Бохара вилаяте
Бохара вилаяте | |
үзб. Buxoro viloyati | |
Нигезләнү датасы | 15 гыйнвар 1938 |
---|---|
Дәүләт | Үзбәкстан |
Башкала | Бохара |
Административ-территориаль берәмлек | Үзбәкстан |
Сәгать поясы | UTC+05:00 |
Геомәгълүматлар | Data:Uzbekistan/Bukhoro.map |
Халык саны | 1 543 900 (2009) |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 206 метр |
Нәрсә белән чиктәш | Нәваи өлкәсе, Кашкадәрья өлкәсе, Хәрәзем вилаяте һәм Каракалпакстан |
Кулланылган тел | казакъ теле, каракалпак теле һәм гарәп теленең Кашкадәрья диалекты[d] |
Мәйдан | 39 400 км² |
Рәсми веб-сайт | buxoro.uz/index.php?Lang=en |
Монда җирләнгәннәр төркеме | [d] |
Бохара вилаяте Викиҗыентыкта |
Бохара вилаяте (үзб. Buxoro viloyati), элекке исеме Бохара өлкәсе ― Үзбәкстанның көньяк-көнбатышында урнашкан административ берәмлек (вилаять). Административ үзәге – Бохара шәһәре.
География
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Үзбәкстанның көньяк-көнбатышында урнашкан. Көньяк-көнбатышта Төрекмәнстанның Ләбап вилаяте, төньяк-көнбатышта Хәрәзем вилаяте һәм Каракалпакстан Республикасы, төньякта һәм көнчыгышта Нәвайи һәм көньяк-көнчыгышта Кашкадәрья вилаятьләре белән чиктәш.
Мәйданы – 40 220 кв. км. Үзбәкстан төбәкләре арасында чикләренең озынлыгы буенча Нәвайи вилаятеннән соң икенче урында тора.
Вилаять территориясе – аерым калкулыклар булган чүл тигезлеге. Мәйданының 90 % тан артыгын Кызылком чүле били. Көньякта гына Зәрафшан түбәнлегендә сугарулы кечкенә оазислар — Гыҗдуан, Бохара һәм Каракүл оазислары урнашкан.
Климат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Климат – чүл климаты, кискен континенталь. Кыш үтә салкын, җәй эссе һәм коры. Су ресурслары чикләнгән. Төп елгалары — Зәрәфшан һәм Амудәрья. Амудәрьядан сугарулы оазисларга Аму-Бохара һәм Аму-Каракүл машина каналлары уздырылган.[1]
Халкы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2022 елның 1 августына Бохара вилаятендә 1,990,400 кеше яшәгән ― бу республиканың башка субъектлары арасында 9нчы урын (14 арасыннан). Авыл халкы – 62 %, шәһәр халкы – 38 %.
Милли состав
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2021 елга Үзбәкстанның Бохара вилаяте халкының милли составы[2]:
- Үзбәкләр — 1801896 яки 92,54 % (Гамәлдә, Урта Азия гарәпләренең барысы да диярлек, таҗикларның күпчелеге, Урта Азия иранлыларының, чегәннәр-люли һәм кайбер төрекмәннәр «үзбәкләр» буларак теркәлгән)
- Таҗиклар — 60898 яки 3,13 % (Гамәлдә, чегәннәр-люли һәм Урта Азия иранлыларының бер өлеше «таҗиклар» дип язылган )
- Руслар — 24978 яки 1,28 %
- Казакълар — 16510 яки 0,85 %
- Төрекмәннәр — 11633 или 0,60 %
- Татарлар (нигездә, Казан татарлары) — 4905 яки 0,25 %
- Чегәннәр (нигездә, люли) — 3391 яки 0,17 %
- Украиннар — 2585 яки 0,13 %
- Азәрбайҗаннар — 2144 яки 0,11 %
- Кореялеләр — 1778 яки 0,09 %
- Яһүдләр (нигездә, Урта Азия яһүдләре) — 1044 яки 0,05 %
- Әрмәннәр — 944 яки 0,05 %
- Каракалпаклар — 932 яки 0,05 %
- Беларуслар — 763 яки 0,04 %
- Алманнар — 533 яки 0,03 %
- Башка халыклар — 12164 яки 0,62 % [3]
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бохара вилаяте 1938 елның 15 гыйнварында оешкан.
1941 елның 6 мартында аның территориясеннән Сөрхандәрья вилаяте бүлеп алына. 1943 елның 20 гыйнварында яңа Кашкадәрья вилаятенә Бохара вилаятеннән берничә район һәм Каршы һәм Шәһресәбз шәһәрләре тапшырыла.
1982 елның 20 апрелендә Бохара вилаяте территориясеннән Нәвайи вилаяте бүлеп алына.
Административ-территориаль бүленеш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Административ үзәге — Бохара – вилаятьнең иң эре шәһәре (2020 елда халкы 280,187) [4]. Вилаять составына 11 шәһәр, 2 шәһәр тибындагы бистә һәм 107 кышлак (авыл) керә. Бохара вилаяте 11 туманнан (районнан) тора:
Туман исеме | Туман мәркәзе | |
---|---|---|
1 | Алат туманы | Алат |
2 | Бохара туманы | Калаасия |
3 | Гыҗдуан туманы | Гыҗдуан |
4 | Җандар туманы | Җандар |
5 | Каган туманы | Каган |
6 | Каракүл туманы | Каракүл |
7 | Каравылбазар туманы | Каравылбазар |
8 | Пешку туманы | Янгибазар |
9 | Рамитан туманы | Рамитан |
10 | Шафиркән туманы | Шафиркән |
11 | Вабкәнт туманы | Вабкәнт |
Икътисад
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Вилаять – Үзбәкстанның табигый ресурсларга, аеруча табигый газга (республика запасларының иң зур өлеше), нефть, графит, бентонит, мәрмәр һәм известьташка бай төбәге.
Сәнәгатьтә тукымалар җитештерү сәнәгате иң зур үсеш алган. Икътисадта нефть, табигый газ һәм кыйммәтле металллар чыгару һәм эшкәртү мөһим урында тора. Традицион үзбәк һөнәрләре дә киң таралган.
Каракүл туманында (районында) урнашкан Кандым газ эшкәртү комплексы — Үзәк Азиянең иң эре газ сәнәгате объектларының берсе. Комплекс Россиянең «ЛУКОЙЛ» нефть компаниясенең гомуми инвестицияләре 3,5 млрд доллар булган проекты булып тора һәм ул елына 8,1 млрд куб.м газ эшкәртү куәтенә ия. Комплексны эшләтеп җибәрү Үзбәкстан Республикасы хөкүмәтенең нефть-газ тармагы алдына заманча алдынгы технологияләр кулланып табигый чималны тирәнтен эшкәртү өлешендә куйган бурычларны хәл итүгә ярдәм итә.[5]
Төбәктә табигый минераль ресурсларның 31 чыганагы бар, шуларның 19ы (графит, тышлау өчен таш, известьташ, силикат, бетон һәм кирпеч җитештерү өчен кирәкле ком) киң кулланыла.
Гипс ятмалары — 46 300 тонна, известьташ — 21,1 млн тонна, кварц — 35,9 млн тонна, графит – 805 900 тонна тәшкил итә.
Туризм
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бохараның Иске шәһәре ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән, халыкара туризм үзәге булып тора. Бу ― 170 тән артык архитектура һәм тарих һәйкәлләре сакланган музей-шәһәр.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Ўзбекистон табиий географияси, 2006. с. 165
- ↑ Постоянное население по национальным и/или этническим группам. Портал открытых данных Республики Узбекистан data.egov.uz. 2022-11-01 тикшерелгән.
- ↑ официальный сайт Комитета по межнациональным отношениям и дружественным связям с зарубежными странами при Кабинете министров Республики Узбекистан 2021 елның 4 октябрь көнендә архивланган.
- ↑ Uzbekistan, citypopulation.de
- ↑ Kun uz. Кандымский ГПК - оазис ЛУКОЙЛа в пустыне. 2020-07-04 тикшерелгән.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Хокимият Бухарского Вилоята 2018 елның 26 август көнендә архивланган.
- Сайт о Бухаре