Бронхлар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Бронхлар
Өлеш түбән респиратор тракт[d]
Кан килү бронхиаль артерия[d]
Кан китү бронхиаль веналар[d]
Идентификаторлар
TA A06.4.01.001
FMA 7409 70774, 7409

БРОНХЛАР (bronchi) 

·      Уң һәм сул төп бронхлар (bronchi principales dexter et sinister) трахеядан IV-V нче күкрәк умырткасы биеклегендә китә (трахея бифуркациясе тирәсендә) һәм туры килгән үпкә капкасына юнәлә.

·      Бронхлар 70 градуслы почмакта таркала, ләкин уң бронхның юнәлеше вертикальрәк, ул, сул бронхка караганда, кыскарак һәм киңрәк. Уң бронх (юнәлеше буенча) трахеяның дәвамы кебек.

 Клиник карашы буенча әлеге үзенчәлекләрне белү мөһим, чөнки төп уң бронхка, сулга караган,  чит җисемнәр күбрәк эләгә. Анатомик карашы буенча төп бронхлар арасында аермалык моның белән аңлатыла: йөрәк үзенең күп өлеше белән сул якта урнашан, шуңа күрә сул бронх, аның астында урнашкан йөрәккә «төртелмәс өчен»,  трахеядан «мәҗбүри» горизонтальрәк китә. 

Топография

·      Уң төп бронх өстеннән сыңарлы вена өске куыш венага кушылу алдыннан үтә, аның астында уң үпкә артериясе ята.

·      Сул төп бронх өстендә сул үпкә артериясе һәм аорта дугасы урнашкан, бронх артында үңәч һәм аортаның төшмә өлеше үтә.

Бронхлар тышчасы

Төп бронхларның сөлтәре булып кимерчәкле (гиалинлы) боҗралар (уң бронхта 6-8, сулда - 9-12) тора. Эчтән төп бронхларда җемелдәүле (керфекчел) эпителий белән җәелгән лайлалы катлаулы, тыштан алар адвентиция белән капланган.

Бронларның тармаклануы

·      Төп бронлар үпкәгә бата, анда алар бүленеп, һәрбер үпкәдә бронхиаль агач ясый (рәс. 2.2).

·      Үпкә капкасына кергәч, төп бронх өлешле бронхларга (bronchi lobares) бүленә: уң – өчкә (өске, урта, аскы), сул - икегә. Өлешле бронхларның тышча төзелеше төп бронхларның тышчасы сыман. Өлешле бронхлар икенче тәртип бронхлар дип атала.

·      Һәрбер өлешле бронх өченче тәртиптәге бронхларга таркала – буынтыклы бронхлар (bronchi segmentales), һәрбер үпкәдә алар 10. Кимерчәкле сөлтәр сыйфаты әлеге дәрәҗәдә акрынлап үзгәрә башлый. Өченче тәртиптәге бронхлар тышчасының нигезен төрле зурлыктагы кимерчәкле пластинкалар ясый, алар бер-берсе белән тоташтыргыч тукыма җепселләре белән тоташкан. Адвентиция нечкәрә башлый.

·      Аннан соң буынтыклы бронхлар дүртенче, бишенче, алтынчы һәм җиденче тәртиптәге бронхларга бүленә. Өстәвенә ул бүленү дихотомик, ягъни һәрбер бронх икегә бүленә. Бронхлар киңлеге бүленү барышында тарая, кимерчәкле пластинкалар тышчада зурлык буенча кими бара, кимерчәкләрдән эчтән мускуллы катлау барлыкка килә, алар әйләнмәле урнашкан шома мускуллы күзәнәкләрдән тора.

·      Сигезенче тәртиптәге бронхлар өлешчәле бронхлар (bronchi lobulares) дип атала. Аларның диаметры - 1 мм. Кимерчәкле тукыма аларның тышчасында тулысынча диярлек юк һәм кечкенә кимерчәкле бөртекләрдән генә тора ала. Бронхларның тышчасында кимерчәк бетә барган саен, анда шома мускуллы җепселләр саны арта бара. Лайлалы катлауда лайлалы бизләр бар һәм ул җемелдәүле эпителий белән капланган.

·      Аннан соң һәрбер өлешчә бронх 12-18, 0,3-0,5 мм диаметры чик бронхиолага (bronchioli terminales) таркала. Чик бронхиолалар тышчасында шома мускуллар өстенлек итә, кимерчәк тулысынча юк, лайлалы бизләр юкка чыга, җемелдәүле эпителий саклана, ләкин начар үскән.

·      Мөһим як булып бронхларның лайласында лимфатик төенчекләр булуы тора, алар ярдәмендә үпкәләрнең урынлы иммун саклау башкарыла.

·      Барлык бронхларның җыелмасы, төп бронхтан алып һәм чик бронхиолага кадәр кертеп бронхиаль агач (arbor bronchialis) дип атала. Бронхиаль агачның бурычы һаваны трахеядан үпкәнең альвеоляр аппаратына кадәр үткәрүдә, һава агымын чистарту һәм җылытуын дәвам итүдә тора. Чик бронхиолалары аша һава үпкәнең паренхимасына килә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Кеше анатомиясе фәненнән студентларга мөстәкыйль эш өчен уку-методик ярдәмлек. 2 нче өлеше. Спланхнология. /А.П. Киясов, Ә.А. Гомерова, Л.А. Емелина һәм б.к. / Русчадан И. С. Хаҗиев тәрҗ. - Казан: КДМУ, 2013. - 126 бит.