Бразилиядә ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бразилиядә ислам latin yazuında])
Бразилиядә ислам
Дәүләт  Бразилия
 Бразилиядә ислам Викиҗыентыкта
Бу мәкалә Ислам турында
Куябадагы мәчет
Кампинастагы Ислам үзәге
Фос-ду-Игвасу Омар Ибн әл-Хаттаб мәчете. 1983 елның 23 мартында ачылган, гомуми мәйданы 20 мең квадрат метр

Бразилиядә ислам (порт. Islã no Brasil, гарәп. الإسلام في البرازيل‎) ― тарафдарлары саны буенча иң эре диннәрнең берсе. Дж. Мелтонның «Диннәр энциклопедиясе» мәгълүматлары буенча, 2010 елда Бразилиядә 204 мең мөселман яшәгән [1]. Pew Research Center хисабында да шундый ук сан китерелә [2]. Бразилия мөселманарының күпчелеге – сөнниләр, Азиядән килгән аз санлы шигыйлар һәм 1986 елдан әхмәдия җәмгыятьләре дә бар. Гамәлдәге 1988 елгы Конституциясе нигезендә, Бразилия – дөньяви дәүләт.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге Бразилия территориясенә китерелгән мөселманнарның беренчеләре — XVIXVIII гасырда португалияле колонизаторлар тарафыннан Африкадан китерелгән, «males» дип аталучы коллар. Бразилиядә табылган, Аллаһы Тәгаләне искә алучы гарәп телендәге археологик табылдыклар исламның Бразилия җиренә XVI гасырдан иртәрәк вакытта килүен раслый [3]. Бразилиянең хәзерге заман мөселман халкы чыгыш белән, нигездә, Икенче бөтендөнья сугышыннан соң илгә күчеп килгән Ливан мөһаҗирләреннән килә.

1835 елда Баия штатында зур восстание була. 25 гыйнварга каршы төндә 300гә якын африкалы―мөселман башкала булган Салвадор шәһәре урамнарын яулап алган, шуннан соң берничә сәгать армия һәм коралланган шәһәр кешеләренең һөҗүмнәрен кире кайтарган. Әлеге восстание Латин Америкасында иң эре коллар чыгышы була һәм гомуммилләт күләмендә яңгыраш таба. Восстание бастырылуга һәм анда катнашучыларның каты җәзалануына карамастан, хөкүмәт Бразилия мөселманнарына карата игътибарын арттыра һәм эчке сәясәтенә төзәтмәләр кертә. Бразилия мөселманнарын католик диненә тарту хәрәкәте җитди уңышларга ирешми. 1910 елга исәпләүләр буенча, Бразилиядә 100 меңнән артык африкалы мөселман яшәгән [3].

Бразилия ислам оешмалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1929 елда илдә беренче ислам оешмасы – Сан-Паулу мөселман хәйрия җәмгыяте оештырыла. 1940-елларда Бразилиягә гарәп илләреннән, барыннан да элек, Сирия һәм Ливаннан, күпләп мөһаҗирләр күчеп килә. 1956 елда Сан-Паулуда Бразилиядә һәм Көньяк Америкада беренче мәчет ачыла. Мөселман хәйрия җәмгыятьләре Куритиба, Паранагва, Рио-де-Жанейро, Бразилиа һ. б. шәһәрләрдә бар. Әмма иң көчле җәмгыятьләр Сан-Паулу һәм Рио-де-Жанейрода урнашкан, алар бүгенге көнгә кадәр Бразилиядә Ислам тарату үзәге булып тора [3].

Беренче мөселман лидерлары (шәйхләр) Якын Көнчыгыш илләреннән, шулай ук Маврикий һәм Мароккодан чакырылган. 1980-еллар башында Сан-Паулу мөселманнары Ислам нигезләрен өйрәнү өчен бразилиялеләр төркемен чит илгә җибәрергә карар кыла. 1985 елда Бразилиядә эшләүче мөселман дипломатлары ярдәмендә нигезләнгән Мөселман үзәге булышлыгы белән бу идея тормышка ашырыла. Согуд Гарәбстанының Ислам университетына беренче тапкыр Бразилия студентлары җибәрелә. Әлеге университетны тәмамлаган ике бразилияле Бразилиянең беренче ислам шәйхләре була. Алар хәзерге вакытта иң йогынтылы өч Ислам оешмасын оештыруда катнашкан:

  • Бразилия мөселман студентлары берлеге,
  • Бөтендөнья Яшьләр ассамблеясы,
  • Латин Америкасында ислам үсешенең халыкара үзәге (CDIAL) [3].

Бразилия мцселманнарының 40 % ы илнең ислам башкаласы булган Сан-Паулу тирәсендә яши. Анда илнең төп ислам оешмалары офислары урнашкан [3].

Мәчетләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сан-Паулуның Брас мәчете

1956 елда Сан-Паулуда беренче мәчет ачыла.

Бразилия Ислам мәдәни үзәге бәясе буенча, илдә 2005 елда 100 мәчет эшләгән, мөселманнарның гомуми саны 2 миллионга җиткән [3]. Шул ук вакытта, 2010 елда халык санын алу барышында, Бразилиядә яшәүче 35 мең кеше генә үзен мөселман дип атаган [4].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Frank Usarski. . — ISBN 1-57607-223-1.
  2. The Future of the Global Muslim Population. Pew Research Center (January 2011). әлеге чыганактан 2014-02-11 архивланды. 2014-03-07 тикшерелгән.
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 islamnews.ru
  4. Tabela 1.4.1 - População residente, por situação do domicílio e sexo, segundo os grupos de religião - Brasil - 2010. Instituto Brasileiro de Geografia e Estatistica. 2014-07-13 тикшерелгән.