Брюссель

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Брюссель latin yazuında])
Брюссель
Карта
Ил Бельгия
Регион Брюссель башкала округы
Координатлар 50°50'48"тн, 4°21'6"кнч
Мэр Фредди Тилеманс
Нигезләнгән VI гасыр
Беренче телгә алу 966
Мәйдан 161,38 км²
Халык саны 1 089 538 кеше
Халык тыгызлыгы 7025 кеше/км²
Агломерация 1,830,000
Сәгать кушагы UTC+1, җәен UTC+2
Телефон коды 02
Рәсми сайт bruxelles.be
Кардәш шәһәрләр Берлин, Вилнүс[1][2], Мадрид, Тирана, Пекин, Мәскәү, Вашингтон, Колумбия округы, Монреаль, Любляна, Прага, Киев[3][4], Лагос, Амстердам коммунасы[d], Макао[d], Атланта, Габичче-Маре, Акһисар (Акһисар), София һәм Бразилиа

Брюссе́ль (нид. Brussel [ˈbrʏsəl], фр. Bruxelles [bʁyˈsɛl]) – Бельгия һәм Брюссель башкала төбәгенең башкаласы. Брюссельдә Француз һәм җәмгыятьләре һәм Фландриянең, Европа берлеге штаб-фатиры, НАТО офисы, Бенилюкс илләре һәм Көнбатыш Европа берлегенең сәркатиплеге урнашкан.

Шәһәр һәм округ[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башка 18 коммуна белән берлектә Брюссель шәһәре Брюссель шәһәр төбәген тәшкил итә. Гәрчә Брюссель коммунасында якынча 150 мең кеше яшәсә дә, төбәкне, ике миллион халкы белән, бердәм шәһәр дип тә атап була. Гадәттә «Брюссель» атамасы бөтен округка кагыла.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Брюссель коммунасы дөрес түгел формага ия һәм өч өлештән тора: киң төньяк, кысан үзәк һәм тагын да кысанрак көньяк өлешләрдән. Брюссельнең төньяк өлешенә Лакен районы да керә, анда Лакен исемле король резиденциясе урнашкан. 1921 елга кадәр Лакен мөстәкыйль коммуна була. Шәһәрнең тарихи үзәген элеккеге саклагыч төзелмәләр урынында ясалган бульварлар бишпочмагы тәшкил итә. Көньяк протуберанец – Луиза авенюсы.

Брюссель Сенна елгасы өстендә урнашкан, ләкин шәһәр эчендә ул елга күренми, чөнки урбанизация чорында (XIX гасырның икенче яртысында) Анри Мо җитәкчелегендәге инженерлар тарафыннан каплана.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Брюссельдә уртача диңгез климаты. Диңгез һава массалары якын урнашкан Төньяк диңгездән киләләр һәм шуның нәтиҗәсендә тәүлек һәм еллык температураларының аз амплитудасы белән югары чагыштырмача һава дымлылыгын тәэмин итәләр. Иң эссе айлар – июль белән август (уртача температура 17, 0 °C), иң салкын ай – гыйнвар (уртача минимум 2, 5 °С). Еллык уртача температура 9, 7 °С тәшкил итә. Ел дәвамында кояш яктырткан сәгатьләр саны – 1585.

Диңгез климаты өчен явым-төшемнәрнең күп булуы хас. Шул рәвешле, Брюссельдә бер ел эчендә 821 мм явым-төшем була, иң зур күләме (79 мм) – ноябрьдә һәм декабрьдә.

Брюссельнең климатограммасы
ЯФМАМИИАСОНД
 
 
71
 
5
1
 
 
53
 
6
2
 
 
73
 
10
4
 
 
54
 
14
6
 
 
70
 
18
9
 
 
78
 
20
12
 
 
69
 
23
14
 
 
64
 
23
14
 
 
63
 
19
12
 
 
68
 
14
8
 
 
79
 
9
5
 
 
79
 
6
3
°С үлчәмендә температураЯвым-төшем суммасы ммда

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Барлыкка килү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урта гасырлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Брюссель Утыз еллык сугыштан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бәйсезлек өчен сугыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яңа заман[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче бөтендөнья сугышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1-нче алман армиясе Брюссельны басып ала.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Брюссель халык санының
үзгәрү динамигы

1806 73 928
1830 98 279[5]
1846 123 874
1856 152 828[6]
1880 162 498
1900 183 686
1910 177 078
1920 154 801
1930 200 433[7]
1947 184 838
1970 161 080
1980 143 957
1990 136 706
2000 133 859
2004 141 312
2008 148 873
ecodata

Брюссель шәһәре территориясендә 148 873 кеше яши, халык тыгызлыгы 4566 кеше/ км² (2008 елның 1 гыйнвары). Брюссель башкала төбәгенең калган 18 коммунасы белән бергә, агломерация Бенилюксның иң зур һәм иң нык халык тыгызлыгы булган шәһәрне тәшкил итә. Монда 1 830 000 кеше яши.

Демографик мәгълүматлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Брюссель халкы XIX-XX гасыр башларындагы урбанизация чорында бик тиз арта: бер гасыр эчендә халык саны ике тапкыр зурая – 1830 елгы 98 меңнән 1930 елгы 200 433 кешегә кадәр. Халык санының пигы 1930 елга туры килә, шул чордан соң кешеләр саны кими барган һәм соңгы 30 ел эчендә 140 000 тирәсендә саклана.

2007 елда туу коэффициенты 17, 4, ә үлем коэффициенты 8,8. Шул рәвешле, халык санының табигый артуы +8,6, ә гомуми арту +17,1 не тәшкил итә, бу исә Европа өчен шактый зур күрсәткеч булып тора.[8].

Шәһәр халкының җенси бүленеше бертөрле: Брюссельдә яшәүчеләрнең 50, 18% — ир-атлар һәм 49, 82% — хатын-кызлар. Бөтен Брюссель халкының яртысы (51, 6%) өйләнмәгән/кияүгә чыкмаган[9].

Субурбанизация[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XX гасырдан, бигрәк тә, аның икенче яртысыннан башлап, Брюссельнең төп халкы – башлыча, французча сөйләшүчеләр, Фламанд Брабанты исемле нидерландча сөйләшүчеләр провинциясенә кергән шәһәр кыры муниципалитетларына күчеп китәләр. Иске шәһәрнең бушап калган мәхәлләләренә чит илләрдән һәм элеккеге Франция һәм Бельгия колонияләреннән килүчеләр урнаша.

Этник состав[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Брюссельдә Европа берлегенең, НАТО һәм башка халыкара оешмаларның төрле органнары урнашканга күрә, халыкның чирек өлеше (27, 1%) чит ил кешеләре[10].. Төрле төркемнәрнен Бельгиянең башка төбәкләреннән һәм күрше илләрдән Брюссельгә күчеп килүләре нәтиҗәсендә, шәһәрдә халыкны тел буенча бүлеп карыйлар. Бөтен халык франкофоннар, нидерландофоннар һәм аллофоннарга бүленә, аларның күбесе француз телле мөхиттә югала бара.

Телләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Брюссель телләре

Брюссель башкала төбәге илнең рәсми рәвештә ике телле булган бердәнбер төбәге. Рәсми рәвештә, хакимият органнарында француз һәм нидерланд телләре тигез хокуклы дип танылган. Шулай ук, башкалада һәм аңа якын урнашкан төбәкләрдә төрле иммигрантларның телләре дә киң таралган. Шәһәр халкының күбесе (56%) туган теле итеп француз телен таный, якынча 7% — нидерланд телен, ә калган 37% төрле вакытта ике яки аннан да артыграк телдә сөйләшә. Үзара аңлашу теле – французча, аны якынча 96% кеше белә.

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Брюссель җәмигъ мәчете

Бельгия халкының күпчелеге католиклык яки протестантлыкта һәм иудаизм динендә. Шулай ук ислам да киң таралган:

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Брюссель – илнең зур икътисади үзәге. Башкаланың икътисади үсешенә аның географик яктан үзәктә булуы һәм монда Европа берлеге һәм НАТО кебек халыкара оешмаларның урнашуы йогынты ясый. Тулаем эчке продуктның кеше башына күләме (59 400 ) буенча Брюссель Европа шәһәрләре арасында, Люксембург һәм үзәк Лондоннан калышып, өченче урын били[11]. Иң зур керемне гастрономия (2007 елның апрелендә шәһәрдә 2000 ресторан булган) һәм икътисадның өченчел секторы бирә. Моннан кала, шәһәрдә сәнәгый җиһазлар җитештерүче машина ясау үсеш алган. Башкалада кредит-финанс оешмалары бик күп.

Кардәш-шәһәрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://www.ivilnius.lt/pazink/apie-vilniu/miestai-partneriai
  2. https://vilnius.lt/lt/tarptautinis-bendradarbiavimas/
  3. https://old.kyivcity.gov.ua/files/2018/2/15/Mista-pobratymy.pdf
  4. https://kyivcity.gov.ua/kyiv_ta_miska_vlada/pro_kyiv/mista-pobratimi_z_yakimi_kiyevom_pidpisani_dokumenti_pro_poridnennya_druzhbu_spivrobitnitstvo_partnerstvo/
  5. 1830 елда Бельгия инкыйлабы була, аннары, икътисад үсештә була һәм шул чорларда ук континент Европасында беренче тимер юл төзелә.
  6. Леопольд мәхәлләсе (хәзерге Европа кварталы) кушыла
  7. Халык санының пигы; 1921 елда шәһәргә Haren, Laken и Neder-Over-Heembeek кушыла
  8. Статистик мәгълүматлар чыганагы — ecodata
  9. Статистика милли институты мәгълүматлары нигезендә
  10. http://ecodata.mineco.fgov.be/mdn/Vreemde_bevolking.jsp?S=G21004
  11. Brussels third richest region in EU. EUobserver.com. әлеге чыганактан 2012-02-29 архивланды. 2009-08-11 тикшерелгән. (ингл.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калып:Европа башкалалары