Бөекбритания

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бөекбритания latin yazuında])
(Британия битеннән юнәлтелде)
Бөекбритания
Байрак
Илтамга
Шигарь Dieu et mon droit Edit this on Wikidata
Башкала Лондон
Халык саны 67 326 569 (2021, база данных Всемирного банка) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 12 апрель 1927 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC±00:00
Рәсми тел инглиз теле
География
Мәйдан 242,495 км²
Координатлар 54.6°N 2°W Edit this on Wikidata
Cod SYG K02000001 Edit this on Wikidata
GB-UKM Edit this on Wikidata
Сәясәт
Канун чыгару органы Бөекбританиянең парламенты
Дәүләт башлыгы Велс шаһзадәсе Чарлз
Башлык исеме Бөекбритания премьер-министрлары исемлеге
Хөкүмәт башлыгы Риши Сунак
Карта
Икътисад
ТЭП 3 122 480 миллион US$ (2021), 3 070 668 миллион US$ (2022) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге Стерлиң фунты
Эшсезлек дәрәҗәсе 6% (2014)[1]
Туу күрсәткече 1.83 (2014)[2]
КПҮИ 0.929 (2021)[3]
Яшәү озынлыгы 80.9561 ел (2015, 2016)[4]
Джини коэффициенты 32.8 (2012)
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы сул
Челтәр көчәнеше 230 вольт[5]
Телефон коды +44
ISO 3166-1 коды GB
ХОК коды GBR
Интернет домены .uk


Бөекбрита́ния (ингл. Great Britain), тулы исеме Бөекбрита́ния һәм Төнья́к Ирла́ндия Берләшкә́н Патшалыгы́ (ингл. United Kingdom of Great Britain and Northern Ireland), еш кына Берләшкән Патшалык дип кыскартыла (ингл. United Kingdom) — Көнбатыш Европада урнашкан утрау-дәүләт. Бөекбритания һәм Ирландия утрауларында урнаша. Башкаласы — Лондон шәһәре.

1800 елда Бөекбритания Корольлеге һәм Ирландия Корольлеге берләшкәннәр, Бөекбритания һәм Ирландия Берләшкән Корольлеген барлыкка китергәннәр, ул аннан 1922 елда Ирландия ирекле дәүләте белән Бөекбританиянең Берләшкән Корольлеге һәм Төньяк Ирландия дип атала башлаган.[6]

Бөекбритания — Европаның иң алдынгы дәүләтләренең берсе. Берләшкән Милләтләр Оешмасының Иминлек Шурасында даими әгъза. Атом-төш коралына ия. XIX гасырдаXX гасыр башында дөньяның иң зур дәүләте булып саналган Британ империясе варисы. НАТОга керә.

Бөекбританиянең дәүләт төзелеше — парламент системалы конституцион монархия. Унитар дәүләт. Бөекбритания дүрт өлештән[7] тора: Англия, Төньяк Ирландия, Шотландия һәм Велс. Шулай ук Бөекбританиянең 14 диңгез арты территориясе бар[8]. Империя заманыннан калган дәүләтнең башка күп кенә илләргә тәэсире тел, мәдәният, идарә итү системасында һаман саклана.

Географик мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Британ утраулары космостан

Бөекбритания Британ утрауларында һәм Ирландия утравының төньяк өлешендә урнашкан. Шулай ук Бөекбритания территорияләренә кече утраулар һәм архипелаглар, Норманд утраулары керә. Бөекбритания Атлантик океан тарафыннан юыла.

Бөекбритания кыйтгадан тар гына бугаз белән аерыла. Илдәге табигый шартлар Көнбатыш Европадан аерылмый диярлек, чөнки Бөекбритания кыйтгадан чагыштырмача күптән түгел аерылган. Илнең рельефы бертөрле түгел. Төньяк-көнбатышы таулы. Таулары борынгы, нык җимерелгән. Алар чагыштырмача файдаланырлык, әмма яшәү өчен тигезлекле көньяк-көнчыгыш өлеше уңайлырак.

Бөекбритания мәйданы — 244 820 км², коры җир мәйданы 240 590 км², ә эчке сулар 3 230 км² тәшкил итә. 1993 ел мәгълүматларына күрә коры җирнең 10 %-ы урманнар белән капланган, 25 %-ы авыл хуҗалыгы өчен кулланылган. Ярларның озынлыгы 17 820 км тәшкил итә. Утрауның көньяк яры Европа белән 50 км озынлыгы булган Евротоннель буенча тоташкан. Төньяк Ирландиянең Ирландия дәүләте белән 360 км озынлыгы булган чикләре бар.

Бен-Невис тавы

Лондонда урнашкан Гринвич обсерваториясе баш меридиан (нуль меридиан) булып билгеләнә.

Илнең иң биек ноктасы — Бен-Невис тавы (ингл. Ben Nevis; 1343 м). Бөекбритания кайчандыр киң яфраклы урманнар белән капланган булган. Хәзер алар юк дәрәҗәсендә, кайбер урыннарда гына бүк һәм имәнлекләр сакланып калган. Эре хайваннардан аю, кабан дуңгызы, болан кебек хайваннар күптән кырып бетерелгән.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Океанга якын булганлыктан, җәй салкынча (+12—16 °С), ә кыш йомшак, гыйнварның уртача температурасы +4—5 °С. Кар ява, ләкин тиз эреп бетә, бары төньякта, тауларда гына 1—1,5 ай ята. Диңгез климаты үләннәрнең үсүе өчен бик уңайлы, көньяк-көнчыгышында алар ел буена үсеп утыра. Бөекбританияне еш кына «яшел болыннар иле» дип йөртәләр.

Англиядә һава үзгәрүчән, бигрәк тә көз көннәрендә, болытлы һәм яңгырлы. Океаннан еш кына дымлы җил исә. Кышын да, җәен дә куе томан төшә. Кайвакыт томан берничә көн буена таралмый тора.

Күзәтү вакыты эчендә теркәлгән экстремаль температуралар:

Файдалы казылмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элек Британия җирләре тулысы белән диярлек урман белән капланган булган. Бүгенге көндә аларның күпчелеге юкка чыгарылган.

Бөекбритания файдалы казылмаларга — ташкүмергә, тимер рудасы, кургаш һәм цинкка шактый бай. Утрауларны юа торган Төньяк диңгездә нефть һәм табигый газның бик зур чыганаклары бар.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Стоунхендж якынча безнең эрага кадәр 2500 елда төзелә

Хәзерге Британия җирләрендә беренче кешеләр якынча 30 000 ел элек пәйда булганнар, дип санала [9].

Тарихка кадәрге чорда биредә кельт мәдәнияте өстенлек иткән. Безнең эраның 43 елында Британияне Рим империясе яулый башлый. Император Клавдий утрауны алырга әмер биргәч, римлылар аны 40 ел дәвамында яулаганнар[10]. Хакимлек 400 ел чамасы дәвам иткән. Шуннан соң утрауда герман, англосаксон кабиләләре һөҗүм итеп урнаша. Җирле халык булган бриттлар киләчәктә Велс булачак җиргә китәргә мәҗбүр булалар. X гасырда англосаксоннар яулап алган җирләрдә Англия Патшалыгын игълан итә. Якынча шул ук вакытта Британиянең төньяк-көнбатыш өлешендә гэллар пиктлар белән бергә Шотланд Патшалыгын оештыра.

Нормандлар һөҗүме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөекбритания байрагының барлыкка килүе (Англия, Шотландия һәм Ирландия байраклары)

1066 елда Британия тарихында хәлиткеч вакыйга була — нормандлар Англиягә һөҗүм итә, һәм, аны яулагач, Велс һәм Шотландиянең күпчелек өлешен дә яулый. Алар бу җирләргә төньяк француз модельдәге феодализмны һәм норманд-француз мәдәниятен алып килә. Норманд зыялылары барлык җирле халыкларга йогынты ясый, ләкин, нәтиҗәдә, алар белән ассимиляцияләнә[11].

Соңрак Англия патшалары Велсне яулап алуны тәмамлый алалар, ләкин уңышсыз гына Шотландияне кушырга омтылалар. Шуннан соң Шотландия. Англия белән даими низагларга карамастан, үз бәйсезлеген яклау юлында тора. Үз чиратында инглиз патшалары, Франция җирләренең өлешенә һәм француз тәхетенә дәгъва кылып, шулай ук Франция белән даими низагларга керә. Шул низагларның иң зуры тарихка Йөзьеллык сугыш булып кереп кала.

Урта гасырлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөекбританияне оештырган Уния турында килешү

Урта гасырларда Британиядә Реформация белән бәйле дини ызгышлар булып уза, аларның нәтиҗәсендә һәрбер илдә протестант дәүләт дине кертелә. Шул вакытта Велс тулысынча Англиягә буйсына, ә Ирландия Англия таҗы белән шәхси униягә керә. Хәзерге Төньяк Ирландия җирләрендәге католик гэль зыялыларының конфискацияләнә һәм Англия белән Шотландия протестантларына таратыла. 1603 елда Англия, Шотландия һәм Ирландия бер шәхси униягә берләштерелә, патша Яков I үз резиденциясен Эдинбургтан Лондонга күчерә. Шуңа карамастан, һәр илдә бәйсез сәяси институтлар саклана бирә.

XVII гасыр урталарында бар өч патшалык та күп кенә хәрби низагка керергә мәҗбүр була, аларның нәтиҗәсендә вакытлыча монархия юкка чыгарыла һәм кыска вакытка унитар Англия җөмһүрияте игълан ителә[12]. Монархия кире торгызылса да, ул беркайчан да абсолют монархия формасына кайтмаячак. Бөекбритания Конституциясе конституцион монархия һәм парламент системасы асылын формалаштыра.

Шул ук чорда диңгез флотына һәм географик ачышларга күзәтелгән кызыксыну диңгез артында булган яңа җирләрне басып алуга һәм үзләштерүгә китерә. Аларның зур өлеше Төньяк Америкада урнашачак.

Бөекбритания Патшалыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Трафальгар сугышы рәсеме
Георг V беренче бөтендөнья сугышы вакытында
Британ солдатлары (икенче бөтендөнья сугышы)
Бөекбритания Европа Берлеген оештыруында катнашкан
Британ империясе өлеше булган җирләр

Франциянең инкыйлаб һәм Наполеон сугышларында җиңелгәннән соң (17921815) XIX гасырда Бөекбритания дөньяның төп диңгез һәм икътисади көче булып кала. Диңгездә чын көндәшләре булмаган хәлдә Британия үзенә «дөнья полициясе» вазифасын йөкли («Pax Britannica»).

Бу чор тарихта Британиянең тиз икътисади, индустриаль һәм колониаль үсеш чоры дип теркәлә. Британ Империясе Һиндстан, зур Африка җирләрен һәм бар дөнья буйлап күпләп җирләрне яулап ала. Колонияләр өстеннән формаль идарәдән тыш Британия шулай ук күп илләр белән икътисади яктан идарә итә алган (Кытай, Аргентина, Сиам һ.б.)[13].

Гасыр дәвамында илдә тизләтелгән халык үсеше күзәтелә. Урбанизация зур темплар ала. Бары тик гасыр ахырына таба гына башка илләр Британиянең көндәшләренә әйләнә башлый.

Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Бөекбритания Франция, Россия империясе һәм АКШ белән бергә Алманиягә каршы көрәшә. Сугышны җиңү белән тәмамлагач, Британиягә элекке алман һәм госманлы колонияләре бирелә. Британ империясе зурлыгы белән тарихи рекордка аяк баса, бу чорда аның җирләрендә дөнья халкының чиреге яши. Шул ук вакытта ирланд милли хәрәкәтенең эшчәнлеге нәтиҗәсендә Ирландия дәүләте аерылып чыга.

Икенче бөтендөнья сугышында да Бөекбритания Алманиягә каршы көрәшә, Ауропа союздашларының җиңелүеннән соң да көрәшен дәвам итә. Җиңүдән соң АКШ һәм ССРБ белән дөньякүләм мәнфәгатьләрне бүлешкән өч бөек мәмләкәтнең берсе. Сугыштан соң Британия хәле шактый мөшкел була, лейбористлар хакимияте вакытында илдә деколонизация күренеше пәйда була. 1947 елда Һиндстан бәйсезлеге игълан ителә. Һәм алдагы берничә дистә елда Британия колонияләренең күпчелеге, бәйсезлек игълан итеп, Милләтләр Дуслыгы илләре булып кала. Британия империясе тарих битләрендә кала.

Шулай да Бөекбритания үсешен дәвам итә. Инглиз теленең дөньякүләм таралуы британ мәдәниятенең тәэсирен тәэмин итә. Британия БМОның Иминлек шурасының биш даими вәкиленең берсе була, атом-төш коралына ия булган өченче дәүләт була. 1992 елда Бөекбритания Европа Берлеген оештыруда катнаша, аның беренче 12 әгъза исемлегенә керә.

2020 елның 31 гыйнварында Гринвич буенча 23:00 сәгатьтә (Казан вакыты белән 1 февральдә төнге 2:00 сәгатьтә) Бөекбритания Европа берлегеннән чыкты[14][15].

Административ-территориаль бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөекбритания административ берәмлекләре

Берләшкән Патшалыкның һәр өлкәсендә («ил»ендә) үзенең административ һәм географик бүленеш системасы һәм гадәтләре бар. Күпчелек очракта алар әле Бөекбритания дәүләтенең барлыкка килүенә кадәр яшәгән. Шуңа күрә барлык дәүләт өчен бердәм административ бүлү системасы юк. XIX гасырдан башлап өлкәләрнең (графлыкларның) чикләрен һәм вазифаларын үзгәртү омтылышы булса да, алар универсаль булмаган. Хәзерге вакытта бу вазифалар Шотландия, Велс һәм Төньяк Ирландиягә бирелгән, димәк, киләчәктә дә алар бердәм системага керә алмас.

Англия беренчел дәрәҗәдә тугыз регионга бүленә (алар хөкүмәт төбәкләре дип атала). Бер төбәкнең (Зур Лондон) 2000 елдан башлап үзенең сайлана торган ассамблеясе һәм мэры бар (әлеге мәсьәлә 1998 елгы референдумда хәл ителгән). Башка төбәкләрнең дә үз региональ ассамблеяләре планлаштырылса да, 2004 елгы референдум бу фикерне туктатты. Төбәкләр, үз чиратында, графлыкларга бүленә.

Шотландия исә 32 өлкәгә аерыла. Глазго, Эдинбург, Әбердин һәм Данди шәһәрләре аерым өлкә булып санала. Җирле үзидарә сайлана торган депутатлардан тора.

Велс 22 унитар берәмлектән тора. Кардифф, Суонси һәм Ньюпорт та аерым берәмлекләр булып санала. Сайлаулар 4 елга бер тапкыр уза.

Төньяк Ирландия 1973 елдан бирле 26 районга бүленә.

Бәйле территорияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кызыл төс белән Бөекбританиянең 14 диңгез арты җире билгеләнгән

Берләшкән Патшалык Бөекбританиягә кермәгән унҗиде территория өстеннән суверенлыкка ия. Аларның арасында 14 британ диңгез арты җире һәм өч Таҗ җире.

14 диңгез арты җиренә түбәндәгеләр керә: Ангилья (башкаласы Валли), Бермуда (башкаласы Гамильтон), Британ антарктик территориясе (башкаласы Ротера), Һинд океанында британская территориясе (башкаласы Диего-Гарсия), Британ Виргин утраулары (башкаласы Род-Таун), Гибралтар (башкаласы Гибралтар), Кайман утраулары (башкаласы Джорджтаун), Монтсеррат утравы (башкаласы Плимут), Изге Елена утравы (башкаласы Джеймстаун), Питкэрн утравы (башкаласы Адамстаун), Тёркс һәм Кайкос утраулары (башкаласы Коберн-Таун), Фолкленд утраулары (башкаласы Порт-Стэнли), Көньяк Георгия һәм Көньяк Сандвичев утраулары (башкаласы Грютвикен) һәм Кипрдагы Суверен Хәрби база (башкаласы Епископи). Барлык диңгез арты җирләре 1 727 527 км² били, аларның халык саны 260 000 кеше тәшкил итә. Бу җирләр — Британ империясе калдыклары.

Диңгез арты җирләреннән аермалы буларак Таҗ җирләре Британ Таҗына карый. Бу исемлеккә Баллей (Норманд утраулары), Джерси һәм Гернси (Ла-Манш) һәм Мэн утравы (Ирланд диңгезе) керә. Аларның гомум мәйданы — 766 км², халык саны — 235 000 кеше. Бу җирләр бәйсез рәвештә Британия тарафыннан идарә ителә, ләкин алар Бөекбританиягә яки Европа берлегенә карамый.

Сәясәт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Букингем сарае — Бөекбритания монархының рәсми резиденциясе (Лондон)

Бөекбритания — конституцион монархияле унитар дәүләт. Дәүләт башлыгы — патшабикә Елизавета II (ул шулай ук Милләтләр Дуслыгының башка 15 ил җитәкчесе). Чынбарлыкта патша символик әһәмияткә генә ия, аның реаль сәяси көче юк. Монархның «киңәш бирергә, хупларга һәм кисәтергә хакы бар»[16].

Бөекбританиянең бердәм документ буларак конституциясе юк (дөньяда аннан тыш андый илләр өчәү — Яңа Зеландия, Исраил, Сан-Марино). Бөекбритания Конституциясе нигездә төрле язма чыганаклардан, шул исәптән статутлар, мәхкәмә прецедентлары һәм халыкара килешүләрдән тора. Шуңа күрә илдә «канун» белән «конституцион канун» арасында аерма юк. Башка илләрдә «конституцион реформа» дип аталган процесс биредә гади канун үзгәреше булып тора. Шул ук вакытта парламентның киләсе чыгарылышы гамәлдән чыгара алмаган канунны кабул итү мөмкин түгел.

Монарх[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Британ патшабикәсе Елизавета II

Британ патшасы (короле) яки Суверен — Бөекбритания һәм Британ диңгез арты җирләренең башлыгы. Аның рәсми резиденциясе Лондонның Букингем сараенда урнаша.

Хәзерге британ монархлар сызыгы тамырлары англосакслар чорына ук барып тоташа. Урта гасырларда күпчелек британ монархлары абсолют, чиксез патлашар буларак идарә иткәннәр. Георглар чоры вакытында (XVIII гасыр) патша хакимият чикләнә башлый. Ләкин хәзерге вакытта да монарх вәкаләтләре (патша прерогативалары) шактый киң. Аларның күпчелеге гамәлдә министрлар тарафыннан башкарыла. Кайбер вәкаләтләр монарх тарафыннан номиналь рәвештә генә башкарыла. Әйтик, патшаның парламентны тарату хакы бар. Шул ук вакытта патша үзенә яңа вәкаләтләрне бирә алмый (ягъни, хакимиятен арттыра алмый).

Бөекбритания Конституциясенә күрә дәүләтнең сәяси хакимияте Парламент, премьер-министр һәм Кабинет тарафыннан башкарыла.

Хәзерге вакытта Бөекбритания патшасы — Елизавета II, ул үзенең идарәсен 1952 елның 6 февралендә башлый. Аның беренче варисы булып принц Чарльз тора. Ул, патшабикәнең ире Принц Филипп кебек үк церемониаль вазифаларны башкара.

Британ монархы шулай ук Милләтләр Дуслыгы оешмасының башлыгы булып тора. Шулай ук ул суверен һәм бәйсез булган Милләтләр Дуслыгына кергән дәүләтләрнең дә номиналь җитәкчесе итеп таныла.

Хөкүмәт һәм Парламент[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөекбританиядә вестминстер системасына нигезләнгән (аны шулай ук бөтен дөнья буйлап кулланалар, ул Британ империясе казанышы дип санала) парламентар хөкүмәт гамәлдә. Бөекбритания Парламенты ике палатадан тора: Югары бүлмә (Лордлар палатасы) һәм сайлана торган аскы бүлмә (Җәмгыять палатасы). Һәр кабул ителгән документка, канун дип саналыр өчен, патша санкциясе кирәк. Парламент — Берләшкән Патшалыкның төп югары канун чыгару органы, чөнки Шотландия Парламенты, Төньяк Ирландия ассамблеясе һәм Велс ассамблеясе суверен (бәйсез) институтлар итеп саналмый һәм өстенлек ала алмый.

Вестминстер сарае — Бөекбритания парламенты утырышлары уза торган урын

Премьер-министр, Бөекбритания хөкүмәте җитәкчесе — Җәмгыять палатасында күпчелекнең хуплавын яулаган Парламент әгъзасы. Гадәттә бу вазифага палатадагы иң көчле (иң күп тавыш җыйган) партия җитәкчесе сайлана. Формаль яктан премьер-министр һәм аның кабинеты монарх тарафыннан билгеләнә, ләкин гамәлдә премьер-министр үз кабинетын үзе җыя. Гадәт буенча, патша премьер-министрның карарына каршы килми.

Бөекбритания министрлар кабинеты гадәттә парламентның ике палатадан да премьер-министр партиясе әгъзаларыннан сайлана, ләкин Җәмгыять палатасына өстенлек бирелә, чөнки премьер-министр нәкъ аның алдында җавап тота. Кануннарны башкару хакимияте Бөекбританиянең Яшерен шурасына ант китергән премьер-министр һәм аның кабинеты тарафыннан башкарыла. 2016 елның 13 июленнән премьер-министр вазифаларына Консерватив фирка башлыгы Тереза Мэй кереште. 2019 елның 24 июленнән премьер-министр вазифаcына Консерватив фирка башлыгы Борис Җонсон керешә[17]. 2022 елның 6 сентябреннән премьер-министр вазифаcына Консерватив фирканең яңа сайланган башлыгы Лиз Трасс керешә [18].2022 елның 25 октябреннән премьер-министр вазифаcына Консерватив фирканең яңа сайланган башлыгы Риши Сунак керешә [19].

Җәмгыять палатасына сайлау өчен дәүләт 650 сайлау округына бүленгән, һәр аерым парламент әгъзасы округтан гадәти күпчелек принцибы буенча сайлана. Премьер-министр монархка киңәш иткән очракта гомуми сайлаулар да билгеләнергә мөмкин.

Бөекбританиянең төп өч фиркасе булып Консерватив фирка, Лейбористлар фиркасе һәм Либераль фирка санала. Соңгы, 2010 елда узган гомум сайлауларда бу өч фирка 650 мөмкин булган урыннан 622 урынны яулады.

Милли администрацияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шотландия парламенты утырышлар үткәрә торган бина, Эдинбург

Шотландия, Велс һәм Төньяк Ирландиянең үзләренең Беренче Министр тарафыннан җитәкләнгән канун үтәү органнары һәм берпалаталы канун чыгару хакимияте бар. Англиядә, Бөекбританиянең иң зур регионында, андый органнар юк, өлкә турыдан-туры Британ хөкүмәте һәм парламенты тарафыннан идарә ителә. Бу вәзгыять «Көнбатыш Лотиан проблемасы»н тудырган.

Шотланд хөкүмәте һәм парламенты Британ парламенты вәкаләтләренә кермәгән сораулар буенча (шул исәптән, мәгариф, сәламәтлек саклау, Шотландия кануннары, җирле үзидарә) киң хакимияткә ия. 2007 елгы сайлауда җиңү яулаганнан соң Шотландия бәйсезлеген таләп иткән Шотланд милли фиркасе Алекс Салмонд җитәкчелегендәге шотланд хөкүмәтен төзегән. 2011 ел сайлавында милли фирка янә җиңеп, паламентта күпчелекне яулый. 2014 елда Шотландия бәйсезлек референдумын үткәрергә планлаштыра.[20]

Велс хөкүмәте һәм Милли ассамблеясенең вәкаләтләре Шотландиягә караганда кечерәк. 2011 елның маеннан башлап Ассамблеягә канун чыгаруда өстәмә рөхсәтләр таләп ителми. Хәзерге хөкүмәт 2011 ел сайлавыннан соң төзелә һәм Карвин Джонс җитәкчелегендәге лейбористик администрациягә ия.

Төньяк Ирландия министрлар кабинеты һәм Ассамблеясенең хакимият дәрәҗәсе Шотландиягә якын. Министрлар кабинетында ике хакимлек урнаша: Беренче министр Питер Робинсон (Демократик юнионистик фиркасе) һәм Беренче министр урынбасары Мартин Макгиннесс (Шинн Фейн фиркасе).

Халыкара элемтәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөекбритания премьер-министры Дэвид Кэмерон һәм АКШ президенты Барак Обама, G-20 саммиты, Торонто, 2010

Бөекбритания — Берләшкән Милләтләр Оешмасының Иминлек Шурасының даими әгъзасы, Милләтләр Дуслыгы, G8, G20, НАТО, Халыкара икътисадый хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы, Бөтендөнья сәүдә оешмасы, ОБСЕ (АХХО), Европа Шурасы оешмалары әгъзасы. Үзенең сәяси, тарихи, мәдәни, икътисади, хәрби көче белән Берләшкән Патшалык дөньяның әйдәп баручы илләрдән санала, мөһим халыкара процессларда актив катнаша. Бөекбританиянең атом-төш коралы бар.

Бөекбританиянең АКШ белән «махсус мөнәсәбәтләр» урнашкан, моның турында бу илләр җитәкчеләре үзләре сөйли[21]. Шулай ук Бөекбританиянең Франция белән дә якын элемтәләр, аны «йөрәк килешүе» диа атыйлар. Әлеге ике ил белән Бөекбританиянең атом-төш кораллану програмнары да актив эшли.

Башка якын дусларга килгәндә, Бөекбританиянең Европа Берлеге һәм НАТО илләре белән тыгыз элемтәләре урнашкан. Шулай ук Япония белән хезмәттәшлек зур. Британиянең дөнья барышында катнашуы һәм тәэсире шулай ук сәүдә элемтәләре, тышкы инвестицияләр, үсеш максатыннан ясалган һәм хәрби ярдәм аркасында көчле.

Илгә керүне чикләү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2012 елның 1 маенда Бөекбритания Тышкы эшләр департаменты кеше хокуклары өлкәсендә җинаять кылган кешеләргә илгә керү тыелганын белдерде.


« Бөекбританиягә керүне тыю кеше хокукларын бозуы турында бәйсез, абруйлы һәм ышаныч тудырган мәгълүматлар булган затларга гомуми тәртиптә кагылачак. »

Хәрби көчләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Янартау» хәрби очкычы

Бөекбритания армиясе дөньяда технологик яктан иң алдынгы һәм әзерләрдән санала. 2008 елда аның бар дөнья буйлап 20гә якын хәрби базасы булган[22]. Хәрби чыгымнар илнең ТЭПның 2,5 %-ын ала[23]. Гаскәр саны буенча Бөекбритания дөньяда 27 нче урында тора.

Бөекбритания хәрби көчләре Британ армиясе, Патшаның хәрби-һава көчләре һәм Патшаның хәрби-диңгез флотыннан тора. Армиянең өч өлеше дә илнең Саклану министрлыгы тарафыннан идарә ителә һәм махсус Саклану шурасы контроле астында тора. Хәрби көчләрнең төп идарәчесе — Британ монархы.

Британия хәрби көчләренең төп максаты булып Берләшкән Патшалыкны һәм аның диңгез арты җирләрен, Бөекбритания иминлеге мәнфәгатьләрен яклау һәм халыкара тынычлык урнаштыруда катнашу тора. Бөекбритания — НАТОның актив һәм даими әгъзасы. Аның базалары Вознесение утравында, Белиз, Бруней, Канада, Кипр, Диего-Гарсия, Алмания, Фолклен утраулары, Гибралтар, Кения һәм Катарда урнашкан.

Соңгы елларда Бөекбритания барлык хәрби низагларда бары тик коалицияләрдә генә катнаша. Искәрмә булып 2000 елдагы Сьерра-Леонага интервенция гына тора. Коалицияләрдә Британия Босния, Косово, Әфганстан, Гыйрак, Ливия низагларында катнашты. Бөекбритания (үзенең тарафыннан) үзе генә катнашкан соңгы сугыш — Фолкленд сугышы (1982 ел).

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Англия Банкы

Бөекбританиянең икътисади системасы — өлешчә контроль ителгән базар икътисады. Базарның валюта курслары мәгълүматларына нигезләнеп, иктисади көч зурлыгы буенча Бөекбритания дөньяда алтынчы урынга ия, Европада — икенче урынга (Алманиядән соң). Лондон — рәсми булмаган дөнья икътисады белән идарә иткән өч шәһәрнең берсе (Нью-Йорк һәм Токио белән беррәттән).

Канцлер тарафыннан җитәкләнгән Патша Казнасы дәүләтнең финанс һәм икътисади сәясәтен булдыру өчен җаваплы. Англия Банкы (илнең үзәк банкы) милли акча берәмлеге — фунт стерлинглар чыгару өчен җаваплы.

Британиядә хезмәт күрсәтү өлкәсе ТЭПның якынча 73 %-ын тәшкил итә. Ил икътисадының аерылгысыз өлешен туризм биләп тора. 2004 ел эчендә Бөекбритания 27 миллион туристны кабул иткән. Бу күрсәткеч белән Бөекбритания дөньяда алтынчы урында тора[24].

Дәүләтнең сәнәгать өлешендә иң мөһимнәрнең булып автомобиль сәнәгате тора. Биредә 800 меңнән артык кеше эшли, әлеге сектор экспорт өчен елына £26,6 миллиард тудыра. Авиация сәнәгате күрсәткечләре буенча дөньяда тотрыклы рәвештә икенче-өченче урында тора.

2011 елда 18-24 яшьлек кешеләр арасында эшсезлек 20,3 %-ка кадәр күтәрелгән. 2007—2008 елларда 13,5 миллион кеше (халыкның 22 %-ы) факыйрьлек сызыгы артында яшәгән.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ел Халык
саны
1900 &&&&&&&035405900.&&&&&035 405 900
1949 &&&&&&&050300000.&&&&&050 300 000
1959 &&&&&&&051900000.&&&&&051 900 000
1976 &&&&&&&055900000.&&&&&055 900 000
1998 &&&&&&&059100000.&&&&&059 100 000
2004 &&&&&&&059834900.&&&&&059 834 900
2005 &&&&&&&060441457.&&&&&060 441 457
2007 &&&&&&&060776238.&&&&&060 776 238
2009 &&&&&&&061634783.&&&&&061 634 783
2011 &&&&&&&063181775.&&&&&063 181 775

Бөекбританиядә халык, Көнбатыш Европаның күпчелек илләрендәге кебек үк, тыгыз урнашкан. Шәһәрләренең күбесе диңгез буйларына урнашкан. Авыл халкы өлеше зур түгел. Аның төп кәсебе — терлекчелек, моның өчен табигый шартлар бик уңайлы. Биредә сыерның сөт һәм ит токымнарын, шәһәргә якын яшәүчеләр дуңгыз һәм йорт кошлары асрыйлар. Шотландия һәм Велс үзләренең сарыклары белән дан тоталар.

Җанисәп Британиядә һәр ун ел үтә. 2001 ел җанисәбе буенча Бөекбритания халкы саны 58 789 194 кеше тәшкил итә. Бу күрсәткеч белән ул Европа Берлегендә — өченче, дөньяда 21 нче урында тора. 2011 ел халык санын алу вакытында илдә 63 181 775 кеше яши. Шулай ук мәгълүматлар британ халкының картаюын күрсәтә, пенсиядәге кешеләр саны 16 яшькә кадәр балалардан күбрәк.

Халыкның күпчелеген инглизләр тәшкил итә.

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөекбританиянең һәр гражданы үз динен тотарга хокуклы. Бөекбританиядә күпчелек халык христианлык тарафдары (ил халкының 10-16 % ы рим католик чиркәве вәкиле, 25 млн кеше англикан чиркәве вәкиле, 1, 1 млн шотландлы пресвитериан дине тарафдары, Төньяк Ирландиянең ярты халкы протестантлык, яртысы католик динендә һ. б.) Бөекбритания халкының 6,30 % ы (4 130 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020). Сикхлар 400 мең—500 мең, һинд дине вәкилләре ~800 мең. Буддизм вәкилләренең 750 монастыре гамәлдә. Илдә 300 мең яһүди бар.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Инглиз әдәбияты

Күбесенчә Бөекбритания әдәбиятын инглиз әдәбияты тәшкил итә.

Бөекбритания татарлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  2. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  3. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  4. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  5. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  6. Великий князь — Восходящий узел орбиты. — М. : Большая российская энциклопедия, 2006. — С. 9—50. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 5). — ISBN 5-85270-334-6.
  7. Инглиз телендә Бөекбритания өлешләрен countries, ягъни илләр дип атыйлар.
  8. «Working with Overseas Territories» (ингл.)
  9. Ancient skeleton was 'even older' (ингл.)
  10. Римское владычество в Британии (рус.)
  11. Chibnall, Marjorie Дебаты о Норманнском завоевании. — Manchester University Press, 1999. — P. 115–122.
  12. Инглиз ватандашлар сугышлары (ингл.)
  13. The Oxford History of the British Empire: The nineteenth century. Volume III (ингл.)
  14. Британия Европа берлегеннән чыкты. Азатлык радиосы, 01.02.2020
  15. Brexit: All you need to know about the UK leaving the EU. bbc.com, 27.01.2020(ингл.)
  16. Bagehot, Walter (1867). The English Constitution. London: Chapman and Hall. p. 103.
  17. Александр Юрьев. Бориса Джонсона избрали премьер-министром Великобритании. Ридус, 23.07.2019(рус.)
  18. Новым премьером Британии станет Лиз Трасс. Mail.ru, 5 сентября 2022(рус.)
  19. Риши Сунак официально вступил в должность премьер-министра Великобритании (2022-10-25).
  20. Бәйсезлек хәрәкәте: Шотландия һәм Каталония алгы рәттә
  21. Barack Obama presidency will strengthen special relationship, says Gordon Brown (ингл.)
  22. Where are British troops and why? (ингл.)
  23. Ministry of Defence (ингл.)
  24. UNWTO Tourism Highlights 2007 елның 9 август көнендә архивланган. (ингл.)

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]