Бразилиядә гомуми сайлаулар (2018)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бразилиядә гомуми сайлаулар (2018) latin yazuında])
Бразилиядә гомуми сайлаулар
Сурәт
Дәүләт  Бразилия
Юрисдикциягә карый Бразилия
Әүвәлгесе Всеобщие выборы в Бразилии[d]
Киләсе Всеобщие выборы в Бразилии (2022)[d]
Вакыт мизгеле 7 октябрь 2018 һәм 28 октябрь 2018
Нигә сәбәп була Инвеститура[d] һәм government of Jair Bolsonaro[d]
Вазифасына сайлана Бразилия президенты[d]
Җиңгән кандидат Жаир Болсонару
Кандидатлар Жаир Болсонару, Фернанду Аддад[d], Сиро Гомес[d], Жералду Алкмин[d], João Dionísio Amoêdo[d], Cabo Daciolo[d], Henrique Meirelles[d] һәм Марина Силва[d]
Сайлаучылар саны 147 299 471
Таралыш харитасы
Избирательная система система абсолютного большинства[d]
 Бразилиядә гомуми сайлаулар Викиҗыентыкта

Гомуми сайлаулар (порт. Eleições gerais no Brasil em 2018) — Бразилия Бразилиядә 2018 елның октябрендә уза. Анда президент, вице-президент, Бразилиянең милли конгрессы, губернаторлар, вице-губернаторлар, штатларның канун чыгаручы органнары сайлана.

Жаир Болсонару икенче турда 55,13 % тавыш җыеп, ил президенты булып сайлана[1]
Фернандо Хаддад икенче турда 44,87 % тавыш җыя

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2014 елгы гомуми сайлауларда Бразилия хезмәт ияләре фиркасе кандидаты Дилма Русеф сайлауларның икенче турында 51,6 % тавыш җыеп, икенче мөддәткә илнең президенты итеп сайлана. Дилма Русеф беренче мөддәткә 2010 елда ил президенты (2003-2011 елларда) Луис Да Силва урынына сайланган була. Әмма 2015 елның 3 декабрендә Дилма Русефка импичмент үткәрелә. 2016 елның 31 августында ил Сенаты 61:20 тавыш белән Дилма Русефны вазифасыннан читләштерә. Вице-президент Мишел Темер президент в. б. итеп билгеләнә.

Сайлау системасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Президент сайлаулар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бразилия президенты ике турда сайлана. Ил ватандашлары үз кандидатураларын куярга һәм сайлауларда катнашырга хокуклы. Сайлаулар октябрь аеның беренче якшәмбесендә (бу очракта 2018 елның 7 октябренә туры килә). Әгәр кандидат 50 % тан артык тавыш җыйса, ул сайланган дип исәпләнә. Әгәр кандидатның берсе дә 50% тан артык тавыш җыя алмаса, сайлауның икенче туры октябрь аеның соңгы якшәмбесендә (бу очракта 2018 елның 28 октябрендә) уздырыла. Икенче турда сайлауларның беренче турында иң күп тавыш җыйган ике кандидат кына катнаша. Икенче турның җиңүчесе Бразилия президенты була[2].

Икенче турда Жаир Болсонару һәм Фернанду Хаддад катнашачак, чөнки Бразилиянең социал-либераль фиркасе кандидаты беренче турда тавышларның 46,3% ын, Бразилиянең Эшче фиркасе кандидаты – 29% ын җыя[3].

Кандидатлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кандидат Бергә сайлана Беренче әйләнеш
Тавышлар %
Альваро Диас (Подемос) Пауло Кастро (схп) TBA TBA
Капрал Дациоло (Патриотлар) Суэлене Балдуино (Патриотлар) TBA TBA
Сиро Гомес (Бразилиянең демократик эшче фиркасе) Катя Абреу (Бразилиянең демократик эшче фиркасе) TBA TBA
Жеральдо Алкмин (Бразилия социал-демократик фиркасе) Анна Амелиа (Прогрессистлар) TBA TBA
Гильерме Булос (Социализм һәм азатлык) Соня Гуажажара (Социализм һәм азатлык) TBA TBA
Энрике Меиреллес (Бразилия демократик хәрәкәте фиркасе) Жермано Риготто (Бразилия демократик хәрәкәте фиркасе) TBA TBA
Жаир Болсонару (Бразилиянең социал-либераль фиркасе) Амильтон Моуан (Хезмәт яңарышы) 49,275,358 46.0
Жуан Амоедо (Яңа фирка) Кристиан Лобауер (Яңа фирка) TBA TBA
Жуан Висенте Гуларт (Азат Ватан) Лео Алвес (ППЛ) TBA TBA
Жозе-Мария Эимаел (Христиан демократлары) Эльвио Коста (Христиан демократлары) TBA TBA
Фернандо Хаддад (Эшче фиркасе (Бразлия)) Мануэла Д’Авила(Бразилия коммунистлар фиркасе) 31,341,839 29.3
Марина Силва (Ныклы хәрәкәт) Эдуардо Жорже (Яшел фирка) TBA TBA
Вера Лусия (Берләшкән соцфирка) Херц Диас (ОСП) TBA TBA
Яраклы тавышлар TBA TBA
Яраксыз тавышлар TBA TBA
Буш бланклар TBA TBA
Барлык тавыш TBA TBA

Конгресска сайлаулар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Милли конгресс ике палатадан тора: Депутатлар палатасы (гомуммилли вәкиллек органы) һәм Бразилиянең федераль сенаты (федерация субъектлары вәкилләре палатасы).

Милли конгрессның түбән палатасы — Депутатлар палатасы һәр штатта, һәр территориядә, һәр федераль округта пропорциональ система буенча сайланган халык вәкилләреннән тора. Депутатлар саны, территориаль берәмлекләр саны кебек үк, сайлаулар алдыннан бер ел кала кабул ителүче өстәмә канун белән ныгытыла. Штатлар һәм федераль округлар вәкиллекләре алардагы халык санына тәңгәл һәм 8 дән 70 кә кадәр депутатны хасил итә. Һәр территория 4 әр депутат сайлый. Хәзерге вакытта Депутатлар палатасында 500 дән артык депутат бар. Әгәр вакансия ачылса, киткән депутат кайсы фиркадән булса, урын шул фирка исемлеге буенча тулыландырыла.

Югары палата — Федераль сенатта 81 әгъза бар. Алар 8 елга сайлана. Һәр штаттан һәм һәр федераль округтан 3 әр депутат. Палата һәр 4 ел саен яңартыла: башта 1/3, соңрак 2/3 өлеше. Сенатор белән бергә аның ике урынбасары да сайлана. Сенаторлар мажоритар система буенча сайлана. Палатаның 2/3 өлеше яңарганда, һәр сайлаучы ике кандидат өчен тавыш бирә. Әгәр палатада урын бушаса, икенче булып сайланган урынбасар беренче була. Әгәр киләсе гомуми сайлауларга кадәр әле 15 айдан артык вакыт калган булса, калган вакыт өчен өлешчә сайлаулар үткәрелә[4].

Нәтиҗәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Президент сайлау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кандидат Фирка Кулдашы Фирка Беренче тур Икенче тур
Votes % Votes %
Жаир Болсонару Бразилиянең социал-либераль фиркасе Амильтон Моуан Хезмәт яңарышы 49,275,358 46.0 57.797.847 55,13%
Фернандо Хаддад Эшче фиркасе (Бразлия) Мануэла Д’Авила Бразилия коммунистлар фиркасе 31,341,839 29.3 47.040.906 44,87%
Сиро Гомес Бразилиянең демократик эшче фиркасе Катя Абреу Бразилиянең демократик эшче фиркасе 13,344,074 12.5
bgcolor="Калып:Brazilian Social Democracy Party/meta/color" | Жеральдо Алкмин Бразилия социал-демократлар фиркасе Анна Амелиа [Прогрессистлар 5,096,277 4.8
Жуан Амоедо Яңа фирка (Бразилия) Кристиан Лобауер Яңа фирка (Бразилия) 2,679,596 2.5
bgcolor="Калып:National Ecologic Party/meta/color" | Капрал Дациоло Патриотлар Суэлене Балдуино Патриотлар 1,348,317 1.3
bgcolor="Калып:Brazilian Democratic Movement/meta/color" | Энрике Меиреллес Бразилия демократик хәрәкәте фиркасе Жермано Риготто Бразилия демократик хәрәкәте фиркасе 1,288,941 1.2
Марина Силва Тотрыклы хәрәкәт Эдуардо Жорже Бразилиянең Яшел фиркасе 1,069,538 1.0
Альваро Диас Подемос Пауло Кастро Бразилиянең социал-христианнар фиркасе 859,574 0.8
Гильерме Булос Социализм һәм азатлык Соня Гуажажара Социализм һәм азатлык 617,115 0.6
Вера Лусия Берләшкән соцфирка Херц Диас Берләшкән соцфирка 55,759 0.1
Жозе-Мария Эимаел Христиан демократлары Эльвио Коста Христиан демократлары 41,708 0.1
Жуан Висенте Гуларт Азат Ватан Лео Алвес Азат Ватан 30,176 0.1
Яраксыз/буш тавышлар 10,313,078
Барысы 106,612,561 100
Теркәлгән/килгән 117,362,096 79.7
чыганак: Globo
Гомуми тавыш бирү (беренче тур)
Жаир Болсонару
  
46.0 %
Фернандо Хаддад
  
29.3 %
Сиро Гомес
  
12.5 %
Жеральдо Алкмин
  
4.8 %
Жуан Амоедо
  
2.5 %
Капрал Дациоло
  
1.3 %
Энрике Меиреллес
  
1.2 %
Марина Силва
  
1.0 %
Калганнар
  
1.7 %
Гомуми тавыш бирү (икенче тур)
Жаир Болсонару
  
55.13 %
Фернандо Хаддад
  
44.87 %

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]