6] Степан Вукчич дигән босния магнатының исеменнән алынган урынатГосманлы империясе бу җирдә идарә иткән вакытта аны баштан «Һерцоговина сәнҗагы» (төр. Hersek Sancağı) дип атыйлар, соңрак «Һерцоговина әйәләте» дип әйтелә. Һәм инде 1850-елларда аны «Босна һәм Һерцеговина» исеме белән таный башлыйлар.

1992 нче елда бәйсезлек игълан итү белән «Босния һәм Һерцеговина җөмһүрияте» исемен ала. Әмма 1995 нче елда Дайтон килешүе һәм аның белән бергә кабл ителгән яңа конституциясе нигезендә исеме рәсми рәвештә «Босния һәм Һерцеговина»га үзгәртелә. 

Җәгърафия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Босна көнбатыш Балканнарда урнашкан. Төньякта һәм көнбатышта Хорватия белән (932 км), көнчыгышта Сербия белән (302 км) һәм көньяк-көнчыгышта Каратау белән (225 км) чикләшә. 20 километрга якын яр юлы бар. Ул Неум шәһәрен чолгап ала.[7]

Неум шәһәреннән Әдрән диңгезенә күренеш, жәй 2010

Илнең исеме ике төбәктән нигез ала - Босна һәм Һерцоговина. Алар арасындагы чик бик төгәл түгел. Территориянең биштән дүртен төньяктагы Босна төбәге алып тора. Калган көньяк җирләрдә Һерцеговина урнашкан.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Politico
  2. 2,0 2,1 2,2 http://data.worldbank.org/indicator/NY.GDP.MKTP.PP.CD
  3. 3,0 3,1 3,2 http://data.worldbank.org/indicator/NY.GDP.PCAP.CD
  4. 4,0 4,1 4,2 база данных Всемирного банка 19 октябрь 2018 көнне тикшерелгән.
  5. Constantine VII Porphyrogenitus (1993). De Administrando Imperio (Moravcsik, Gyula ed.). Washington D.C.: Dumbarton Oaks Center for Byzantine Studies. pp. 153–155
  6. Malcolm, Noel (2002). Bosnia: A Short History. Pan Books. ISBN 978-0-330-41244-5
  7.  Field Listing – CoastlineThe World Factbook, 22 August 2006