Брайан Кобилка
Брайан Кобилка | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Brian Kobilka |
Туган | 1955 Литл-Фолс, Миннесота, АКШ |
Милләт | француз |
Ватандашлыгы | ![]() |
Әлма-матер | Университет Миннесота в Дулуте[d], Йельская школа медицины[d], Миннесота университеты[d] һәм Дьюк үнивирситите |
Һөнәре | галим |
Эш бирүче | Дьюк үнивирситите, Stanford University School of Medicine[d], Стәнфорд үнивирситите һәм Стәнфорд үнивирситите[1] |
Бүләк һәм премияләре | ![]() |
Брайан Кобилка (ингл. Brian Kobilka) — АКШ галиме, кристаллограф, Стэнфорд университетының Медицина мәктәбе хезмәткәре. Химия өлкәсендә Нобель премиясе иясе (2012).
1955 елда Миннесота штатының Литл-Фолс шәһәрендә туа. Миннесотаның Дулут университетын тәмамлый, шунда бакалавр дәрәҗәсенә ирешә. Соңыннан Йель университетының медицина факультетын уңышлы тәмамлый. Аннан соң Дьюка университетында тикшеренүләр үткәрә башлый. 1989 елда Кобилка Стэнфордка күчә.
1994 елда Кобилка фармакология буенча Җон Абель исемендәге премиягә лаек була. 2007 елда Science журналы аның GPCR-рецепторлары структурасын өйрәнү эшен әһәмияте буенча елның икенче фәнни яңалыгы дип таный.
2012 елда Роберт Лефковиц белән бергә «тере күзәнәкләрдә биохимик сигналлар җибәрүдә катнашкан универсаль молекулларны өйрәнү» Химия өлкәсендә Нобель премиясенә лаек була.
Өйләнгән, ике баласы бар.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|