Брихадишвара Гыйбадәтханәсе, Гангайкода Чолапурам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Брихадишвара Гыйбадәтханәсе, Гангайкода Чолапурам latin yazuında])
Гыйбадәтханә
Брихадишвара Гыйбадәтханәсе, Гангайкода Чолапурам
Тулаем гыйбадәтханә комплексы күренеше
Тулаем гыйбадәтханә комплексы күренеше
Тулаем гыйбадәтханә комплексы күренеше
Ил Һиндстан
Төбәк / район Тамилнаду, Арилайюр районы
Дин Шива Ходаена табыну
Нигезләүче Раджендра Чола I
Төзелеш еллары ???—безнең эраның 11-енче гасыры

Гангайконда Чолапурамда Брихадишвара Гыйбадәтханәсе - ул Көньяк Һиндстан Тамил Наду штытында Ариялур районында Гангайконда Чолапурамда Ходай Шивага багышланган Һинд дине гыйбадәтханәсе. Безнең эраның 1035 елда Раджендра Чола I тарафыннан яңа башкаласының өлеше буларак төзелеше тәмамланып, бу Чола династиясе эрасы гыйбадәтханә корылышы буенча, һәм исеме охшашлыгы буенча борынгырак 11-енче гасыр Тханджавурдан якынча 70 км (43 миля)да урнашкан Брихадишварар Гыйбадәтханәсенә охшаш. Гангайконда Чолапурам Гыйбадәтанәсе кечкенәрәк, әмма Тханджавур Гыйбадәтханәсеннән купшырак. Икесе дә Көньяк Һиндстанда иң зур гыйбадәтханәләр арасында һәм Дравид стиле гыйбадәтханәләре мисаллары булып тора. Гыйбадәтханәне текстларда шулай ук "Гангайконда Чолапурам Гыйбадәтханәсе яки Гангайкондачолисварам Гыйбадәтханәсе дип атыйлар. Шивага багышланган төп гыйбадәтханә квадрат планга нигезләнгән, әмма хөрмәт итеп башка Һинд дине Илаһларны күрсәтә, мәсьәлән, Вишну, Дурга, Сурья, Харихара, Ардханаришвара һәм башкалар.[1][2] Таң атканда аның изге урыны ачыла һәм шулай ук аның көньяк-көнчыгыш күчәрдә юнәлгән "мандапа"лар. Төп изге урынга өстәп, гыйбадәтханә комплексының берничә кечерәк изге урыны, "Гопурам"нары һәм башка һәйкәлләре бар, кайберәүләре соңрак гасырларда җимерелгән булганнар. Гыйбадәтханә бронза потлары, стеналарында сәнгать әйберләре, Нанди (үгезе) сурәте һәм манарасы масштабы өчен мәшһүр. Раджендра I тарафыннан төзелгән өчен мәшһүр булудан кала, гыйбадәтханә күпсанлы язмалары өчен мәшһүр, гәрчә аларның берсе дә аныкы түгел.[1][3]
Бу гыйбадәтханәдән тыш, куәтле Азия империясенең башкаласы борынгы Гангайконда Чолапурам шәһәребезнең эраның 900-енче елыннан бирле безнең эраның 1215 елында кадәр өч гасырдан артык вакыт буена, аның башка төп Чола эрасы Һинду гыйбадәтханәләре тәмам җимерелеп, ташландык җир калган.[4][5] Гангайконда Чолапурам гыйбадәтханәсе актив гыйбадәтханә булып кала. Биредә дүрт көндез уза торган ритуал һәм күп ел саен фестивальләр уза, аларның иң мәшһүрләре Тамил календаре "Маси" аенда уза торган Махашиваратри, "Айпасси" вакытында Айпасси Поурнами (Октябрь-Ноябрь) һәм "Маргажи" (Декабрь-Январь) вакытында Тхирувадирай. Ул Тамил Надуда иң мәшһүр турист манзараларның берсе. Һиндстанның Археологик Тикшеренүе (ASI) гыйбадәтханәне сакланган мирас һәйкәле буларак идарә итә. ЮНЕСКО 2004 елда Тханджавурда Брихадишварар Гыйбадәтханәсе һәм Дарасурамда Айраватешвара Гыйбадәтханәсе Дөнья Мирасы Урыны итеп игълан иткән. Болар бөтенесе бергә җыелма Бөек Яшәүче Чола Гыйбадәтханәләре дип атала.[1][6]

Урнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

уң якта гыйбадәтханә белән юл сурәте
Шоссе янында Гангайконда Чолапурам Гыйбадәтханәсе.

Брихадишварар Гыйбадәтханәсе Гангайкодам Чолапурам авылында урнашкан, Ченнаидан Чидамбарамнан 50 км (31 миля) ераклыкта. Төньяк-көнчыгышка якынча 70 км да охшаш исемгә ия Тханджавурда Чола династиясе эрасы Брихадишварар Гыйбадәтханәсе һәм ул Айраватешвара Гыйбадәтханәсеннән якынча 30 км ераклыкта. Өчесе дә ЮНЕСКО дөнья мирасы урыннары.[1][6]

Гыйбадәтханә Тиручирапаллины һәм Чидамбарамны тоташтыурчы 81 Шосседа.[7] Якындагы Чидамбарам шәһәре башка төп шәһәрләргә Һиндстан тимер юлы челтәренең көн саен поездлары белән, Тамил Наду автобус хезмәтләре белән һәм 36, 81, һәм 245 Милли Шосселары белән тоташтырылган.[8][9] Регуляр хезмәтләр белән иң якын аэропорт булып Тиручираппалли Халыкара Аэропорты (IATA: TRZ) тора, ул якынча 120 км ераклыкта.[10]

Коры җир эчендә булса да, гыйбадәтханә Каувери Елгасы дельтасы эчендә Коллидам Елгасы янында, аның Бенгаль Култыгына керү урыны бар һәм аның аша Һинд Океанына узу урыны бар.[11]

Тасвирламасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

the pyramidal structure above the sanctum
Тханджавур гыйбадәтханәсеннән аерылып торган рәвештә вимана сыгылган килеш.
арткы планда төп изге урыны белән Ваинаяга изге урыны
Төп Шива гыйбадәтханәсе белән Ганеша изге урыны

Архитектурасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гангайконда Чолапурам Гыйбадәтханәсе квадрат план буенча Дравид архитектурасы итеп төзелгән булган.[12] Баштагы сарай яны берсе янына берсе ике квадраттан, барлык "мандапа"лардан, "упапитхам"нан, изге урын планнарыннан, "гарбха гриһа" (sanctum)нан һәм багана элементларыннан, алар бөтенесе дә квадрат формада һәм геометрик симметриягә ия булып эчендә түгәрәкләр бар. Структур элементлар Тхандавурда зур Брихадишвара Гыйбадәтханәсе структур элементларына охшаш. Икесе эчендә дә күп капка юллары аша һәм чагыштырмача кечкенә "гопурам" (манаралар) аша керә торган сарай яны бар. Эчендә изге урыннар бар, аларның күбесе көнчыгыш-көнбатыш күчәре буенча тигезләнгән; берничәсе перпендикуляр. Гыйбадәтханә комплексына Нанди Мандапа, Аланкар Мандапа, Маха Мандапа, Мукха Мандапа һәм Ардха Мандапа керә. Боларның кайберәүләре 14-енче гасырдан соң Һинд дине патшалыклары тарафыннан өстәлгән һәм сакланган булган яки.[13]

Күренә торган упапитхам үлчәмнәре көнчыгыш-көнбатыш юнәлештә 103,63 м (340 фут)ка 30,48 м (100 фут), әмма аның бер өлеше юк булырга охшаган һәм калган өлеше туфрак белән капланган һәм бер өслеге туризм өчен саклана.[14][15] Күренә торган өлештә, Баласубрахманьям раслаганча, гарбһа гриһа (sanctum) 30,48 м (100 фут) һәм маһа мандапа (зур зал) 53,34 (175 фут) озынлыкта һәм ардһа мандапа (өлешчә зал) 19,81 м (65 фут) озынлыкта. Квадрат формасындагы ардһа мандапа sanctum-ны һәм зур залны тоташтыра.[13] Гыйбадәтханә соңыннан булган гыйбадәтханәләрдә еш очрый торган хасият булган баганалы заллары булган иң иртәләрнең берсе булып тора.
Төп гыйбадәтханә күтәрелгән корылмада төзелгән һәм бина яны мәйданчыгы үлчәме 560 фут (170 м)га 320 фут (98 м). Аның sanctum-ның үлчәме 100 кв. фут (9,3 м²) һәм аңа "Ардха Мандапа" аша керәләр. Sanctum-ның ишек узуы яннарында "дварапала"лар, сакчылар, һәрберсе 6 фут (1,8 м) биеклектә. Sanctum-да "лингам" формасында Брихадишварар (Шива) бар. Бу лингам 4 м (13 фут) биеклектә һәм аның әйләнәсенең озынлыгы 18 м (59 фут).[16]
Өй яны мәйданчыгында утыра торган Нанди (үгезе) сурәте бар, ул күчәр буенча 200 м (660 фут) итеп sanctum-га караган итеп ясалган.[17] Sanctum тирәли биш изге урын һәм 19-ынчы гасыр дәвамында өстәлгән Арсланнар буасы бар. Гыйбадәтханәдә тугыз планета Илаһларының Наваграхаларның монолитик чагылышы бар.[16]

Шри-вимана[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Виманам (гыйбадәтханә манарасы) 55 м (180 фут) биеклегендә, ул Тханджавур Гыйбадәтханәсеннән 3 м (9,8 м) га кечерәк. Тарихчылар ышануынча гыйбадәтханәнең биеклеге юри Тханджавур гыйбадәтханәсенең үлчәмнәреннән кечерәк итеп ясалган, бу Раджендраның әтисенең шедеврына хөрмәтен күрсәтә.[18] Контурлары туры булган Тханджавур Гыйбадәтханәсе белән чагыштырганда бу гыйбадәтханәнең контуры сыгылган сызыклы, түбәгә якынрак бераз батынкы.[19] Ул сигез зонага бүленгән.[15]

Манара "адиштанам" өстеннән вертикаль квадрат структура буларак 10,67 м га (35 футка) күтәрелгән.[20] Аның әйләнәсендә массив карнизы булган ике горизонталь поясы бар. Һәрбер кушакның көньяк, көнбатыш һәм көнчыгыш ягында кушаклар арасында биш шәхси пилястрасы бар. Соңгы бүлекләр квадрат булып торалар, ә башка өчесе озын. Һәрбер бишнең тупланмасының үзәк бүлеге иң киң булып тора. Һәрбер якта стенада дүрт горизонталь бордюрлар белән кисеп ясалган сурәтләр. Боларда Шиваизм, Шактизм һәм Вишнуизм традицияләреннән Һинд дине риваятьләре һәм Пураник риваятьләр сөйләнә.[21][22] Һәрбер катта чәчәкле арка-формалы мотивлар ("гавакша") белән формалы горизонталь проекцияләр бар. Баласубрахманьям буенча хасиятләрдә "Яли" формасында риваять мәхлукатлары һәм муенса формасындагы мотивлар белән антаблемент.

Гангайкондада Шри-вимананың тугыз каты (таласы) бар, аларга аскы дәрәҗәләрдәгеләр дә күрә, бу Тханджавурның унөч катыннан аерылып тора. Һәрбер катның квадрат-түгәрәк-озынча сәнгать әйбере бар. Өске дәрәҗәләр ритмик кысылучы өлге буенча аскы дәрәҗә дизайнын кабатлыйлар. Биредә симметрия принциплары саклана, әмма кысылу дәрәҗәсе биеклек белән сызыкча түгел. Аскы катлар өске катлардан тизрәк кысыла. Бу виманага гадәти булмаган параболик форманы бирә. Грива (муен) кардиналь юнәлешләр буенча ориентланган һәм Тханджавур Гыйбадәтханәсе кебек үк, аның почмакларында Нанди үгезе утыра. Грива өстендә киртимукхалар, шуннан соң симметрик ачык лотос. Гыйбадәтханәнең өстендә класа, аның язмасы кайчандыр алтын белән капланган булган; хәзер инде алтыны юк. Каласа өстендә күкне сәламләүче лотос.

Сынычылык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Sanctum-ның стеналары тирәли якынча илле скульптура рельефы бар, шуларның өчесе — Натараджа, Сарасвати Дэви һәм Шива тугърыга чәчәкләр бәйләме бирәләр — бу иң мөһиме. (Алтмыш өч Найянарларның берсе) Шайва изгесе һәм галиме Чандешвара өчен изге урын бар. Гыйбадәтханә стеналары тирәли башка нишалар бар, аларда Шива, Дурга һәм Вишнуның төрле формалары сурәтләнгән. Гыйбадәтханәдә 11-енче гасыр Чола сәнгатен сурәтләүче күп бронза потлар бар, шуларның иң танылганы Картикейя.[23]

Бер рельефта гыйбадәтханәне төзегән иң гадәти булмаган портреты бар. Янында Парвати белән Шива алар гаять кечкенә утыра торган Раджендра Чола I-нең фигурасына аның җиңүенә чәчәкләр бирәләр.[24]

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гыйбадәтханә безнең эраның 1035 елда Тханджавурда Брихадишварар Гыйбадәтханәсен төзегән улы мәшһүр Чола патшасы Раджа Раджа Чола I-нең улы Раджендра Чола (безнең эраның 1014-44 елы) тарафыннан төзелгән булган.[17] Кайбер белгечләр ышануынча гыйбадәтханә 1020 елда, 6-ынчы хөкем сөрү елында төзелгән булган, әмма язмаларда 20-енче хөкем сөрү елы күрсәтелгән, ягъны безнең эраның 1035 елы. Раджендра Һиндстанда Чола текстлары буенча Карнатакада, Андһра Прадешта, Одишада һәм Бенгальдә кампаниядә җиңүдән соң әтисе төзегән гыйбадәтханәдән дә яхшырак төземәкче булган. Җиңүеннән соң, ул яулап алынган патшалыклардан Ганга елгасы суы белән чүлмәкләрне җибәрергә кушкан һәм аларны гыйбадәтханәнең буасына агызган.[13] Буа башта Чолагангам дип аталган булган һәм Гангадан су белән тутырылган булган.[18]

Утыручы позициядә Шива һәм Парватидан бәйләм киендерелгән гранит тугъры поты
Шива патша Раджендра Чола I-гә чәчәк бәйләмен бирә.[25]

Тамил традициясе буенча Раджендра I Гангайконда Чолан исемен алган, аның мәгънәсе Ганганы яулап алган. Ул иртәрәк Чола Тханджавур башкаласыннан Гангайконда Чолапурамны нигезләгән. Гангайконда Чолапурам Чола башкаласы булып киләсе 250 ел калган.[26] Раджендра I берничә гыйбадәтханә белән тулаем башкаланы Тамил Васту һәм Агама Шастра текстларында киңәш ителгәнчә төзегән.[13] Боларга Аяппа, Вишну һәм башка гыйбадәтханәләр керә. Шулай да, бу корылмалар гыйбадәтханәдән кала 13-енче гасыр ахырында һәм 14-енче гасырда җимерелгән булган.

Башка Чола чоры җир ориентирлары бар, ачык итеп алар туфрак белән капланган өелгән урыннар һәм ватылган багана төпләре белән күрсәтелгән, алар якындагы зур территориядә табылалар.[13][27] Бу шәһәрне искә алучы иң элек язма 1029 ел белән даталана, шул ук вакытка Раджендра I-нең Ганга елгасына таба экспедициясенең иң беренче искә алуы 1023 ел белән даталана. Яңа төзелгән Гангайконда Чолапурам гыйбадәтханәсенә беренче бүләк 1035 ел белән даталана.[13]

Деһеджия раслаганча Раджендра I, әтисе хезмәтен кабул иткән кайбер һөнәр ияләрен катнашырга алган һәм аларны Тханжавурдан китергән.[17] Раджендра I - дән бирле күпчелек Чола патшаларының таҗ кию церемониясе Гангайконда Чолапурамда узган. Археологик казулар бу гыйбадәтханәдән берничә километрда форт стеналарын һәм сарай калдыкларын тапкан. Ышану буенча Раджендраның дәвамчысы Кулотхунга Чола I шәһәр тирәли фортификацияләр төзегән.[27]

Шәһәрнең җимерелү сәбәпләре мәгълүм түгел. Васантхи буенча, Чолаларны 13-енче гасырның соңгы өлешендә җиңгән Пандьялар элегрәк җиңелүләренә җавап итеп "шәһәрне җиргә кадәр җимергән булганнар".[27] Шулай да, башка гыйбадәтханәләр җимерелеп, бу гыйбадәтханәнең нишләп калуы билгеле түгел, һәм шулай ук элек бу урынны җимергән булсалар да, соңрак Чолалардан, Пандьялардан һәм Виджаянагар Империяләренең бу гыйбадәтханәгә төрле бүләкләр һәм грантлар ясавы мәгълүм түгел.[28]

Альтернатив теория җимерелүне рейдларга, сугышларга һәм талауларга дип күрсәтә, аеруча элек Чола һәм Мадурай Империяләренең өлешләре булган башкаланы һәм территорияләрне Дәһли Солтанлыгы армияләренең 1311 елда Мөселман яугире Малик Кафур һәм шуннан соң 1314 елда Хусро Хан тарафыыннан һәм 1327 елда Мөхәммәд бин Тугһлак тарафыннан яулап алынганнар соң.[29][30][31] Соңыннан булган чорда Һинду патшалары һәм Мөселман солтаннары арасында сугышлар булган, соңгылары Дәһли Солтанлыгын мирас итеп алганнар һәм яңа дәүләтләр кисеп алганнар, якындагы Мадурай Солтанлыгы (1335-1378) кебек. Соңрак Көньяк Һиндстанның көнчыгыш һәм көнбатыш ярларыннан Адил Шахи династиясе, Кутб Шаһилары, Рандаула Хан аңа бәреп кергән һәм кайберәүләр аны берничә ел дәвамында оккупацияләгәннәр.[32]}} The Виджаянагара Империясе Мадурай Солтанлыгын 1378 елда Чола эра гыйбадәтханәләре белән җимергән, соңыннан Һинду патшаларының идарәсен кайтарган алар аларның күпчелеген төзәткән һәм реставрация ясалган булган.[29][32]

Текстлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гангайконда Чолпурам һәм гыйбадәтханә күп мәртәбә шул периодның эшләрендә искә алына, мәсьәлән, Мувар Улада һәм Калингатхурапанида. Васантхи кебек галимнәр ышануынча 11-енче гасыр Тамил шагыйре Камбарның Айодхьяның тасвирламасы Гангайконда Чолапурамның урамнары һәм шәһәр структурасы тасвирламасына нигезләнгән булганнар. Охшаш корреляция Секкижарның "Перийя Пуранам"ына нигезләнгән эшләрендә алына. Чераларның, Чолаларның һәм Пандьяларның трактаты Мувар Ула шәһәрнең һәм гыйбадәтханәнең тере тасвирламасын бирә.[27] Тханджавур гыйбадәтханәсе кебек, бу гыйбадәтханә ышану буенча иҗтимагый, икътисади һәм сәяси эшчәнлекнең үзәге буларак пәйда булган. Музыка, бию һәм бронзалар формасындагы сәнгать илһамландырган һәм гыйбадәтханәдә куелган булган.[33]

Хәзерге заманда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нанди sanctum-га таба карый.

Гыйбадәтханә 2004 елда Бөек Сакланып Калган Чола Гыйбадәтханәләре исемлегенә өстәлгән булган. Барлык өч гыйбадәтханә Чолалар тарафыннан безнең эраның 10-ынчы һәм 12-енче гасырлар арасында төзелгән булганнар һәм аларның күп охшашлыклары бар.[34][35] Һиндстанның Археологик тикшеренүе 2009 елда сатуга һәм туристлар зиярәт кылуларына өстәмәләр ясаган, аларга Тамил Наду Хөкүмәтенең Һинд дине Дини һәм Эндаумент Идарәсе эгидасы астында музей, ресторан, кибетләр һәм туалетлар кергән.[36] Гыйбадәтханәләргә Бөек Сакланып Калган Чола Гыйбадәтханәләр буларак төркемләнә, чөнки аларга һаман зиярәт кылалар, эчендә табыналар һәм алар төзелгәндә кулланылалар.[37] Раджендра Чоланың таҗ кию церемониясенең меңьеллыгы гыйбадәтханәдә 2014 елның июлендә ике көн буена бәйрәм ителгән булган.[38]

Фестивальләр һәм табыну практикалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гәрчә ASI тарафыннан һәйкәл буларак идарә ителсә дә, Тамил Надуда башка Шива гыйбадәтханәләрендә кебек үк табыну практикалары башкарыла. Гыйбадәтханә Шайвит традициясе буенча һәм гыйбадәтханә каһиннәре көн саен һәм фестивальләр вакытында пуджа (ритуаллары) башкаралар. Гыйбадәтханә ритуаллары көненә дүрт мәртәбә башкарыла: көндезге 8:30-да Каласантхи, 12:30-да Учикалам, кичке 6:00-да Саяракшаи, һәм кичке 7:30–8:00-да and Артхаджамам. Брихадишварар һәм Перийя Наяги икесе өчен дә һәрбер ритуалның өч баскычы бар: алангарам (бизәү), нейветханам (ашамлыкны тәкъдим итү) һәм дипа араданай (лампаларны болгау). Гыйбадәтханәдә башкарыла торган атна саен, ай саен һәм ике атна саен уза торган ритуаллар бар. Гыйбадәтханә иртәнге 6:00-дан кичке 4:00 –9:00 -гә кадәр көн саен ачык. Гыйбадәтханәнең календаренда күп фестивальләре бар, Тамил календарендагы "Маси" (февраль-март) аенда Махашиваратри, "Айпасси" (Октябрь-Ноябрь) вакытында Айпасси Пурнами һәм "Маргажи" (Декабрь-Январь) вакытында Тхирувадирай иң мәшһүрләре.[39] Айпаси фестивале дәверендә төп Ходайга пешерелгән дөге тәкъдим итү Аннабхишекам була.[16]

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гыйбадәтханәдә күп потлар һәм рельефлар бар:[40]

Шайвизм[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вайшнавизм, Шактизм[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җимерелгән хәрабәләр һәм соңрак өстәмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Билгеләмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Great Living Chola Temples 2013 елның 22 сентябрь көнендә архивланган., Archaeological Survey of India, Government of India
  2. PV Jagadisa Ayyar (1993), South Indian Shrines, Asian Educational Services, ISBN 81-206-0151-3, pages 291-295
  3. S.R. Balasubrahmanyam, 1975, 241, 243-249 битләр.
  4. S.R. Balasubrahmanyam, 1975, 241-245 with footnote on 243 битләр.
  5. Irāmaccantiran̲ Nākacāmi (1970). Gangaikondacholapuram. State Department of Archaeology, Government of Tamil Nadu. pp. 14–16. https://books.google.com/books?id=FtQBAAAAMAAJ. 
  6. 6,0 6,1 Great Living Chola Temples. UNESCO World Heritage Centre (2004).
  7. S.R. Balasubrahmanyam, 1975, 240-241 битләр.
  8. NH wise Details of NH in respect of Stretches entrusted to NHAI (PDF). Ministry of Road Transport & Highways, Government of India. National Highways Authority of India. әлеге чыганактан 2009-02-25 архивланды. 2019-11-13 тикшерелгән.
  9. Thanjavur bus routes. Municipality of Thanjavur. әлеге чыганактан 2013-06-17 архивланды. 2019-11-13 тикшерелгән.
  10. Ē. Kē Cēṣāttiri (2008). Sri Brihadisvara: The Great Temple of Thānjavūr. Nile. p. 5. https://books.google.com/books?id=FnXXAAAAMAAJ. 
  11. Marshall M. Bouton (2014). Agrarian Radicalism in South India. Princeton University Press. pp. 72–78. ISBN 978-1-4008-5784-5. https://books.google.com/books?id=5-v_AwAAQBAJ&pg=PA72. 
  12. Ambujam Anantharaman, 2006, 68-9 битләр.
  13. 13,0 13,1 13,2 13,3 13,4 13,5 S.R. Balasubrahmanyam, 1975, 241-249 битләр.
  14. S.R. Balasubrahmanyam, 1975, 245, context: 241-249 битләр.
  15. 15,0 15,1 Roma Chatterjee, 2016, 33 бит.
  16. 16,0 16,1 16,2 V., Meena (1974). Temples in South India (1st ed.). Kanniyakumari: Harikumar Arts. p. 38. 
  17. 17,0 17,1 17,2 Dehejia, Vidya (2013). Art of the Imperial Cholas. Columbia University Press. pp. 79–81. ISBN 9780231515245. https://books.google.com/?id=23F7vTn3hBMC&pg=PA80. 
  18. 18,0 18,1 Nandkumar, Vimala. Stunning, Impressive Temple of Gangai-Konda-Cholapuram: This Place Has History Associated with River Ganga & the City Was Founded by Rajendra Chola I, Daily News & Analysis (28 November 2015). 2018 елның 15 апрель көнендә архивланган. архив күчермәсе, archived from the original on 2018-04-15, retrieved 2019-11-13 
  19. James C. Harle (1994). The Art and Architecture of the Indian Subcontinent. Yale University Press. p. 316. ISBN 978-0-300-06217-5. https://books.google.com/books?id=LwcBVvdqyBkC. 
  20. S.R. Balasubrahmanyam, 1975, 243-244 битләр.
  21. S.R. Balasubrahmanyam, 1975, 243-249 битләр.
  22. Irāmaccantiran̲ Nākacāmi (1970). Gangaikondacholapuram. State Department of Archaeology, Government of Tamil Nadu. pp. 26–34. https://books.google.com/books?id=FtQBAAAAMAAJ. 
  23. Roma Chatterjee, 2016, 44 бит.
  24. Michell, 53
  25. George Michell, 1988, 51 footnote 17 бит.
  26. Melton, J. Gordon. Faiths Across Time: 5,000 Years of Religious History [4 Volumes: 5,000 Years of Religious History]. https://books.google.com/?id=bI9_AwAAQBAJ&pg=PA674. 
  27. 27,0 27,1 27,2 27,3 S., Vasanthi (2009). "Excavation at Gangaikonda Cholapuram, the imperial capital of Rajendra Chola, and its significance". Nagapattinam to Suvarnadwip: Reflections on the Chola Naval Expeditions to Southeast Asia. Singapore: Institute of south-east Asian Studies. pp. 96–100. ISBN 978-981-230-938-9. https://books.google.com/books?id=2swhCXJVRzwC&pg=PA96. 
  28. Pillai, J.M. Somanasundaram (1994). The great temple at Tanjore. Tamil University, Thanjavur. pp. 109–111. 
  29. 29,0 29,1 Michael C. Howard (2012). Transnationalism in Ancient and Medieval Societies. McFarland. pp. 93–94. ISBN 978-0-7864-9033-2. https://books.google.com/books?id=6QPWXrCCzBIC&pg=PA94. 
  30. George Michell (1986). Islamic heritage of the Deccan. Mārg Publications. p. 8. https://books.google.com/books?id=3yEKAQAAIAAJ. 
  31. Jamal Malik (2008). Islam in South Asia: A Short History. BRILL Academic. p. 140. ISBN 90-04-16859-1. https://books.google.com/books?id=FduG_t2sxwMC. 
  32. 32,0 32,1 George Michell (2008), Architecture and art of Southern India, Cambridge University Press, pages 16-21, 89-91
  33. Vipul, Singh (2009). Longman Vistas 7. Pearson Education India. pp. 14–15. ISBN 9788131729090. https://books.google.com/?id=J-1gxbsTLPkC&pg=PA14&q=gangaikonda%20cholapuram. 
  34. Ayyar, P.V. Jagadisa (1993). South Indian Shrines. New Delhi: Asian Educational Services. p. 316. ISBN 81-206-0151-3. 
  35. T., Ramakrishnan. World Heritage Site status for Airavatesvara Temple, The Hindu (7 July 2004). 2008 елның 15 август көнендә архивланган. архив күчермәсе, archived from the original on 2008-08-15, retrieved 2019-11-13 
  36. Gangaikondacholapuram decked up to welcome tourists, The Hindu (28 December 2009). 28 ноябрь 2015 тикшерелде.
  37. Srinivasan, Pankaja. Inside the Chola Temple, The Hindu (4 June 2012).
  38. M., Balaganessin. Tributes paid to Rajendra Chola, The Hindu (25 July 2014). 28 ноябрь 2015 тикшерелде.
  39. Sri Bragadeeswarar temple. Dinamalar (2014).
  40. C. Sivaramamurti (2007). The Great Chola Temples: Thanjavur, Gangaikondacholapuram, Darasuram. Archaeological Survey of India. pp. 82–93. ISBN 978-81-87780-44-1. https://books.google.com/books?id=bdLaAAAAMAAJ. 
  41. 41,0 41,1 T. A. Gopinatha Rao (1997). Elements of Hindu Iconography. Motilal Banarsidass. pp. 223–229, 237. ISBN 978-81-208-0877-5. https://books.google.com/books?id=e7mP3kDzGuoC. 
  42. Wendy Doniger O'Flaherty (1982). Women, Androgynes, and Other Mythical Beasts. University of Chicago Press. pp. 138–139. ISBN 978-0-226-61850-0. https://books.google.com/books?id=EBvHzornoMwC. 
  43. Raju Kalidos; R. K. Kesava Rajarajan; R. K. Parthiban (2006). Encyclopaedia of Hindu Iconography: Sakti goddesses. Sharada. p. 82. ISBN 978-81-88934-36-2. https://books.google.com/books?id=lQ0ZAQAAIAAJ. 
  44. T. A. Gopinatha Rao (1997). Elements of Hindu Iconography. Motilal Banarsidass. pp. 273–281. ISBN 978-81-208-0877-5. https://books.google.com/books?id=e7mP3kDzGuoC&pg=PA273. 

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • A.K. Coomaraswamy; Michael W. Meister (1995). Essays in Architectural Theory. Indira Gandhi National Centre for the Arts. ISBN 978-0-19-563805-9.
  • Adam Hardy (1995). Indian Temple Architecture: Form and Transformation. Abhinav Publications. ISBN 978-81-7017-312-0.
  • Adam Hardy (2007). The Temple Architecture of India. Wiley. ISBN 978-0470028278.
  • Ambujam Anantharaman (2006), Temples of South India, East West Books (Madras), ISBN 978-81-88661-42-8
  • Adam Hardy (2015). Theory and Practice of Temple Architecture in Medieval India: Bhoja's Samarāṅgaṇasūtradhāra and the Bhojpur Line Drawings. Indira Gandhi National Centre for the Arts. ISBN 978-93-81406-41-0.
  • Ajay J. Sinha (2000). Imagining Architects: Creativity in the Religious Monuments of India. University of Delaware Press. ISBN 978-0-87413-684-5.
  • Alice Boner; Sadāśiva Rath Śarmā (2005). Silpa Prakasa. Brill Academic (Reprinted by Motilal Banarsidass). ISBN 978-8120820524.
  • Alice Boner (1990). Principles of Composition in Hindu Sculpture: Cave Temple Period. Motilal Banarsidass. ISBN 978-81-208-0705-1.
  • Burton Stein (1978). South Indian Temples. Vikas. ISBN 978-0706904499.
  • Burton Stein (1989). The New Cambridge History of India: Vijayanagara. Cambridge University Press. ISBN 978-0-521-26693-2.
  • Burton Stein; David Arnold (2010). A History of India. John Wiley & Sons. ISBN 978-1-4443-2351-1.
  • D Srinivasan (1997). Many Heads, Arms, and Eyes: Origin, Meaning, and Form of Multiplicity in Indian Art. BRILL Academic. ISBN 90-04-10758-4.
  • George Michell (1988), The Hindu Temple: An Introduction to Its Meaning and Forms, University of Chicago Press, ISBN 978-0-226-53230-1
  • George Michell (1995). Architecture and Art of Southern India. Cambridge University Press. ISBN 978-0-521-44110-0.
  • George Michell (2000). Hindu Art and Architecture. Thames & Hudson. ISBN 978-0-500-20337-8.
  • Habib, Irfan (2007). Medieval India the study of a civilization. National Book Trust, India. p. 49. ISBN 978-81-237-5255-6.
  • Kapila Vatsyayan (1997). The Square and the Circle of the Indian Arts. Abhinav Publications. ISBN 978-81-7017-362-5.
  • Knut A. Jacobsen; Helene Basu; Angelika Malinar; et al. (2009). Brill's Encyclopedia of Hinduism: Sacred texts, ritual traditions, arts, concepts. Brill Academic. ISBN 978-90-04-17893-9.
  • Michael W. Meister; Madhusudan Dhaky (1986). Encyclopaedia of Indian temple architecture. American Institute of Indian Studies. ISBN 978-0-8122-7992-4.
  • Monica Juneja (2001). Architecture in Medieval India: Forms, Contexts, Histories. Orient Blackswan. ISBN 978-8178242286.
  • Prasanna Kumar Acharya (1996). Hindu Architecture in India and Abroad. Laurier. ISBN 978-81-215-0732-5.
  • Prasanna Kumar Acharya (1997). A Dictionary of Hindu Architecture: Treating of Sanskrit Architectural Terms with Illustrative Quotations. Oxford University Press (Reprinted in 1997 by Motilal Banarsidass). ISBN 978-81-7536-113-3.
  • Prasanna Kumar Acharya (2010). An encyclopaedia of Hindu architecture. Oxford University Press (Republished by Motilal Banarsidass). ISBN 978-81-7536-534-6.
  • Roma Chatterjee, ed. (2016), India Art and Architecture in ancient and medieval periods, New Delhi: Publications Division, Ministry of Information and Broadcasting, Government of India, p. 33, ISBN 978-81-230-2080-8
  • S.R. Balasubrahmanyam (1975), Middle Chola Temples, Thomson Press, ISBN 978-9060236079
  • Stella Kramrisch (1976). The Hindu Temple Volume 1. Motilal Banarsidass. ISBN 978-81-208-0223-0.
  • Stella Kramrisch (1979). The Hindu Temple Volume 2. Motilal Banarsidass (Reprinted 1946 Princeton University Press). ISBN 978-81-208-0224-7.
  • Stella Snead; Wendy Doniger; George Michell (1989). Animals in Four Worlds: Sculptures from India. University of Chicago Press. ISBN 978-0-226-76726-0.
  • T. A. Gopinatha Rao (1993). Elements of Hindu iconography. Motilal Banarsidass. ISBN 978-81-208-0878-2.
  • Vinayak Bharne; Krupali Krusche (2014). Rediscovering the Hindu Temple: The Sacred Architecture and Urbanism of India. Cambridge Scholars Publishing. ISBN 978-1-4438-6734-4.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]