Боһоники

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Боһоники latin yazuında])
Боһоники
Карта
Ил Польша
Муниципаль район Подлясье воеводалыгы
Район Соколка районы
Координатлар 53°23'тн, 23°36'кнч
Климат dfb — дымлы континенталь
Рәсми тел поляк теле
Халык саны 100 кеше
Милли состав татарлар
Почта индексы 16-100

Боһоники (пол. Bohoniki ) — Польшаның Соколка районында урнашкан ике татар авылының берсе.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Боһоники мәчете
Боһоники урамы

Польша короле Ян III Собеский Боһоникида татарларга җир биргәчтен, 1697 елда бирегә 30 татар гаиләсе килеп урнаша. Монда алар үзләренең беренче мәчетләрен төзиләр, Боһоники мәчете 1717 елда ук телгә алына. Мәчет авылның көнчыгышында мөселман зираты янында урнашкан.

Туристик сезон авылда майдан августкача бара. Монда туристлар мөселман бәйрәмнәрендә (Рамазан, Корбан бәйрәмнәре, Ашура көне, Мәүлид бәйрәме) катнаша, татар милли ризыкларыннан авыз итә алалар.

Халкы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүгенге көндә авылда 30 йорт бар, шуларның 4сендә генә татарлар яши. Авылда 2006 елда — 100 кеше яшәсә, 14е татарлар.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Rąkowski Grzegorz: Polska egzotyczna I. Oficyna Wydawnicza "Rewasz", Pruszków 2005. ISBN 83-89188-37-6
  • Darmochwał Tomasz: Północne Podlasie, wschodnie Mazowsze. Agencja "TD", Białystok 2000. ISBN 83-911266-3-3
  • Podlaski Szlak Tatarski — Bohoniki. Muzułmańska Gmina Wyznaniowa w Bohonikach przy pomocy finansowej Starosty Sokólskiego, Bohoniki 2006. ISBN 83-922665-2-8