Букет (уен)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Букет (уен) latin yazuında])
Букет
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
Физик активлык
түбән

Букет — татар балалар уены.

Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балалар кулга-кул тотынып түгәрәкләнеп басалар. Бер бала уртада кала. Түгәрәктәгеләр әйләнә буенча бер якка хәрәкәт итеп җыр җырлыйлар:
Бер савытта бик күп чәчәк,
Мөмкин букет төзергә.
Халидә, Халидә,

(Уртадагы кешенең исеме атала.)

Кемне уртага аласың?

Халидә бер иптәшен уртага ала. Мәсәлән, Әминәне, ди. Җыр тагын кабатлана:
Әминә, Әминә,
Кемне уртага аласың?

Шул рәвешчә уртага 5—6 кеше җыелгач, уртадагы лар түгәрәкләнеп басалар да, кырыйдагыларга капма-каршы юнәлештә хәрәкәт итеп, барысы бергә болай җырлыйлар:
Әлфирә, Әлфирә.
Син уртада каласың.

Хәрәкәт туктала. Уртадагылар күмәк рәвештә бер яраткан җырларын башкаралар. Аннан соң Әлфирәдән башкалары кырый түгәрәккә басалар һәм уен яңадан башлана.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]