Броун синдромы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Броун синдромы latin yazuında])
Броун синдромы
Саклык белгечлеге офтальмология
ICD-9-CM 378.61[1]

Броун синдромы гадәттә тумыштагы, тик булдырылган да була ала.

Классификация[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Тумыштагы

• Идиопатияле.

• Тумыштагы клик-синдром белән өске кыек мускулның чыгыр аша сеңер хәрәкәте бозылуы.

2. Булдырылган

• Җәрәхәтле чыгыр яки өске кыек мускул сеңере зарарлануы.

• Ревматоидлы артрит, пансинусит яки склерит китереп чыгарган сеңер ялкынсынуы.

Ачыклау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сул яктагы Броун синдромының түбәндәге билгеләре.

1. Гомуми билгеләре

• Гадәттә БК белән башлангыч торышта күзләрнең дөрес торышы (рәс. 20.61а).

• Сул яктан күз алманың аддукциядә элевация чикләнүе (рәс. 20.61б), кайвакыт — урта торышта.

• Өскә караганда сул яктан күз алманың элевация чикләнүе (еш) (рәс. 20.61в).

• Сул күз алмасының абдукциядә гадәти элевациясе (рәс. 20.61г).

• Сул якта өске кыек мускулның гиперфункциясе юклыгы (рәс. 20.61д).

• Аддукциядә күз алманың элевациясендә уңай тракцион сынау.

2. Даими булмаган билгеләре

• Аддукциядә аска тайпылыш.

• Башлангыч торышта гипотропия.

• Аномаль баш торышы белән аның шул ук якка борылуы һәм ияк күтәрелү (рәс. 20.61е).

Дәвалау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Тумыштагы очраклар гадәттә бинокуляр сәләт ярашлы баш торышы белән сакланса дәвалау кирәкми. 10 яшькә үзеннән-үзе савыгу еш күзәтелә. Хирургик дәвалау өчен дәлилләр башлангыч торышта чагылган гипотропия, идарә начарлану һәм/яки ярашлы булмаган ихтыярсыз баш торышы санала. Өске кыек мускул сеңерен озынайту тәкъдим ителә.

2. Булдырылган очракларда стероидлы терапия (эчеп яки чыгыр өлкәсенә кадау) белән бергә сәбәпне юк итү нәтиҗәле була ала.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.