Бостан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бостан latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Бостан
Дәүләт Flag of Russia.svg Русия
Административ-территориаль берәмлек Демушкинское сельское поселение[d]
Пучты индыксы 391465

Бостан (тат. бостан, бөстан — «бакча»; рус. Бастаново) — Рәзән өлкәсе Сасово районындагы татар авылы. Цна елгасы кушылдыгы Лея елгасы ярларында урнашкан. Авылда мәктәп, ике мәчет бар.

Рус чыганакларында беренче мәртәбә 1515 елда искә алына. Чынлыкта аның тарихы озынрак. Бостан шәжәрәләрендә Кырым ханы угланы Нур-Дәүләт килүе турында язылган. Ул үзе белән Әстерханнан ике мең кешесен ияртеп 1479 елны Ханкирмәнгә килә. Ул вафат булгач (1491), Әстерханнар Ханкирмәннән китеп, Бостан авылын нигезли. Күп уртак яклары булуга карамастан, Бостан халкы үзен Касыйм татарларына нисбәтләми.[1]

1901–04 елларда Бостаннан китүчеләр Төньяк Кавказдагы Куликовы Копани авылын нигезли. Биредә дә татар теленең бостан сөйләше урын алган.[2]

Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Әмин Тынчеров (1907–1980) — Татарстан Халык комиссариаты шурасы (хөкүмәте) рәисе (1938–1940).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]