Шәйморза (Буа районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шәйморза (Буа районы) latin yazuında])
Шәйморза
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Буа районы
Координатлар 54°48'тн, 48°6'кнч
Нигезләнгән 1700
Климат dfb — дымлы континенталь
Рәсми тел татарча
Халык саны 296 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав мөселманнар
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 422452
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Шаймурзино
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Яңа Шәйморза (Шәйморза)Татарстан Республикасының Буа районындагы татар авылы.

Почта индексы — 422452.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аның килеп чыгу тарихын болай сөләүче бабайлар бар: Балкый Шәйморза утлары Иртә таңнарга кадәр Шәйморзаны оныта алмыйсың Бер барып күрсәң әгәр. Борындык тимер юл станциясе 8, Сембер пристаненә 60, Тәтешкә 70 чакрымда урнашкан Яңа Шәйморза авлының тарихын каян һәм кайчаннан килә соң?

Табигый ки, аның иң әүвәл Иске Шәйморзадан башларга кирәктер. Өлкәннәрнең сөйләвенә караганда, Казан-Карсун юлында талаулар ешайгач, Акбулат һәм Чынлы елгалары килеп кушылган чатта, Әхмәт кыры дигән матур урында утырган Уразбай авылын ( Иске Шәйморза), мәҗбүриләп, шул юл буена- хәзерге урынга кучерәләр.Безнең авыл моннан 997 ел элек төзелгән. 1700 нче елларда бу урын буш, бик матур яшеллеккә күмелгән була. Шушы елларда Иске Шәйморза авылыннан беренче килеп утырган Шәһиморзаның исеме хөрмәтенә бу авыл Яңа Шәйморза дип атала. Шәйморза авылының 33 татарына яхшы хезмәтләре өчен 1700 елны 3390 дисәтинә сөрү җирләре, 1360 дисәтинә печәнлек болын һәм 1220 дисәтинә урман бирүлүе турында әйтелә. Бәлки авыл шул яңа бирелгән урынга күчкәндә, беренче килеп утырган Шәһиморзаның исеме белән атала башлану дөрестер?!... Һәм тора- бара аз гына фонетик үзгәреш кичереп Шәйморзага әйләнгәндер. Болай дип әйтергә нигез бар. Чөнки риваятьләр һәм тарихи чыганаклар раславынча, беренче килеп утырган кешенең, чыннан да, Шәһиморза булуы билгеле. Димәк, без югарыда күрсәтелгән чыганаклардан таянып, Шәйморза авылының тарихы 1674-1700 еллардан ук килә дип әйтәбез.

Бу авыл аша олы юл узган, аның киңлеге 60 м, ә озынлыгы 50 км булган.Бу юлның һәр километры саен бер багана булган. Ул шул ук вакытта маяк та булып хезмәт иткән. Авылга кешеләр күчеп килә башлаганнар, һәм авылда кеше шактый арткан. Ул елларда тормыш авыр булган. Шәйморза авылыбызда Ватан дигән бер бай хуҗа булып торган. Ул үзе күрше авыл Выселка да торган һәм дүрт авылны биләп торган(Шәйморза, Выселка, Сары Саз, Иске Тинчәле). Аның хөрмәтенә Выселкадагы алмагач бакчасын “ Ватан сады” дип атаганнар. Авыл кешеләренең тормыш-көнкүреше ничегрәк булган соң?Шәйморза халкы нигездә иген иккән, мал-туар асраган, аучылык, умартачылык белән шөгельләнгән. Ат белән сөргән, кул белән урган, чабагач белән ашлык суккан.

Революциягә кадәр авылда Гайнетдинов Әхмәтҗан һәм Ильясов Әхмадулла дигән кешеләрнең ярма тегермәннәре һәм тагын ике кешенең: Әбелханов Җамалетдин һәм Ярмиев Әкмәлетдиннарның он тарттыра торган җил тегермәннәре була.

Болардан тыш авылда бер читекче(Хәсәнов Назим), бер кәрҗин үрүче(Хәмитов Мөхәммәсадыйк) һәм кибет тотучы берничә сәүдәгәр дә исәпләнә. Болар: Идиатуллин Ибаттулла(онгы баш агроном булып эшләгән), Хәкимов Хәйретдин, Туктамышов Ямалетдин, Хәбибуллин Камалетдин. 1890 елларда авылда елга да зурайганнан зурайган. Агачлар киселеп беткән.Алардан өйләр,сарайлар, коелар төзегәннәр. 1896 елгы халык санын исәпкә алу нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Яңа Шәйморза авылында 152 хуҗалык булып, 450 ир-ат һәм 412 хатын кыз, барлыгы 862 кеше яшәгән. Авылда ике мәчет, бер мәктәп, берничә кибет булган.

Үткән гасыр документлары раславынча, авыл лашманчылар категориясенә кертелгән. Димәк,Шәйморза халкы иген игүдән тыш, корабль төзелешенә кирәкле урман кисү эшенә дә мәҗбүр ителгән. 1877 елгы илдәге һәм 1877-1878 еллардагы рус-төрек сугышы нәтиҗәсендә Идел буендагы халыкларның тормышы тагын да авырлашкан.Бер генә мисал. 1859 елда халык санын алу мәгълүматлары буенча Яңа Шәйморза авылында, 47 хуҗалык булган. Анда 248 ир-ат, 280 хатын-кыз, барлыгы 537 кеше яшәгән. Шуны хуҗалык санына бүлсәң һәр гаиләдә уртача 11 кеше булган дигән сүз.Ә 1879 елгы ( ачлыктан соң) перепись нәтиҗәләреннән күренгәнчә, авылда хуҗалыклар саны шушы 20 ел эчендә ике ярымга ( 117 хуҗалык) артса да, ир-атлар 337, хатын-кызлар 358, барлыгы 695 кеше яшәгән. Димәк, һәр гаиләдә инде алтышар гына кеше калган булып чыга. 1917 елда революция була. Ачлыктан авылга тиф, дифтерия, дизентерия,авырулары тарала. Шунлыктан безнең авылның күп кешесе үлә.Шуннан соң колхозлашу еллары башлана. Безнең авылда 1929 елда 7 йорттан торган колхоз төзиләр. Колхоз төзелгәч 29 кеше чәчүгә чыга. 1930 нчы елда чәчүгә 74 кеше чыга. 1934 елда колхоз тәмам төзелеп бетә.Беренче председатель Зәйфулла Вәлиуллов була, икенчесе Алиакберов Фәиз була. Председатель ике-өч айга бер сайлана, чөнки бер кеше озак торса аңа буйсынмый башлаганнар. Бу вакытта безнең колхозга “Сакко” исеме бирелгән. Ул дүрт авылны берләштергән (Шәйморза, Выселка, Сары Саз, Иске Тинчәле). 1929-1930 елларда мәктәп төзиләр. Моңа кадәр мулла мәктәбе генә була. Мәктәпне 10 йортны сүтеп ясаганнар. Башта бездә башлангыч мәктәп була. 1937 елны 7 еллык мәктәп ачыла. Мәктәпне Акмалтдинов Ахунҗан бабай төзеткән. Ул 18 ел мәктәп директоры булып эшли. Икенче укытучы Мухаметшина Хамдебану апа була.Ә аннан соң янгыннан соң яна мәктәп төзелеп, 8 еллыкка кадәр кутәрелә,ә аннары 9 еллыкка. 1924 елда кибет төзелә,кибетче Валиуллин Гиният була. Ә аннары 1971 елда кирпечтән,зур, матур кибет төзелә анда кибетчеләр: Алиакберова Гөлфия, Җамалетдинова Нурия, Җамалетдинов Фаиз эшләгәннәр.

1959 елда библиотека төзелә башлый. Китапханәдә беренче мөдир Зәйфулла Гафуров була. 1972 елда кирпечтән яңа клуб төзиләр, аның бер ягына китапханә ясыйлар. Клубны Гайсин Загит абый әйдәп барган. Авылыда көмеш манарасын күккә тоташтырып авылга ямь бирүче, зур мәчет тә төзелде. Бу тамаша 1994 елның 14 июль көнендә авыл халкын таң калдырды. Чөнки элек мәчет манарасын кисеп ташлаганнар. Ә хәзер яңадан иманыбыз әйләнеп кайтты.

Тарихыбызны дәвам итәбез. 1941 ел 22 июнь. Авылыбыз тын. Офыкта әкрен генә кояш күтәрелә. Авылыбызның барлык халкы карты-яше, балалары сабан туена барырга әзерләнәләр. Һәрберсенең йөзендә бәйрәм шатлыгы чагыла. Ләкин бу шатлык озакка бармый. ...Китнәт авыл башында чаптар ат күренде. Ул авылның трактористы Латыйпов Касим абый иде. -“Авылдашларым,сугыш!”,-диде ул. Бер мәл халык тынып калды.- “Сугыш... Герман сугышы”,- диеп кабатлады Касыйм абый. Халык ни эшләргә аптырап калды, ыгы-зыгы башланды. Озак та үтмәде авылыбызның күп кенә батыр ир- егетләре, матур кызлары илебезне фашист илбасарларыннан саклар өчен сугышка киттеләр. Иң каты, иң кискен сугышка.

Бөек Ватан сугышына Яңа Шәйморзадан 240 кеше сугышка киттеләр. Шуларның арасында Хөснетдинов Гельметдин,Хәбибуллин Җәмил, хатын-кызлардан, 18 яшьлек чибәр, уңган кыз Оркыя апа Хәямиева да сугышка китә. Оркыя апа зенитчы булып, Ордер, Весна елгаларын кичеп , Берлинга барып җитә. “Батырлык өчен медале” белән бүләкләнә. Оркыя апа 1946 елның җәендә туган авылы Яңа Шәйморзага исән-имин кайта. Яңа Шәйморза 7 еллык мәктәбендә 1 ел физкультура фәненнән дәресләр бирә. Ә аннары Апас районы егетенә тормышка китә. 15 ел буе Апас үзәк универмагында өлкән сатучы булып эшли. Ә аннары Свердловск(Екатеринбург) шәһәренә күчәләр. Өч малае, өч килене, оныклары бар. Әйе, сугыш ярасыз һәм күз яшьләрсез булмый. Беренче кара кәгазь үлем турында телеграмма Камалов Галимҗан абыйдан килә. Аның хатыны үзе киткәч кыз бала таба. Аның иренең соравы буенча Мәсхүдә дип исем бирә. Мәсхүдә апа Яңа Шәйморза сигезеллык мәктәбендә “Мактау грамотасына” бетерә.Борындык станциясе поселыгында авыл советы председателе булып озак еллар буе эшли. Әтиләре сугышта чакта тууычы балалар күп була, ләкин алар әтиләрен, ә әтиләре аларны мәңге дә күрә алмыйлар. Шундыйлардан, Фәйрүзә Сәлимҗанова( укытучы булган, 1941 елның сентябрь аенда туган) һ.б.

Авыл... моңлы да, шомлы да, шаулы да булган ул сугыш елларында. Моңлы, чөнки күп кенә әтиләр сугыш кырында ятып калганнар. 121 кеше һәлак булып калган, шомлы , чөнки көндә радиодан немец юлбасарларының безнең зур калаларны бомбага төшерүе, авылларны яндыруы, ә хезмәт һәм тынычлыкны сөюче азат халыкны әсир итүләре һ.б. турында тапшырып торды. Шаулы-чөнки авлым халкы яше дә,карты да, хатын- кызлары да җир сөреп, игеннәр чәчкәннәр, сугышчыларга җылы оеклар, бәрәңге китереп посылкалар салганнар. 1942 елның декабрендә беренче посылка җибәрелә. Моны оештыручы Низамов Гаяз ага(колхоз предсетателе) була. Тын калган хатын- кызлар көнне-төнгә ялгап, бер өзлексез эшлиләр. Молотенкада ашлык суктыралар. Ат көчләре җитмәү сәбәпле савым сыерларын җыеп көлтә ташыйлар, хөкүмәткә икмәк озаталар. Кемнәр соң алар: Кадырова Зәйншп, Багаветдинова Сара,Хәсәнова Әгъләмниса, Хайруллина Рабига һ.б. була. Урак урган чакта төшеп каннар Чатнап китә иде билләр дә Җан тиреләре чыкты аркалардан Каерылып көлтә биргәндә. Ә сугыш кырында геройларча сугышучылар һәм орден медальләр тагып кайтучы солдат авылдашларыбыз да күп була. Шулар арсында Хөснетдинов Гельметдин, сугышта яраланып 1943 елда мобилизацияләнә, һәм озак вакыт хәрби хастаханәләрдә дәвалана, күп медальләр, орденнар алып кайта. “Кызыл йолдыз” ордены,”Дан” ордены, “Сталинград сугышында батырлык күрсәткән өчен”,”Одесса сугышында батырлык күрсәткән өчен” орденнар белән,”Германияне җиңгән өчен” медаль,”Бөек Ватан сугышы” ордены белән бүләкләнә.Сираҗев Рәхимҗан абый “Кызыл йолдыз”ордены, Җәмил ага Хәбибуллин “Сталинград сугышында батырлык күрсәткән өчен”, ,”Дан”ордены,”Курск дугасында батырлык күрсәткәне өчен”, Әбелханов Ади ага “Дан”ордены белән бүләкләнәләр.

Милли состав[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәйморзада бары тик татарлар милләтләрендә булган кешеләр генә яши.

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәйморзада мөселманнар вәкилләре генә яши.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.1 °C -10.3 °C -5.3 °C 5.5 °C 14.2 °C 18.9 °C 20.7 °C 18.4 °C 12.8 °C 5 °C -3.8 °C -9.3 °C 4.7 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 4.7 °C.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.