Боҗонгменҗе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Боҗонгменҗе latin yazuında])
Гыйбадәтханә
Чанди Боҗонгменҗе
Candi Bojongmenje
Ил Индонезия
Төбәк / район Бадунг регентлыгы, Көнбатыш Ява

Боҗонгменҗе ул Индонезиядә, Көнбатыш Явада, Бандунг регентлыгында, Ранчаэкек суб-районында 7-енче гасыр Һинд дине чандисы (гыйбадәтханәсе) хәрабәләре.[1] Боҗонгменҗе Көнбатыш Явада табылган берничә гыйбадәтханәләрнең берсе.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гыйбадәтханә хәрабәләре 2002 елның 18 августында асаба кешеләр тарафыннан текстиль фабрикасы артында зиратта табылган булган. Бер ай узгач археологлар такымы казылманы алып барганнар һәм уңышлы итеп гыйбадәтханә пьедестал нигезен тапкан, ул гыйбадәтханә калдыклары булган.[2]

Корылмасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Боҗонгменҗе гыйбадәтханәсенең корылма ташлары калдыклары.

Гыйбадәтханә Прианган күтәрелгән җирендә диңгез дәрәҗәсеннән 698 метр биеклектә урнашкан. Гыйбадәтханә төзелеш материалы буларак андезит таштан ясалган. Гыйбадәтханәнең планы квадрат нигезе һәм яклары озынлыгы алтышар метр. Гыйбадәтханәнең бина формасы гади һәм стеналары бары тик бер каттан барельефтан һәм бизәлештән башка итеп ясалган. Гыйбадәтханә ташының геологик өйрәнүе Боҗонгменҗе гыйбадәтханәсе 5-енче гасырдан 7-енче гасырга кадәр караганына ишарә итә.[2] Боҗонгменҗе урынында археологик табылдыкларга нигезләнеп, гыйбадәтханә 7-енче һәм 8-енче гасыр арасында төзелгән дип фараз ителә. Ягъни Боҗонгменҗе гыйбадәтханәсе Ява Утрауларында иң борынгы гыйбадәтханәләрнең берсе, ул Үзәк һәм Көнчыгыш Ява гыйбадәтханәләреннән борынгырак яки кимендә Үзәк Явада Диенг гыйбадәтханәләре бер үк чорга карый.[1]

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Билгеләмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Bojongmenje Temple (West Java) - Temples of Indonesia. әлеге чыганактан 2019-11-29 архивланды. 2020-05-03 тикшерелгән.
  2. 2,0 2,1 Teguh, Irfan (14 April 2018). Nasib Bojongmenje dan Alasan-alasan Candi di Jawa Barat Langka (id).