Буа мәдрәсәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Буа мәдрәсәсе latin yazuında])
Буа мәдрәсәсе
Эшләү еллары 1805 ел1930 ел
Адрес 422430, Татарстан, Буа, К. Либкнехт ур., 79.
Сайт buamedrese.ru
Мәдрәсә бинасы. Хәзерге күренеш
Мәдрәсәнең 2нче бинасы. Проект сурәте

Буа мәдрәсәсе[1], 1917 елга кадәр «Нурия»[2] мәдрәсәсе — Татарстанның Буа шәһәрендә урнашкан, ТР Диния нәзарәте карамагындагы урта дини белем бирүче уку йорты. Татарстанның иң борынгы дини уку йортларының берсе.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1805 елда ачылган[3].
1882 елның 20 августында, Буада көчле янгын чыгып, шәһәрнең Татар бистәсе, шул исәптән мәчет һәм «Нурия» мәдрәсәсенең уку биналары тулысынча янып беткән. 1883 елда Буаның 2нче гильдия сәүдәгәре Шәрип Гобәйдулла улы Муллин акчасына мәчет бинасы яңадан торгызыла. Шул ук елда «Нурия» мәдрәсәсе өчен кирпечтән һәм агачтан яңа биналар салына. Нәтиҗәдә, хәзерге К. Либкнехт (элекке Татар) һәм Ефремов (элекке Казан) урамнары чатында бердәм төзелеш комплексы барлыкка килә. 1904 елда әлеге комплекста шәһәрнең җәмигъ мәчете, мәдрәсәнең ике таш һәм өч агач бинасы була.

Мәдрәсәдә укулар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәдрәсә өч бүлектән торган: башлангыч (ибтидаия), урта (рөшди) һәм югары (игъдадия). 1913 елда мәдрәсәдә 12 укытучы укыткан, 300 дән артык шәкерт белем алган. Укыту киңәйтелгән укыту программалары буенча алып барылган. Дини фәннәрдән тыш, шәкертләргә физика, алгебра, география, тарих, мантыйк (логика), каллиграфия, гарәп, фарсы, төрки (татар) теле һәм рус телләре өйрәтелгән. Мәдрәсәнең бай китапханәсе булган. Уку йорты шәкертләрнең ата-анасы, мәхәллә халкы, хәйриячеләр ярдәме һәм вакыф маллары хисабына тотылган. Мәдрәсә мәхәлләсе үзидәрәсендә попечительләр киңәшмәсе оештырылган.

Шәкертләрне август ахырында кабул иткәннәр, мәдрәсәдә укулар октябрь башында башланган. Бәйрәмнәрдә шәкертләр мәдрәсә җитәкчелеге билгеләгән вакытта ял иткән. Җомга көн — ял көне. Укулар апрель ахырында шәкертләрнең имтиханнар бирүе белән тәмамланган. Имтихан билгеләре буенча шәкертләр югары бүлеккә күчерелгән. Мәдрәсә тәмамлаучыларга махсус таныклыклар тапшырылган. Уфадагы Ырынбур мөселманнар дини идарәсенә барып, уңышлы имтихан биргән мәдрәсә тәмамлаучылар указлы мулла, мөгаллим булып эшли башлаган

Мәдрәсәдә Сембер губернасы һәм Буа өязенең булачак дин әһелләренең 60 — 70 % ы укыган. Россия империясенең чит өлкәләреннән, мәсәлән, Әстерхан губернасыннан, шәкертләр кабул иткәннәр. Укучыларның болай агылышы киңәйтелгән укыту программалары һәм мәдрәсәнең элеккегедән килгән даны белән аңлатылган.

Мәдрәсәне тәмамлаган имамнар төбәктәге чуаш авылларында (Буинка, Сивушево, Чепкас-Илмәт, Чакилдым, Дунаево, Шәйморза, Өч Балтай) яшәүче халыкның ислам динен кабул итүендә зур роль уйнаган[4] [5].

1915 елдан мәдрәсә каршында аерым бинада дәүләт исәбенә рус-татар кызлар мәктәбе эшләгән.

Мөдәррисләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1886—1919 елларда мөдәррис Нургали хәзрәт Хәсәнов (1852—1919)
  • Нигъмәтулла бине Башир әл-Буави,
  • 1842 елга кадәр — Хөсәен бин Хөснетдин әл-Буави (18?–1842),
  • 1842 елдан 1852 елга кадәр — Габделвахид бине Габдеррахман бин Колый әл-Буави (1808—1852),
  • 1852 елдан 1886 елга хәтле — Габденнасыйр хәзрәт Әминов (1806—1886),
  • 1886—1919 елларда — Нургали хәзрәт Хәсәнов (1852—1919),
  • 1919—1923 елларда — Нургали хәзрәтнең улы Гаясетдин хәзрәт Хәсәнов (1889—1937).

Мәдрәсә шәкертләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Буаның «Нурия» мәдрәсәсендә төрле елларда булачак танылган дин әһелләре, мәдәният, мәгариф һәм фән эшлеклеләре укыган:

Ябылу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1919 елда мәдрәсә бинасында 1нче баскыч совет мөселман мәктәбе урнаша.
Советлар хакимите урнашкач, 1923 елдан Буа мәдрәсәсенең эшендә каршылыклар туа (салым салына, биналар дәүләт милке дип игълан ителә). 1930 елда мәдрәсә ябыла. Аның биналарында төрле дәүләт оешмалары (А. В. Луначарский исемендәге башлангыч мәктәп, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү оешмалары, М. Горький исемендәге мәктәпнең сыйныф бүлмәләре, Буа май-сыр комбинаты складлары) урнаштырыла.

Яңа заман[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Совет чорында Буа мөселманнары мәдрәсә биналарын кире кайтару өчен тырышлык куя, әмма уңышка ирешә алмый. 1996 елда гына Габделмалик (Малик) Гариф улы Мөлековның (1923—2005) зур тырышлыгы белән мәдрәсә биналары һәм мәчете мөселманнарга кайтарып бирелә.

1997 елның 1 октябренда Буа мәдрәсәсе үзенең тарихи биналарында эшен башлап җибәрә. Мәдрәсәнең беренче җитәкчесе — Әнсар хәзрәт Мөлеков, 2008—2012 елларда мәдрәсәне Габдрәүф хәзрәт Хисмәтуллин, 2012—2017 елларда тарих фәннәре кандидаты Ильяз улы Рәшид хәзрәт Маликов[7], 2017 елдан бүгенгәчә Илмир хәзрәт Хәсәнов җитәкли.

Буа мәдрәсәсе ел саен тулы һәм тулы булмаган урта белемле егетләрне — РФ гражданнарын көндезге бүлеккә кабул итә:

  • Имам—хатыйб, Ислам нигезләре укытучысы.

Мәдрәсәнең уку-укыту программасының нигезен Тәфсир, гакыйдә, хәдис, фикһ, сира, әхлак һәм башкалар тәшкил итә, шулай ук тарих, педагогика, психология, риторика, гарәп һәм татар телләре буенча укулар үткәрелә. Уку вакыты — 3-4 ел.

Мәдрәсәдә 8 укытучы укыта. Мәдрәсә мөгаллимнәре дөньяның танылган ислам университетларында һәм Россиянең югары уку йортларында югары белем алган. Алар студентларны укыту белән генә шөгыльләнми, лекцияләр һәм җомга вәгазьләре белән дә чыгыш ясый, кешеләрне радио һәм телевидение аша дингә өнди, мәкаләләр яза.

Көндезге (3 еллык), кичке (4 еллык) һәм читтән торып уку (4 еллык) бүлекләрендә, мәчет курсларында 200дән артык укучыга дини белем бирелә, укучылар саны ел саен арта. 1999—2002 елларда ТР Диния нәзарәтенең матди ярдәме белән җимерелгән иске мәчет урынында мәдрәсәнең ике катлы яңа бинасы салына. Буа мәдрәсәсе шул бинада эшли. Дәресләр уку сыйныфлары, мәчет, тулай торак, китапханә һәм ашханә урнашкан бер бинада алып барыла. Бина җитмәү сәбәпле, бигрәк тә балаларны укыту өчен яңа бина төзү зарурлыгы килеп баса. 2015 елда мәдрәсәнең 2нче уку корпусы бинасын төзү эшләре башланган. Мәдрәсәнең үз комплексында сакланып калган 2 тарихи бинаны дәүләт һәм хәйриячеләр ярдәмендә реставрацияләү планнаштырыла[8].

1997 елдан 2017 елга кадәр мәдрәсәне 16 чыгарылышта 282 шәкерт тәмамлаган.

2012 елның августында мәдрәсә үз газетасын чыгара башлаган[9].

Өстәмә белем бирү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • А, В категорияле машина йөртү таныклыгы.
  • Урта (тулы) белем алу турында аттестат (11 сыйныф) — мәктәптә, ветеринария техникумында, медицина училищесында уку белән бергә.
  • Мәдрәсәне тәмамлаучылар, теләге булган очракта, Россия Ислам институтының (2009 елга кадәр университет) шәригать факультетында (теология факультеты) укуларын 2 курстан башлап дәвам итә ала.
  • Мәдрәсәдә даими рәвештә мәдәни чаралар, экскурсияләр, Татарстанның танылган җәмәгать һәм дин әһелләре белән очрашулар үткәрелә.
  • Мәдрәсәне тәмамлаучыларга имам буларак эшкә урнашуда ярдәм күрсәтелә.

Инфраструктура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Мәчет
  • Уку сыйныфлары
  • Төзекләндерелгән тулай торак
  • Өч тапкыр туклану өчен ашханә
  • Кирәкле уку әдәбияты булган китапханә
  • Тренажерлар залы

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Тулы исеме «Мөселман дини оешмасы — урта һөнәри дини белем бирү учреждениесе —Үзәкләшкән дини оешма — Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәтенең Буа мәдрәсәсе»
  2. Нурия —нурга ия, нур чәчүче
  3. Буинское медресе на сайте islamrf.net
  4. Буинское медресе. islamisemya.com, 15.08.2012(рус.)
  5. Сарвай Нуретдинов. Медресе в городе Буинске (Татарстан). posredi.ru, 2.11.2019(рус.)
  6. Известные выпускники Буинского медресе, archived from the original on 2021-02-06, retrieved 2021-01-04 
  7. В Буинском медресе новый ректор. ansar.ru, 5.07.2012(рус.)
  8. Буа мәдрәсәсенең яңа бинасы төзелеше, archived from the original on 2020-04-12, retrieved 2021-01-04 
  9. Буинское медресе начало издавать свою газету. Татар-информ, 10.08.2012