Брахма Мухурта

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Брахма Мухурта latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Брахма муһурт (Брахма вакыты) таң атканга кадәр бер сәгать ярым вакыт (муһурта)—яки тагын да төгәлрәк итеп таң атканга кадәр 1 сәгать 36 минут. Турыдан-туры мәгънәдә"Барлыкка китерүче сәгате" мәгънәсендә,  ул традицион рәвештә төннең ахыргы муһуртасы һәм барлык Йога практикалары өчен алкышлы һәм медитация, табыну һәм башка дини практика өчен тиеш вакыт булып тора. Иртә белән башкарылган рухи гамәлләрнең көннең башка вакытына караганда күпкә зуррак эффекты бар. Һәр муһурта 48 минут дәвам итә һәм шулай итеп Брахма муһурта таң атканга кадәр 1 сәгать 36 минут элек башлана һәм таң атканга кадәр 48 минут элек тәмамлана. Һәр көнне таң ату географик урнашуга һәм ел фасылына карап вакыты төрле була, шулай итеп Брахма муһурта вакыты шулай ук төрле була. Мәсьәлән, әгәр дә таң ату иртәнге сәгать 6-да булса, Брахма муһурта иртәнге 4:24 –тә була. Әгәр дә таң ату иртәнге сәгать 7-дә булса, Брахма муһурта иртәнге 5:24-тә була һ.б.[1][2][3][4]

Йогада[5][6][7][үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тирумалай Кришнамачарья шулай дип раслаган "Ходай турында уйлагыз. Ходай булмаса, Кояш, Кояш булмаса ата-анагыз."[8] Кришнамачарья үзен Вишнуизм, яки Вишнуга табыну  белән тәңгәл китергән, шулай ук Аннанта эшләгән, аңа юлны  беренче йог Шива күрсәткән.[9] Шулай итеп хәзерге заман йогы Кояшка ихтирам күрсәткән. Кали Югада илаһилыкка Йога аша һаман ирешергә була , әмма Югага күрә дулкынланган акылга күрә, Йоганы асанага нигезләнгән Крийя аша практикаларга кирәк.[9] Шулай итеп сызыклары Кришнамачарьяга тоташкан хәзерге йогилар еш иртә белән Сурья-намаскара яки Кояш сәламләүне практикалыйлар. Сурьянамаскар Аюрведа практикасында “Вата” белән ассоциацияләнгән акылны кулланучы ритуаль чистару практикасында кулланырга мөмкин. Бу акыл халәтләре Патанджалиның Йога сутраларында искә алына.[10] Бу сыйфатлар илаһига якынрак, чөнки алар акылның тотрыклыгына карый, бу рухка балкырга мөмкинчелек бирә. Брахма мухуртада акылның тотрыклыгы халәтенә күрә, медитатив халәтләр җиңелрәк ирешелергә мөмкин.[9]

Браһма Муһуртада уяну әһәмияте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аюрведа кеше физик тәнендә өч доша бар дип раслый, алар Вата (Һава һәм Эфир), Питта (Ут һәм Су) һәм Капһа (Җир һәм Су) дип атала. Бу өч дошаларда арту яки кимү вакыт циклларына бәйле. Таң атудан иртәнге сәгать 10:00-га кадәр Капһа вакыты; иртәнге 10:00-нан төштән соң 2:00-гә кадәр Питта вакыты; һәм төштән соң 2:00-дән кояш батуга кадәр (кичке 6:00) Вата вакыты булып тора.

Кич белән шул ук өлге буенча кичке 6:00-дан кичке 10:00-га кадәр Капһа вакыты, кичке 10:00-нан иртәнге 2:00-гә кадәр Питта вакыты, һәм иртәнге 2:00-дән иртәнге  6:00-га кадәр (таң ату) Вата вакыты.

Браһмамуһурта иртәнең Вата фазасы вакытында иртәнге 2:00 һәм 6:00 арасында була, һәм  Йога остазлары раслаганча, медитация өчен иң яхшы вакыт булып таң ату алдыннан бер сәгать ярым вакыт булып тора, чөнки шул вакытта акыл тыныч булып тора, һәм тирәнрәк медитатив халәткә ирешергә була.[11]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Archived copy.
  2. Brahmamuhurta: The best time for meditation. The Times of India (June 16, 2009). 2014-05-05 тикшерелде.
  3. [https://books.google.com/books?id=zWG64bgtf3sC&pg=PA404 Encyclopaedia of Hinduism]. Sarup & Sons. 1999. p. 404. ISBN 978-81-7625-064-1. https://books.google.com/books?id=zWG64bgtf3sC&pg=PA404. 
  4. Dr. Bhojraj Dwivedi (2006). [https://books.google.com/books?id=7wmqKuHFWWgC&pg=PA25 Religious Basis of Hindu Beliefs]. Diamond Pocket Books (P) Ltd.. pp. 25–. ISBN 978-81-288-1239-2. https://books.google.com/books?id=7wmqKuHFWWgC&pg=PA25. 
  5. {{cite web|title=Ashtanga Yoga|url=http://www.ashtanga.com}}
  6. {{cite web|last1=Maehle|first1=Gregor|title=8 Limbs Yoga|url=http://www.8limbs.com/yoga/teachers/gregor-maehle/%7Cwebsite=8 Limbs Yoga}}
  7. {{cite book|last1=Maehle|first1=Gregor|title=Ashtanga Yoga: Practice and Philosophy|publisher=New World Books}}
  8. Yoga Journal (May 2001).
  9. 9,0 9,1 9,2 Maehle, G.
  10. Maehle,G.
  11. Lad, Vasant. 'Ayurveda: The Science of Self-Healing', [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 0-914955-00-4]], P. 104