Босния һәм Герцеговинада ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Босния һәм Герцеговинада ислам latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Сараевода госманлы заманында төзелгән борынгы мәчет

Босния һәм Герцеговинада ислам (босн. Islam u Bosni i Hercegovini) — Босния һәм Герцеговина территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Босния һәм Герцеговина халкының (3 289 мең кеше) 51,68 % ы (1 700 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Мөселман босниялеләрнең күпчелеге — сөнниләр.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Босния вилаяте 1609 елда
Балканнарның төньягы 1683 елда

Хәзерге Босния һәм Герцеговина территориясендә ислам дине XVXVI гасырларда, урта гасыр Босния дәүләтен Госманлы империясе яулап алганнан соң барлыкка килә. 1386 елда госманлылар Босния корольлеге җирләренә һөҗүмнәрен башлап җибәрә. 1451 елда, беренче һөҗүмнәрдән соң 65 елдан артык вакыт үткәч, Госманлы империясе рәсми рәвештә вакытлы чик буе хәрби-административ берәмлеге булган Босанско-Краиште төбәген гамәлгә куя. 1463 елда төрек солтаны II Мәхмәт госманлы гаскәренең Босниягә походын үзе җитәкли. Маҗарстан корольлеге идарәчеләренең Боснияне төрекләрдән азат итү походлары уңышка китерми. 1463 елда Босния тулысынча бәйсезлеген югалта һәм Босния санҗагы һәм Герцеговина санҗагы булып, Госманлы империясе составына керә. XVI гасырның беренче яртысында солтан Сөләйман I Кануни Босния һәм Герцеговинаның бөтен территориясен яулый. 1580 елда Госманлы империясенең административ берәмлеге буларак Босния әяләте (төр. Bosna Eyaleti) төзелә. 1592 елда Босниянең иң төньяктагы җирләре дә госманлылар кулына күчә, әяләт хәзерге Босния һәм Герцеговина белән туры килгән территорияне колачлый башлый. Бөек Төрек сугышыннан(ингл.) соң, 1699 елда төзелгән Карловиц солыхы нигезендә, Босния җирендә төзелгән 4 санҗак гына төрекләр кулында кала. 1867 елда әяләт урынында составына хәзерге Босния һәм Герцеговинаның бөтен территориясе диярлек кергән (XIX гасыр ахырында аның мәйданы якынча 46 мең кв. км. тәшкил иткән) Босния вилаяте (төр. Bosna Vilayeti) яки Босния пашалыгы төзелә. 1878 елгы Берлин трактаты (1878)(төр.) нигезендә Австро-Венгрия империясе Босния җирләрен оккупацияли. Босния пашалыгында оккупация вакытына 1 142 000 кеше яшәгән (территориясе 51 027 кв. км.). Халыкның 43 % — православ серблар, 18 % — хорват-католиклар, 39 % — мөселманнар (босниялеләр) булган. 1908 елда Австро-Венгрия Боснияне аннексияли[2][3].

Яңа заман[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мөселманнар Босния һәм Герцеговина муниципалитетлары буенча. 2013 ел

19921995 еллардагы Босния сугышы нәтиҗәсендә халыкны аерым этно-дини өлкәләр буенча (католиклар, православлар, мөселманнар) туплаган эчке күчеш барлыкка килә. Бөтен ил буенча чиркәү һәм мәчетләрне юк итәләр. 1993 елда серб гаскәриләре Баня-Лука шәһәрендәге ЮНЕСКО тарафыннан Бөтендөнья мирасы регистрына кертелгән Арнаудия һәм Фәрхәдия мәчетләрен җимерә.

Босния һәм Герцеговина мөселманнары, католик хорватлар һәм православ серблар 2011 елда тынычлык килешүенә ирешкән.

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илдә барган ватандашлар сугышы комачаулау сәбәпле, Босния һәм Герцеговинадагы мөселманнарның саны 1991 елдан башлап төгәл билгеле булмый. 2002 елга исәпләүләр буенча, мөселманнар ил халкының 40 % ын тәшкил итә.

2013 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, илдә ислам диненең 1,7 миллион тарафдары булган, бу Босния һәм Герцеговина халкының 51 % ын тәшкил иткән[4].

Оешма[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Босния һәм Герцеговинада илнең төп муниципалитетларында (Сараево, Бихач, Травник, Тузла, Горажде, Зеница, Мостар, Баня-Лука) сигез мөфтият бар. Босния һәм Герцеговина мөселманнарының башлыгы — 2012 елдан югары мөфти Хөсәен Кавазович (Husein Kavazović) [5].

Мәчет[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1995 елның мартында Сараево шәһәренә һәм Босния һәм Герцеговинаның (беренче) президенты Алия Изетбеговичка(ингл.) итагатьлелек визиты вакытында Индонезия президенты Сухарто(ингл.) бу шәһәрдә Босния һәм Герцеговина халкына бүләк сыйфатында мәчет төзү тәкъдиме белән чыга. Сухарто үз идеясен тормышка ашыруны мәчетләр төзү белән билгеле архитектор Фаузан Ноэманга (ингл. Fauzan Noe’man) йөкли. Сараево җәмигъ мәчете проекты 1995 елда башлана, әмма 1998 елда Индонезиядә Сухартоны хакимияттән китүгә китергән тәртипсезлекләр(ингл.) аркасында, төзелеш тукталып тора. Мәчет төзелеше тәмамланып, 2001 елның сентябрендә Индонезиянең дин эшләре министры Сәид Әһил Әл-Мөнәвәр катнашында ачылган. Бер елдан соң, 2002 елның сентябрендә, визиты вакытында, Индонезия президенты Мегавати ханым Сукарнопутри(ингл.) шулай ук мәчеттә булган[6][7][8].

Фотогалерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]