Ботсванада ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ботсванада ислам latin yazuında])
Ботсванада ислам
Дәүләт  Ботсвана
 Ботсванада ислам Викиҗыентыкта
Ботсвананың дәүләт флагы

Ботсванада ислам (ингл. Islam in Botswana, тсван. Tumelo ya Islam mo Botswana, гарәп. الإسلام في بوتسوانا‎) ― азчылык дине. Ботсванада күпчелек кеше (ил халкының 77 % ы) христиан дине яки җирле ышанулар тарафдары

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ислам Ботсванага Көньяк Азиядән килгән мөселман мөһаҗирләр аша таралган, алар бу төбәктә Британиянең колониаль идарәсе вакытында урнашкан.

Ботсвананың башкаласы Габоронедәге мәчет

1890-елларда күчеп килгән Һиндстан мөселманнары Ботсвананың беренче мөселманнары буларак исәпләнә. Колониаль хакимият әлеге Һиндстан мөселманнарына яшәү урынын шәһәр районнары белән чикләгән. Шәһәрләр һәм мөселман халкы арта барган саен, мөселманнар кыска гына вакыт эчендә барлык шәһәрләрдә Ислам үзәкләрен булдыра [1].

Малави мөселманнары Ботсвананың икенче зур шәһәре Франсистаунда(ингл.) 1950-елларда барлыкка килә. Алар файдалы җир казылмаларын чыгару кебек эшләргә яллана [1].

1970-елларга кадәр Ботсвананың төп халкы арасында ислам динен кабул итүчеләр күп булмый. Гайанадан шәех Али Мостафа 1970-еллардан Ботсванада (күпчелек, бистәләрдә һәм төрмәләрдә) прозелитизм[2] белән шөгыльләнә [1].

Бүген ил башкаласы Габороне(ингл.) 1982 елда төзелгән һәм яңартылган мәчете белән Ботсвана исламының үзәге дип санала [1].

Саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2001 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Ботсванада 5 000 гә якын мөселман исәпләнә [3], бу исә халыкның 1 процентыннан кимрәк дигән сүз.

Төрле дини төркемнәр арасындагы мөнәсәбәтләр, Африканың башка өлешләрендә динара киеренкелек артуга карамастан, тыныч һәм дус булып кала.

Мәчет[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ботсвананың Көньяк-Көнчыгыш округындагы(ингл.) Лобаце(ингл.) шәһәрендә Ботсвана мөселманнары ассоциациясе (Botswana Muslim Association) тарафыннан 1967 елда төзелгән мәчет ― илдә иң борынгы мәчет [4][5].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Tayob, Abdulkader (1999). "Southern Africa". in Westerlund, David. Islam Outside the Arab World. London: Routledge. pp. 113. ISBN 0-7007-1124-4. https://books.google.com/books?id=1DH9wZky30EC&q=Botswana. 
  2. Прозелитизм – башкаларны үз динең белән кызыксындыру, шулай ук әлеге максатка ирешүгә юнәлтелгән эшчәнлек.
  3. Botswana. International Religious Freedom Report 2007. U.S. Department of State (14 September 2007).
  4. Kuipers, Ludo (17 December 1972). Lobatse, seat of the High Court.
  5. Haron, Mohammed (2006). Gaborone Muslim Community: A Vignette into Their Lives. Department of Theology and Religious Studies, University of Botswana. Journals.