Брахма Пурана

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Брахма Пурана latin yazuında])

Брахма Пурана (санскр. ब्रह्म पुराण, санскр. (IAST) Brahma Purāņa) Санскрит телендә унсигез төп Пураналарның берсе.[1] Аны барлык антологияләрдә дә "Маха-Пурана" дип атыйлар, һәм шулай итеп ул шулай ук "Ади Пурана" дип атала.[1][2] Бу текст өчен тагын бер исем ул "Саура Пурана", чөнки анда Кояш Ходае "Сурья"га багышланган мәкаләләр бар.[3] Брахма Пурана исеме дөрес булмаска һәм апокрифик булырга мөмкин, чөнки бу текстларның сакланып калган манускриптларында Һинд дине Ходае Брахма турында сөйләнми, ә чынлыкта алар географик "Махатмья" (сәфәр кылучылар белешмәсе) булып тора һәм төрле темаларга бүлекләре бар. [4] [5][6]

Сакланып калганы ул борынгы "Брахма Пурана" түгел, ә безнең эрага кадәр тулысынча үзгәртелгән текст, бәлки соңрактыр.[7][8][9] Сакланып калган манускриптларда 245 бүлек бар.[2] Ул ике өлешкә бүленгән: "Пурвабхага" (беренче өлеш) һәм "Уттарабхага" (икенче өлеш).[5] Текст төрле юрамаларда очрый, әһәмияткә ия зур аермалар белән, һәм текстны вакыт узу белән янә мөхәррирләгәннәр.[5] Соңрак "Брахма Пурана"га "Махабхарата" кебек Һинд дине текстларыннан һәм Вишну, Ваю, Самба һәм Маркандея кебек Пураналардан күп абзацлар кертелгән.[2][6]

"Брахма Пурана"ның күпчелек бүлекләре Одишаның һәм Годавари Елгасы тирәли географияне, гыйбадәтханәләрне һәм күренешләрне тасвирлауга багышланган.[6]

Текст үзенең бүлекләрнең 60%-тан артыгы Годавари Елга төбәгенең географиясе һәм изге урыннарына багышлануы өчен билгеле һәм шулай хәзерге Одиша тирәли урыннар һәм Раджастханда Чамбал елгасы кушылдыклары өчен билгеле. [1][10] Бу сәфәр кылучы белешмәләрендә Вишну, Шива, Дэви һәм Сурьяга багышланган урыннар һәм гыйбадәтханәләргә дан укыла.[2] Джаганнатха (Кришна, Вишнуга багышланган) темалар башка өчтән күбрәк булганга сакланып калган текстларның авторлары Вайшнавлар дигән гипотеза ясарга була.[2][11] Конарк Кояш Гыйбадәтханәсенең тәкъдим итүе мәшһүр.[1]

245 бүлекнең, "Брахма Пурана"ның 18 бүлегендә космология, мифология, генеалогия, "манвантара" (космик вакыт цикллары) әдәбиятның Пурана жанрларына карый. Башка бүлекләрдә Санскара ритуалы, Дхармашастраның кыскартылмасы, аның Җир географиясе турында теорияләре, Самхья һәм Йоганың Һинд дине фәлсәфәсе турында кыскартылмасы һәм башка темалар бар.[1][5]

Shiva is Atman (soul, self).

Brahma Purana[12]

Падма Пурана Брахма Пурананы Раджас Пурана төркеменә сала, бу текстның Брахмага карый дигәнне аңлата, ләкин сакланып калган манускриптларда Брахма турында сүз бармый. [13] [5] Бу Пуранадан Годавари елгасы төбәгенә сәфәр кылу турында манускриптлар аерым "Гаутами-махатмья" яки "Годавари-махатмья" дип аталган аерым текст буларак очрый, ә Раджастханга караганы "Брахмоттара Пурана" дип атала. [1][10] Традициядә "Брахма Пурана"да 10 000 шигырь дип әйтелә, ләкин сакланып калган манускриптларда 7000 һәм 8000 арасында шигырь бар.[3]

Sohnen һәм Schreiner Брахма Пурананың кыскартылмасын 1989 елда бастырганнар.[14][15]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Dalal, 2014, 80 бит.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 Rocher, 1986, 155 бит.
  3. 3,0 3,1 Wilson, 1864, xxvii бит.
  4. Ariel Glucklich, 2008, 146, Quote: The earliest promotional works aimed at tourists from that era were called mahatmyas бит.
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 Rocher, 1986, 154-156 битләр.
  6. 6,0 6,1 6,2 Rajendra Chandra Hazra, 1940, 145-156 битләр.
  7. K P Gietz, 1992, 530 with note 2945 бит.
  8. Wilson, 1864, xxvii-xxix бит.
  9. Winternitz, 1922, 511-512 битләр.
  10. 10,0 10,1 Rocher, 1986, 155-156 битләр.
  11. Wilson, 1864, xxviii-xxix бит.
  12. Winternitz, 1922, 512 бит.
  13. Wilson, 1864, 12 бит.
  14. Gregory Bailey, 2003, 146 бит.
  15. Renate Söhnen; Peter Schreiner (1989). Brahmapurāṇa. Otto Harrassowitz Verlag. ISBN 978-3-447-02960-5. https://books.google.com/books?id=J2c6-tAt4vwC. 

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Gregory Bailey, The Study of Hinduism, 2003,University of South Carolina Press
  • Rosen Dalal, Hinduism: An Alphabetical Guide, Penguin
  • K P Gietz, Epic and Puranic Bibliography (Up to 1985), Otto Harrassowitz Verlag
  • Ariel Glucklich, The Strides of Vishnu : Hindu Culture in Historical Perspective: Hindu Culture in Historical Perspective
  • Rajendra Chandra Hazra, Studies in the Puranic Records on Hindu Rites and Customs, Motilal Banarsidass (1987 Reprint)
  • Ludo Rocher, 1986, The Puranas, Otto Harrassowitz Verlag
  • Wilson H. H., The Vishnu Purana: A System of Hindu Mythology and Tradition (Volume 1: Introduction, Book I), Read Country Books (reprinted in 2006)
  • Winternitz, Maurice, History of Indian Literature Vol 1 (Original in German, translated into English by VS Sarma, 1981), 1922

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]