Буа районы Норлат авылы китапханәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Буа районы Норлат авылы китапханәсе latin yazuında])
Викибирелмәләрнең буш элементы

Норлат авылы китапханәсе — Буа районы Норлат авылы халкына мәдәни-агарту хезмәтен күрсәтүче мәдәният тармагы учреждениесе (китапханә). 1924 елның 1 августында оеша.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1924нче елда Норлат авылында уку йорты ачыла. Кайбыч авылы китапханәсенә Норлатның Ильясов Кашаф дигән кешене куялар. Шул ук елның 1 августында Кайбыч китапханәсенең барлык инвентарьләре белән Норлат авылына күчеп эшли башлый. Аны мәктәпкә укытырга күчергәч 1924нче елның 1-декабрьнән Измайлов С. дигән кеше эшли.

1926 елда Бадамшина дигән хатын-кыз эшли. Аны 1927 елның 18 февралендә Иске Суыксу йортына күчерәләр, ә Норлатка Иске Суыксу уку йортыннан Шарафутдинов дигән кеше килә. Аннан соң Бикмиев Хатыйп эшли. Аны 1930 елның 15 сентяберендә Колчуган мәктәбенә җибәрәләр. Бу елларда уку йортлары КОНОга (Контонный отдел народного образования) буйсыналар.

1930 елда РИК (Районный исполнительный комитет) каршында Норлат уку йорты ачыла.

1930-1931 елларда Минкашев С. эшли. Аны Янтуган авылына күчерәләр һәм 1932 елнын 15 апрелендә Гарипов мәктәптән кыскартылып уку йортына куела. Шул ук елны ул яңадан мәктәпкә күчә.

Китапханәчеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1924 елның 1 августыннан - Ильясов Кашаф
  • 1924 елның 1 декабреннан - Измайлов С.
  • 1926нчы елда Бадамшина дигән хатын-кыз эшли.
  • 1927нче елның 18 февралендә Иске Суыксу уку йортыннан Шарафутдинов дигән кеше килә.
  • Аннан соң Бикмиев Хатыйп эшли.
  • 1930нчы елның 15 сентябереннән 1931нче елларда (15.04.1932?) Минкашев С. эшли.
  • 15.04 - 18.10.1932? Гарипов?
  • 1932нче елның 18 октябреннән Салахиев Хатыйп эшли.
  • 1935-1936нчы елларда Нәмәтов Гайфи эшли.
  • 1937-1938нче елларда Мустаев Ә. эшли.
  • 1939нчы елның 15 июнендә яңадан Гиниятуллин (Нәмәтов) Гайфи куелган.
  • 1941-1946нчы елларда Хасанова Ф. Эшли.
  • 1945нче елда Ахмадуллина М.
  • 1946-1947нче елларда Салахиева Г.
  • 1948-1950нче елда Черкен кызы Хәҗәр.
  • 1951-1953нче еллардаа Ибрагимов Х.
  • 1954-1956нчы елларда Габитова Х.
  • 1957-1959нчы елда Тенкәш авылы кызы Ахметова Г.
  • 1960-1961нче елда Хасанова Т.
  • 1962-1964нче елда Шарафутдинова С.
  • 1965-2005нче елларда Зиатдинова Раия эшләде.
  • 2005 елның 18 июленнән бирле китапханәче булып Афлиева Резедә эшли.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]