Булат Гафаров
Внешний вид
Булат Гафаров | |
---|---|
Туган | 27 август 1938 (86 яшь) Зиянчура районы, БАССР, РСФСР, СССР |
Үлгән | Стәрлетамак, БАССР, РСФСР, СССР |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт университеты |
Һөнәре | галим |
Гыйльми дәрәҗә: | педагогия фәннәре нәмзәте[d] |
Гафаров Булат Бакый улы (27 август 1938 ел — 26 гыйнвар 2003 ел) — башкорт педагог-методисты, югары мәктәп укытучысы. Педагогия фәннәре кандидаты (1978), профессор (1995). Россия Федерациясенең атказанган укытучысы (1996), БАССР мәктәбенең атказанган укытучысы (1984), РСФСР‑ның халык мәгарифе отличнигы (1979), Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы (1998).
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Булат Бакый улы Гафаров 1938 елның 27 августында БАССР-ның Зиянчура районы Өмбәт авылында туган.
- Туган авылында җидееллык мәктәптә укый, аннары Абзан урта мәктәбен тәмамлый.
- 1957-1962 елларда Башкорт дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый.
- 1962-1970 елларда Баймак районының Түбә авылының 2-нче урта мәктәбендә укыта.
- 1970 елдан алып Стәрлетамак дәүләт педагогия институтында: 1982 елдан филология факультеты, 1997 елдан башкорт филология факультеты деканы.
- 2003 елның 26 гыйнварында Стәрлетамак шәһәрендә вафат була.
Гыйльми эшчәнлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Булат Гафаровның фәнни тикшеренүләре мәктәпләрдә һәм вузларда башкорт әдәбиятын укыту методикасына багышланган. 120-дән артык фәнни һәм укыту-методик хезмәт, шул исәптән гомуми белем бирү мәктәпләре өчен башкорт теле һәм әдәбияты буенча дәреслекләр авторы.
Мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Россия Федерациясенең атказанган укытучысы (1996);
- БАССР мәктәбенең атказанган укытучысы (1984);
- РСФСР-ның халык мәгарифе отличнигы (1979);
- Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы (1998).
- Россия Федерациясенең Махсус педагогия һәм социаль фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы.
- Махсус урта һәм югары белем бирүнең мактаулы хезмәткәре.
Хезмәтләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Теоретические и методические основы изучения башкирской литературы в школе. — Уфа, 2001.
- Башкорт әдәбияты дәресләрендә төрле жанрдагы әсәрләрне өйрәнү. — Уфа, 1992.
- Башкорт әдәбияты дәресләрендә лексик-стилистик күнегүләр башкару. — Уфа, 1994.
- Моңлы әсәрләрне өйрәнү. — Уфа, 1996.
- Әдәбияттан язма эшләр. — 1994, 1999.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Гафаров Булат Бакый улы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
- Ф. Аккужина. Даны һәм эше калды... // Агыйдел, 2013, 8-се сан.
Төркемнәр:
- 27 август көнне туганнар
- 1938 елда туганнар
- Зиянчура районында туганнар
- ССРБда вафатлар
- Әлифба буенча шәхесләр
- РСФСР халык мәгарифе отличниклары
- Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар
- Педагогика фәннәре кандидатлары
- Башкортстан галимнәре
- Россиянең атказанган укытучылары
- 2003 елда вафатлар
- 26 гыйнвар көнне вафатлар