Буа медицина укуханәсе
Буа медицина укуханәсе | |
Нигезләнү датасы | 1936 |
---|---|
Дәүләт |
![]() |
Административ-территориаль берәмлек | Идел буе федераль округы, Татарстан, Буа районы һәм Буа |
Идарә итүче орган | Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы |
Адрес | 422430, Россия Федерациясе, Татарстан республикасы, Буа шәһәре, Комсомол урамы, 32 йорт |
Рәсми веб-сайт | edu.tatar.ru/buinsk/org6193/ |

Буа медицина училищесы (рус. Буинское медицинское училище) — Татарстанның Буа шәһәрендә (1780 елдан өяз шәһәре) урнашкан махсус урта белем бирүче уку йорты.
Гамәлгә куючы — Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы.
Директор (2001 елдан) — Рамил Федор улы Гыймадиев, ТР атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1936 елда ТАССР сәламәтлек саклау халык комиссариаты Буа шәһәренең Энгельс урамы 52/50нче йорт адресы буенча урнашкан агач бинада «кызыл» шәфкать туташлары курслары (Ватандашлар сугышы чорында ачылган) нигезендә медицина шәфкать туташлары әзерләүче икееллык мәктәп ача. Уку йортын оештыруда Николай Петр улы Иванов (ru) ( Советлар Берлеге Каһарманы (1943)) башлап йөри. 1938 елда булган беренче чыгарылышта 50 шәфкать туташы әзерләнә.
1938-1945 еллардагы чыгарылыш шәфкать туташлары Бөек Ватан сугышында катнаша.
1954 елда икеелык мәктәп Буа медицина училищесы итеп үзгәртелә. Студентлар ике (дәвалау эше, шәфкать туташы эше) бүлектә белем ала.
Уку йорты 10 меңнән артык фельдшер һәм медицина шәфкать туташлары әзерләп чыгарган.
Белгечлекләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Буа медицина училищесы Татарстанның көньяк-көнбатыш төбәкләре өчен бюджет нигезендә түбәндәге белгечләрне әзерли:
- Шәфкать туташлары эше (шәфкать туташлары) (060501 белгечлеге буенча, тулы урта белем базасында уку мөддәте 2 ел 10 ай, төп урта белем базасында уку срогы 3 ел 10 ай).
- Дәвалау эше (фельдшерлар) (060101 белгечлеге буенча, урта белем базасында, уку срогы 3 ел 10 ай)[1].
Шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Директорлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ислюков А.Ф. (1936 - март, 1938);
- Мөхәммәткулова (март, 1938 – август, 1938);
- Королев И.Ф. (август, 1938 – гыйнвар, 1939);
- Александрович М.И. (гыйнвар, 1939 – август, 1941);
- Краснопольская К.Д. (август, 1941 - август, 1942, август, 1943 – октябрь, 1947);
- Панина Н.А. (август, 1942 – декабрь, 1942);
- Челякова А.К. (декабрь, 1942 – август, 1943);
- Домрачева А.В. (октябрь, 1947 – сентябрь, 1956);
- Ислюкова Л.И. (сентябрь, 1956 – август, 1968);
- Антонов Г.А. (сентябрь, 1968 – июль, 1969);
- Рубцов Р.П. (июль, 1969 – сентябрь, 1970);
- Николаев А.И. (сентябрь, 1970 – ноябрь, 1972);
- Садыйков Н.С. (ноябрь, 1972 – август, 1981);
- Шәмсетдинов Ф.Ш. (август, 1981 – август, 2001).
- 2001 елдан — Рамил Федор улы Гыймадиев, ТР атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре
Укытучылар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
Уку йортын тәмамлаучылар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Уку йортының «Татарстан Республикасы электрон мәгарифе» порталындагы сәхифәсе(үле сылтама)
- Уку йортының Вконтактедагы төркеме