Боһоники мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Боһоники мәчете latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Мәчет
Боһоники мәчете
Meczet w Bohonikach 02.jpg
Ил Польша
Авыл Боһоники
Дин Ислам
Бина төре мәчет
Нигезләнгән 1873
Халәте гамәлдә

Боһоники мәчете (tat. lat. Bohoniki mäçete) — Польшаның Боһоники авылында урнашкан татар мәчете. Польшадагы актив биш мәчетнең берсе.

Мәчет 19/20 гасыр чикләрендә төзелгән, бәлкем 1873 елдадыр да дип уйланыла.

Икенче бөтендөнья сугышы елларында мәчет фашистлар тарафыннан җимерелә һәм кыр госпитале булып хезмәт итә. 1945 елдан соң мәчет ремонтлана.

2003 елда мәчетнең түбәсе төзекләндерелә. 2005 елда тулы реставрация үтә.

2012 елның 22 октябрендә Польша тарихы һәйкәле дип игълан ителә.[1]

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Zarządzenie Prezydenta RP z dnia 22 października 2012 (Dz. U. z 2012 r. Nr 0, poz. 1275).